Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуайдо президент Мадуро режимын җимерүнең "соңгы фазасы" турында белдерде


Һуан Гуайдо тарафдарлары митингы
Һуан Гуайдо тарафдарлары митингы

Сишәмбе Гуайдо Венесуэла башкаласында хәрби-һава көчләре ныгытмасына килгән һәм хәрбиләрне 1 майда булачак протест чарасына чакырган.

Кайбер илләр, шул исәптән АКШ Венесуэланың легитим башлыгы дип таныган парламент җитәкчесе һәм оппозиция лидеры Һуан Гуайдо президент Николас Мадуро режимын җимерүнең "соңгы фазасы" башлануы турында белдерде.

Reuters хәбәр итүенчә, Гуайдо үзенә теләктәшлек белдерүче хәрбиләр озатуында Каракаста хәрби-һава көчләре ныгытмасына килгән.

Сишәмбе иртән ул хәрби киемдәге кешеләр алдында чыгыш ясавы турында Twitter-да видео элде. Анда Гуайдо гаскәрне Мадурога каршы протестларга кушылырга чакыра. Гуайдо тарафдарлары протест чарасын 1 майда уздырырга җыена.

Венесуэланың мәгълүмат министры Хорхе Родригес кораллы көчләрдәге "бер төркем хыянәтчеләр" илдә түнтәрелеш оештырырга җыенды дип белдерде.

Венесуэлада икенче тапкыр президент вазифасына керешкән Николас Мадурога каршы гыйнвар азагыннан бирле оппозиция протестлары бара. Алар илнең тирән кризиста булуын белдерә, сайлау нәтиҗәсен танымый. 23 гыйнварда Венесуэла парламенты җитәкчесе Һуан Гуайдо үзен вакытлыча ил президенты вазифаларын башкаручы дип игълан итте. Аны АКШ, Америка дәүләтләре оешмасы, бер төркем Европа илләре президент итеп таныды. Русия исә Мадурога теләктәшлек белдерә.

XS
SM
MD
LG