Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак Барс" баш тренеры итеп Дмитрий Квартальнов билгеләнде


Дмитрий Квартальнов ("Ак Барс" клубы сайтыннан)
Дмитрий Квартальнов ("Ак Барс" клубы сайтыннан)

Квартальнов бер сезонга килешү төзеде, аны тагын бер сезонга озайту мөмкинлеге дә каралган.

Татарстанның "Ак барс" хоккей клубының баш тренеры итеп 53 яшьлек Дмитрий Квартальнов билгеләнде. Бу хакта клубның сайтында рәсми белдерү чыкты. Ул әлеге вазифада Зиннәтулла Билалетдиновны алыштырды.

"Ак барс" такымында 13 сезон баш тренер булып эшләгән Зиннәтулла Билалетдинов берничә атна элек китүе турында белдерде. Моны ул арыганлыгы һәм хоккейдан ял итеп тору теләге белән аңлатты.

Квартальнов бер сезонга килешү төзеде, аны тагын бер сезонга озайту мөмкинлеге дә каралган.

Моңа кадәр ул "Северсталь" (2009−2012), "Сибирь" (2012−2014), ЦСКА (2014−2017) һәм "Локомотив" (2017−2019) такымнары тренеры булды.

ЦСКА белән Гагарин кубогының финалына җитте. Узган сезонда Ярославль "Локомотив"ы Көнбатыш конференциядә СКАга җиңелде.

2000-2004 елларда Квартальнов дүрт сезон "Ак Барс"та уенчы булды, такым белән Русия чемпионатында "көмеш" һәм "бронза" яулады.

Сишәмбе шулай ук "Ак барс"тан сигез уенчысы китүе билгеле булды. Капкачы Александр Шарыченков, сакчылар Пол Постма, Рафаэль Батыршин, Андрей Марков, һөҗүмчеләр Антон Ландер, Роб Клинкхаммер, Алексей Потапов һәм Фёдор Малыхин башка такымнарга китәчәк.

XS
SM
MD
LG