Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсе: "Төп проблем — юл түгел, ә без сайлаган хакимият"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

1 май Казанның Дәрвишләр бистәсендә яңа зур юл төзүгә каршы һәм бистә халкының хокукларын яклау максатыннан митинг үтте.

Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният үзәге алдындагы мәйданда уздырылган митингта катнашучылар Казанның яңа генпланына кертелергә тырышылган яңа машина юлы төзелешенә катгый рәвештә каршы чыкты.

Төрле шигарләр һәм ЛДПР фиркасе байраклары җилфердәгән митингта күбесенчә Дәрвишләр бистәсе халкы чыгыш ясады. Хакимият вәкилләре чакырылган булуга карамастан, күренмәде.

Дәрвишләр бистәсе: "Төп проблем — юл түгел, ә без сайлаган хакимият"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:16 0:00

ЛДПР фиркасе оештырган чарада "Без хокукларыбыз өчен көрәшәчәкбез, Дәрвишләр бистәсендә юл безгә кирәк түгел", "Дәрвишләр бистәсен юллар белән кискәләмәгез, безгә һава калдырыгыз", "Дәрвишләр бистәсен җимерергә бирмәбез", "Казан халкы фикерен исәпкә алып генпланны яңадан карауны таләп итәбез" дигән урысча язылган шигарләр күтәрелде.

Митингка олы яштәгеләр белән беррәттән балаларның да күп килүе күзгә ташланды.

Чараны ЛДПР фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Габдрахманов ачып җибәрде.

Марсель Габдрахманов
Марсель Габдрахманов
Түрәләр халыкка хокукларын түгел, күбрәк вазифаларын искәртә

"Русия Конституциясендә ватандашларның хокуклары күп булуга карамастан, дәүләт аларга күбрәк вазифаларын искәртергә ярата, ә социаль хокукларны күрмәмешкә салыша. Бу бик начар. Конституция нигезендә илдә иң беренче урында халык торырга тиеш", диде ул.

Габдрахманов сүзне озакка сүзып совет системы, 1 май хакында сөйли башлагач, җыелган халык аның сүзен бүлеп, син бистәдә салынырга планланган юл турында сөйлә, дип кычкыра башлады.

Габдрахманов сүзен тәмамлап, юл темасы хакында фикер белдерүне халыкка калдырам, дип читкәрәк тайпылу ягын карады.

Түрәләрнең халыктан ерак торуы турында митингта чыгыш ясаган, яше 80нән узган бистә кешесе Борис Терехин да искәртеп үтте. Монда төп проблем юл түгел, ә без сайлаган хакимият, диде ул.

Борис Терехин
Борис Терехин
Без дөрес депутатлар сайламыйбыз. Хакимиятне алыштыру кирәк

"Бу митингка түрәләрне дә, депутатларны да чакырган идек. Беркем дә килмәде. Димәк, дөрес депутатларны сайламыйбыз. Менә бу иң мөхиме. Димәк, мондый хакимиятне алыштырырга кирәк. Алар халыкны җыеп үзләренең нәрсә теләгәнен, генплан турында бер тапкыр да аңлатмадылар. Хакимият халык белән исәпләшми, иң зур проблем менә кайда, диде ул.

Аның сүзләрен халык хуплап алкышларга күмде.

Терехин чыгышын дәвам итеп, Путинны да Татарстан президентын да телгә алып үтте.

"Дәрвишләр бистәсендәге мунчаны, хастаханәне тартып алулары турында Путинга да язып карадык. Ә җавап ала алмадык. Моның урынына Татарстан президенты бүләк алды. Менә шундый ул безнең президент, төкереп бирә ул безгә. Менә бәла кайда ул", диде Терехин.

Аның бу чыгышыннан соң Казан хакимияте вәкилләре оештыручыларга кисәтү ясады. Темадан читкә чыгасыз, диделәр булса кирәк, оештыручы генплан турында гына чыгыш ясарга кирәклеген искәртергә мәҗбүр калды. Мондый чыгышлар булса, полиция безнең митингны ябачак, дип кисәтте ул.

Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Наталья Булатова Казанның генплан проектына тукталып, салынырга планланган юлның Дәрвишләр бистәсенә файдадан бигрәк зур зыян саласын, тирә якны пычратачагын, балаларга куркыныч тудырачагын, бистәнең тынычлыгын бозачагын әйтте.

Наталья Булатова
Наталья Булатова
Бу башбаштаклыкка каршы бергәләп көрәшергә тиешбез

Без бу башбаштаклыкка каршы бергәләп көрәшергә тиешбез. Алга таба оештырылачак митингларга тагын да күбрәк кеше катнашыйк. Без бары шушылай гына хакимияткә тәэсир итә алабыз һәм үз хокукларыбызны яклый алачакбыз, диде ул.

Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Денис Кропотов​ үз чыгышын, "хакимият ни өчен халыкка шундый мөгамәләдә тора", дип сораудан башлады. Җыелучылар арасыннан, "чөнки без дәшмибез", дигән җаваплар ишетелде.

Денис Кропотов
Денис Кропотов
Без үзебезгә, күршеләребезгә, әйләнә-тирәдәгеләрнең проблемнарына битараф

Денис сүзен дәвам итеп, "чөнки без иң беренче чиратта үз-үзебезгә, күршеләребезгә, әйләнә-тирәдәгеләрнең проблемнарына битараф. Без бары тик берләшкән очракта гына җиңүгә ирешә алачакбыз. Без бары тик бергә, кануни митинглар, төрле акцияләр ярдәмендә генә әлеге башбаштаклыкка каршы тора алачакбыз", диде.

Башка чыгышларда да Казан генпланында күздә тотылган Дәрвишләр бистәсе аша юл төзү проектына каршы бергәләп көрәшү фикерләре ишетелде.

Бистә аша зур машина юлы салынган очракта, бистә халкының "җир йөзендәге җәһәннәмгә эләгәчәкләре" әйтелде.

Һәр чыгыш ясаучы чыгышының ахырында, "Дәрвишләр аша юл салу булмасын", дигән шигарләр яңгыратты, җыелган халык аларга теләктәшлек күрсәтеп, "булмасын” дип җавап бирде.

Бер сәгатьтән артык барган митингта, оештыручылар сүзләренчә, меңнән артык кеше катнашкан (полиция вәкиле 300 чамасы диде).

Түрәләргә биш таләп

Митинг ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан башлыгы Илсур Метшинга, республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп резолюция кабул ителде. Анда мондый таләпләр бар:

  • Дәрвишләр бистәсенең Главная һәм Липатов урамнары аша яңа машина юлы салуның ялгыш, техник нормаларга һәм кануннарга каршы килүен тану
  • Төзеләчәк юлның Русия Конституциясенең 53нче маддәсенә каршы килүен тану
  • Дәрвишләр бистәсен тавыш һәм төрле исләрдән саклаучы агачларны саклап калу
  • Бистәдәге хәзерге юл һәм урамнарның категориясен саклап калу һәм аларны генплан файдасына үзгәртмәү
  • Дәрвишләр, Яңа Сосновка, Нагорный, Киндери, Әки бистәләрендәге экологияне һәм инфраструктураны бозачак башка яңа юлларны проектламау.

Митингка җыелган халык бу таләпләрне бертавыштан хуплап, чара ахырында кабул ителгән резолюциягә кул куйды.

XS
SM
MD
LG