Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кешеләр үлә, әмма уразаларын бозмый иде"


Айгөл Биктимерова, Илфар Хәсәнов һәм Булат Мөбәрәков
Айгөл Биктимерова, Илфар Хәсәнов һәм Булат Мөбәрәков

Татарстан мөселманнары диния идарәсе вәкилләре Рамазан аена керү вакытын согуд галимнәреннән төгәлрәк исәпләвен белдерде.

Рамазан аена санаулы көннәр калып бара. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белдергәнчә, быел ураза тота торган ай 5 май кояш баегач, Казан өчен бу кичке сигезенче ярты була (19:29) керергә тиеш. Моның шулай икәнлегендә бернинди дә шик юк дип җиткерделәр 29 апрель Рамазанга багышланган матбугат очрашуында мөфтият вәкилләре.

Уразага керү вакыты мәсьәләсендә ислам дөньясында ел саен бәхәс куба. Гарәп илләренең күпчелеге, шул исәптән изге саналучы Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре урнашкан Согуд Гарәбстаны галимнәре моны айга карап билгели, чөнки Коръәндә нәкъ шулай язылган. Икенче бер дәүләтләр астрономик исәпләүләргә нигезләнә, шулар арасында Татарстан да бар. Русия дип әйтеп булмый, еш кына уразага керү, гает намазын укуда Казан белән Мәскәү арасында бер тәүлек аерма булды. Безнең ысул – иң дөресе, диде мөфтиятнең голәмә шурасы әгъзасы Булат Мөбәрәков.

Булат Мөбәрәков
Булат Мөбәрәков

"Күбрәк кешегә аңлашылсын өчен мин урыс телендә сөйләрмен, бөтен мөселманнарга файдалы булсын өчен", диде Мөбәрәков.

Аның әйтүенчә, согуд галимнәре әҗер-саваптан мәхрүм калачак: "Согуд Гарәбстаны бу очракта хата ясый, безнең моны раслаучы дәлилләребез дә бар. Алар уразаны икенче көнне тота башлый. Бу – бик мөһим мәсьәлә, чөнки Рамазан аенда бер көн тотылган ураза савабы белән башка вакытта тотылган уразага тәңгәл килми. Алар бик зур әҗердән мәхрүм кала", диде ул.

Голәмә шурасы әгъзасы ураза шартларын җиңеләйтү тарафдары булмавын да әйтте. "Мин ураза тота алмыйм, мин тракторда, комбайнда, басуда эшлим, анда бик эссе", дип әйтүчеләрне ул әби-бабалардан үрнәк алырга чакырды. Монысын күбрәк кеше белмәсен өчендер инде, татарча әйтте. "Трактор юк иде, комбайн юк иде, ураза ул вакытта да җәйгә туры килә иде, кешеләр үлә иде, ләкин уразасын бозмый иде. Әгәр үлү хәленә җитә икән, ул вакытта уразаны бозарга була, чөнки бу гозер булып санала. Ничек кенә булмасын, безнең әби-бабаларыбыз зур үрнәк булып тора. Кайсы вакытта бозарга була? Әгәр үлү хәленә җитә икән, бик авыр була икән, шуу вакытта шәригать рөхсәт итә", диде Мөбәрәков.

Уразаны калдырмауның әһәмиятен Татарстан мөфтие урынбасары Илфар Хәсәнов үз әбисе мисалында аңлатты.

Илфар Хәсәнов
Илфар Хәсәнов

"Ул вакытта трактор да булмаган, бабайларыбыз, әбиләребез җәйге эссе көннәрдә урак белән иген урган һәм шушы эсселектән базларга төшеп утыра торган булганнар хәл алу өчен. Аллаһның рәхмәте, ел саен бу бөек гыйбадәткә Раббыбыз үзе җиңеллек бирә. Башлаганда кешенең тәне ураза гыйбадәтенә өйрәнсен өчен бер 3-5 көн җиңеллек бирә. Безнең ач тору шул акылыбызда гына, әгәр бераз акыл белән эш итә башласаң", диде ул.

Быелгы Рамазан аеның үзенчәлекләре хакында журналистларга Татарстан мөселманнары диния идарәсенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сөйләде. Иң мөһим яңалык – Рамазанның из зур чарасы, 25 май көнне узарга тиешле республика ифтары аеруча күләмле булачак. Анда 15 мең кешенең катнашуы көтелә. Ул быел 40 мең кеше сыйдырышлы "Казан Арена" стадионында оештырыла. Былтыргы шундый чарадан аермалы буларак быел ирләр белән хатын-кызлар бергәләп авыз ачачак. Хәзер төп проблем – волонтерлар җитмәве, диде Биктимерова.

"Волонтерлар күп кирәк, алар иртәнге 7дән кичке 10га кадәр эшли, ифтарны тәмамлап китәбез, аларны махсус өйләренә озату оештырылачак. Ураза тотмаучыларга төшке аш әзерләнә, ураза тотучылар кунаклар белән бергә авыз ача. Яшькә килгәндә, 16 яшьтән башлап, өске чиге юк. 750-800ләп волонтерыбыз бар инде, без үзебезгә 1 мең волонтер җыярга план куйдык", диде диния идарәсе вәкиле.

2018 елгы республика ифтарында волонтерлар
2018 елгы республика ифтарында волонтерлар

Башка еллардан аермалы буларак, VII республика ифтарына акчаны эшмәкәрләр, байлар гына түгел, ә гади кешеләр дә күчерә ала. Моның өчен 7715 номерына "Ифтар 500" (йә башка суммалы) смс җибәрергә кирәк. Элемтә ширкәте 50 сумны үзенә алып кала.

Рамазан аенның беренче көненнән мөфтияттә "Дарул ифта" дигән телефон үзәге эшләп китәргә тиеш. Ураза, башка гыйбадәткә бәйле сорауларга җавап алу өчен шунда шалтыратырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG