Accessibility links

Башкортстан мөфтие вазифасын 29 яшьлек Айнур Биргалин башкарачак


Айнур Биргалин (Башкортстан мөфтияте сайтыннан)
Айнур Биргалин (Башкортстан мөфтияте сайтыннан)

Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китүе турында рәсми белдерде. Мөфти вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп аның урынбасары Айнур Биргалин сайланды.

Мөфтинең вазифадан китү теләге 29 апрель Башкортстан диния нәзарәте пленумында каралды һәм канәгатьләндерелде. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин үзенең урынына ике урынбасарының берсен: Әюп Бибарсов яки Айнур Арслановны сайларга тәкъдим итте. Ләкин Әюп Бибарсов та, Айнур Арсланов та баш тарттылар. Мөфти өченче урынбасары Айнур Биргалинны тәкъдим итте һәм ул күпчелек тавыш белән мөфти вазифасын вакытлыча башкаручы итеп сайланды.

Шулай итеп, Башкортстан диния нәзарәте рәисе, 72 яшьлек мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китте. Аның урынын 29 яшьлек Айнур Биргалин алды. Ул бу вазифаны ноябрьдә узачак мөфти сайлауга кадәр башкарачак.

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин Башкортстан диния нәзарәтен 1992 елдан бирле җитәкләде. Бүген ул яшь мөфтигә үзенең чалмасын, чапанын һәм таягын тапшырды. Үзе аның киңәшчесе булып эшләячәк.

Чарада Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Әббәсов һәм шураның эчке эшләр департаменты башлыгы Али Хәсәнов та катнашты.

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

​Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифадан китәчәге турында 28 апрель белдергән иде. Китү сәбәбен "Әл-Рәхим" мәчете төзү дәвам ителсен өчен дип аңлатты. Элегрәк хәбәр итүебезчә, мәчетнең төп иганәчесе – Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән "Урал" фонды һәм нәзарәт арасында каршылыклар туган иде. "Урал" фонды максатсыз тотылган 65 миллион сум акчаны мәхкәмә аша кайтаруны таләп итте. Мәчетне төзү белән шөгыльләнгән нәзарәт каршындагы "Алтын- курай" ширкәте ул акчаларның 2013 елда башкала хакимиятеннән мөселманнар өчен "Мөслим-сити" дигән квартал төзү максатыннан 6 һектар җир алу өчен тотынылуы белән аңлатты. "Урал" фонды "Мөслим-сити" өлгесенә каршы чыкты. Яклар уртак тел таба алмау сәбәпле, төзелеш туктап калган иде.

Башкортстан диния нәзарәте тирәсендәге каршылыклар аеруча узган ел көчәеп китте. Нефтекама шәһәрендә узган Башкортстан диния нәзарәте пленумында мөфтинең беренче урынбасары Айнур Арсланов мөфтине һәм аның икенче урынбасары Әюп Бибарсовны финанс җәнҗаллларда гаепләп чыгыш ясады. Аның чыгышын күп кенә имамнар да яклап кабул итте. Мөфти сайлау 21 ноябрьдә узачак мөселманнар корылтаена калдырылды. Диния нәзарәте рәисе булырга дүрт кеше дәгъва итте. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллиннан тыш Сибай шәһәре "Тәкъва" мәчете имамы Әгъләметдин Газизов, Уфаның “Фәтхлислам” мәчете имамы Айнур Биргалин һәм нәзарәтнең хаҗ идарәсе рәисе Илшат Хафизов дәгъва иткән иде.

Корылтай алдыннан Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин Мәскәүдә Русия мөселманнары шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашып кайтты. Мөфтинең сәфәреннән соң Равил Гайнетдиннән Башкортстан диния нәзарәте һәм республика җитәкчелегенә хат килүе мәгълүм булды. Анда сайлауларны бер елга кичектереп тору соралган иде. Башкортстан башлыгы каршындагы дин эшләре шурасы рәисе Вячеслав Пятков бу кичектерүгә риза булуын белдерде. Шулай итеп, мөфти тагын бер ел вазифасында калган иде. Шул вакыйгалардан соң Башкортстан җитәкчесе үзгәртелде. Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировның Башкортстан диния нәзарәте тирәсендәге хәлләрне өйрәнүе турында хәбәрләр булды.

Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм мөфти вазифасын башкаручыга зур өметләр баглавын белдерде:

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

"Башкортстанда мөфти алыштыру уе күп еллардан килә. Ниһаять, ул көн җитте. Айнур Биргалин заманча фикерли торган, алдынгы карашлы, кыю, креатив кеше. Шул ук вакытта ул бик мөлаем дә. Ул 8 март исемендәге касабада бер ай эчендә 100 квадрат метрлы "Фатхлислам" мәчетен төзетүгә иреште. Андый хәлнең булганы юк иде. Вконтакте һәм Instagram аша акча җыю иглан итеп, дүрт сәгать эчендә 70-80 мең сум акча җыя алды.

Мөфти урынбасары булып сайланып та тәҗрибә туплады. "Әл-Рәхим" мәчете дә тиз арада төзелеп, мөселманнарга хезмәт итә башлар, Уфаны ямьләп, балкытып утырыр дип өметләнәм", диде Мөхәммәт Галләм.

Ул ноябрь узачак сайлауларда Айнур Биргалин рәсми мөфти булып сайланыр дип тә фараз итүен әйтте.

Белешмә. Айнур Биргалинга 29 яшь. Ул Учалы районының Баттал авылында туган. Уральски касабасында тугызьеллык мәктәп, аннан соң Белоретта лицей тәмамлый. Уфаның Русия ислам университетына укырга керә һәм, үзенең сүзләре белән әйткәндә, "бертөрлелектән туеп", белем алуын дәвам итү өчен Мисырдагы Әл-Әзхәр университетында укый башлый. Өченче курста укыганда Мисырда инкыйлаб башлана һәм ул кире Русиягә кайта.

Айнур Биргалин эшкуарлык белән дә шөгыльләнә. Башкортстанның мөселман эшкуарлары ассоциациясе әгъзасы. Спортчы. Грэпплинг көрәше белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG