Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле яңа серләрен ача


Азатлыкта фәнни мәкаләләр урнаштыру гадәте булмаса да, чыгарма буларак сезнең игътибарга татар теленең гүзәл үзенчәлеге һәм табигый байлыгы турында бер язма тәкъдим итәргә булдык. Ул белгечләрдә генә түгел, ә татар теле, аның төзелеше һәм үсеш тарихы белән кызыксынган, киләчәге өчен борчылган кешеләрдә дә кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз. Оригинал язма шактый кыскартылды, әмма авторның төп фикерләре сакланды.

Бу язмада сүз гадәттәге татар сузык авазларының дөньяда сирәк очрый торган, телгә нәзәкатьле музыкаль тембр бирүче борын сузыкларына әверелү күренеше ("назализация") турында бара.

Француз теле сабаклары

Билгеле булганча, дөньяда иң матур һәм музыкаль яңгыраучы телләрнең берсе дип француз теле санала. Аңа гына хас булган музыкаль яңгырашны бу телдә шактый күп очрый торган "ә, ө, о, а" сузык авазларының авыз белән борын аркылы бергә әйтелгән вариантлары тудыра, чөнки һава борынның эчке куышы аркылы чыккан вакытта ул куыш акустик резонатор вазифасын үти, акустик тавыш дулкыннарына яңа тирбәнү ешлыклары өсти һәм әйтелгән сүзләргә башка телләрдә булмаган гадәттән тыш матур тембр, колорит, күләмлек, нәфислек бирә.

Фәнни эзләнүләр өлкәсендә эшләгәнгә күрә миңа башка телләр белән беррәтән француз телен дә үзләштерергә туры килде. Ленинград шәһәрендә аспирантурада укыган вакытта француз телендәге сузык борын авазларын өйрәнгәндә бер гаҗәеп хәл килеп чыкты. Уку төркемендә бергә өйрәнгән башка милләт кешеләре ул авазларны ике-өч ай буе әйтә алмыйча газапландылар. Ә мин укытучы әйтеп күрсәткәч үк, дөп-дөрес әйтә башладым. Укытучы миңа: "Сез элегрәк бу телне өйрәнергә омтылып карагансыздыр, чөнки бөтен борын авазларын нәкъ французлар кебек дөрес әйтәсез", диде. Шулай итеп, француз телендә сөйләшу миңа бик җиңел бирелде. Өстәвенә, француз һәм татар телендә басым системы берүк – ике телдә дә басым сүзнең соңгы иҗегенә төшә (татар боерык фигылен искә алмаганда), фигыль заманнары да охшаш.

Бу хәлгә үзем дә гаҗәпләндем, күп айлар эзләнеп, кеше ишетмәгәндә борын авазлары кергән француз сүзләрен кабатлап йөрдем. Бу уйлар өйдә дә, юлда йөргәндә дә баштан чыкмый башлады.

Ахырда бу башваткычның һич тә көтелмәгән чишелешен таптым: бу сузыкларының барысы да минем үземнең туган телемдә – татар телендә барлыгын ачтым! Мин ул борын авазларына бала чактан ук ияләнгәнмен һәм аларны гомер буе кулланганмын! Борын авазлары яңгыраган татар сүзләрен искә төшерә башладым һәм аларның исемлеген төзергә тотындым, ул сүзләрнең төзелешен чагыштырырга керештем, аларның гомуми сыйфатларын эзләдем һәм төп узенчәлеген таптым: татар телендә тартык "ң" авазы алдыннан һәм артыннан килгән һәр сузык аваз, француз телендәге кебек, борын куышы аркылы әйтелә. Фән телендә бу "назализация" дип атала (латинча "nasus" – борын).

Бу көтелмәгән, хәйран калдырырлык күренешне исбат итү өчен кыйммәтле җиһазлар да, мәшәкатьле корылмалар да кирәк түгел, озак тәҗрибәләр үткәрүнең дә зарурлыгы юк. Моның өчен "ң" авазы кергән һәм ул аваз кермәгән охшаш сүзләрдә бер үк сузык авазларның ничек яңгыравын чагыштыру да җитә, мәсәлән:

тал – таң, мисал – миңа, чалгы – чаңгы, ята – яңа, ялгыш – яңгыр, ук – уң, апа – аңа, ал –аң, солы – соңгы, күпер – күңел, ялтырый – яңгырый

[Бу язмада борын сузыклары асларына сызу белән күрсәтелә.]

Бу парлы сүзләрдә сузыклар яңгырашының бер берсеннән кискен аермасы ап-ачык сизелә: "ң" авазы янындагы сузыклар милли гармун кыңгыраулары тавышына охшаган, затлы, аһәңле, моңлы музыкаль тембрда һәм күләмле яңгырыйлар. Аларның яңгыравы француз борын сузыклары яңгыравы белән бер үк, бер аерма да юк.​

Авазлар дөньясы табышмаклары

Шунысын да әйтергә кирәк: борын авазларының саны татар телендә француз теленнән ике тапкыр күбрәк: а, о, у, ы, ә, ө, ү, и, э (сүз эчендә - е) авазлары.

Әти-әни теле болай да тиңсез моңлы, гүзәл музыка төсле ишетелә иде, ә хәзер аның таң калдырырлык аһәңле, затлы яңгыравына яңадан бер өстәмә тәбигый дәлил ачылды

Туган телдә бу тиңдәшсез нәфис авазлар дөньясын ачу мине тетрәтеп җибәргәндәй булды. Бала чактан ук туган телнең матур яңгыравына соклана идек. Әти-әни теле болай да тиңсез моңлы, гүзәл музыка төсле ишетелә иде, ә хәзер аның таң калдырырлык аһәңле, затлы яңгыравына яңадан бер өстәмә тәбигый дәлил ачылды. Борынгы әби-бабайлардан буыннардан буыннарга камилләшеп килгән туган тел өчен горурлык хисе туды. Йөзләрчә мең ел элек барлыкка килгән татар теленең сокландыргыч моңлы яңгыравы иксез-чиксез татар дөньясын ничек тирбәтә башлавы күз алдына килә башлады.

Бер-бер артлы җитди генә сораулар калкып чыкты: ​тартык борын авазлары "м" һәм "н" һәр телдә бар, ләкин ​сузык борын авазлары дөньяда бик сирәк очрый, ничек алар безнең туган телгә килеп кергән? Алар кергән сүзләрнең уртак билгеләре яки сыйфатлары бармы? Алар белән нинди фонетик кануннар идарә итәләр? Башка телләрдә борын сузыкларын өйрәнү һәм тикшерү өлкәсендә нинди казанышлар бар? Нигә моңа кадәр аларга игътибар итмәгәннәр? Шундый тиңдәшсез күренешнең башка берәр сере юкмы икән?

Бу табышмакларга җавап эзләргә тырышып, тел гыйлеменең төрле өлкәләрендә күп еллар шактый тирән һәм җентекле эзләнүләргә керешергә туры килде. Татар сүзлекләренең һәр бите һәм һәр сүзе тикшерелде. Һәр "ң" авазы һәм борын сузыклары кергән сүзләрдән башта гомуми алфавит буенча, ә соңыннан ул сүзләрнең төрле хосусый фонетик һәм төзелеш төркемнәренә бүлеп, аерым исемлекләр тупланды. Борын сузыкларының килеш һәм төрләнеш кушымчаларына кергән, яки сүзләрнең башка үзгәрешле формаларында килеп чыккан очраклары да теркәлде. Дөнья телләренең тарихи фонетик үсеш-үзгәреш кануннары белән дә танышырга туры килде. Түбәндә шул эзләнүләрнең кыскача нәтиҗәләре китерелә.

Борын сузыкларының барлыкка килү серләре

Сузык борын авазларын тудыруда иң мөһим рольне йомшак аңкау ("аңкау пәрдәсе") уйный. Ул борын куышын авыз куышына тоташтыру белән идарә итүче каплавыч вазифасын үти (1нче рәсем).

1нче рәсем
1нче рәсем

Йомшак аңкау күтәрелгән булса, борын куышына юл ябыла, борын сузыкларын әйтергә мөмкинлек югала, бу очракта гади авыз сузыклары гына әйтелә (2нче рәсем). Йомшак аңкау тубән төшсә, борын куышына юл ачыла, үпкәдән чыгучы һава агымының бер өлеше борын куышлыгы аша үтә. Борын куышы тавыш бәйләмнәре чыгарган акустик тирбәнешләргә өстәмә резонатор ролен уйный һәм сөйләм тавышына әйтеп бетергесез нәфис, ягымлы яңгыравыклы тембрлар бирә.

2нче рәсем
2нче рәсем

Кешенең өзлексез сөйләм агымында бер-бер артлы янәшә килгән авазлар үзара ялганып, бер берсенә төрле йогынтылар ясый, җайлаша, үзгәрә. Моның сәбәпләре – сөйләм әгъзаларының инерциясе һәм фонетика өлкәсендә идарә итүче һәм телләрнең усешенә этәргеч ролен уйнаучы сүзләрне әйтүдә экономиягә (отышка) омтылу кануны тәэсире.

Борын авазлары барлыкка килү өчен мөһим булган "ң" тартык борын авазы йомшак аңкау, кече тел һәм телнең иң арткы өлеше белән әйтелүче увуляр дип аталган авазлар төркеменә керә (латинча uvula – кече тел). Ул аваз әйтелгәндә йомшак аңкау кече тел белән бергә, аска төшә, яки элек алган астагы торышын саклый, шул ук вакытта телнең иң арткы өлеше югары күтәрелеп, йомшак аңкау белән бергә тоташа, үпкәдән чыгучы һава агымы өчен авыз куышына бару юлы бөтенләй ябыла, ә һава агымы тулысынча борын куышына җибәрелә (3нче рәсем).

3нче рәсем
3нче рәсем

"Ң" авазын әйтү өчен телне артка тартырга, аны кабарынкы формага китерергә һәм иң арткы өлешен өскә күтәрергә кирәк. Ул хәрәкәтләрне берьюлы һәм бик тиз эшләргә мөмкин түгел. Шуңа күрә, "ң" авазы алдыннан килә торган сузыкны әйтә башлаганчы ук, фонетикадагы сүзләр әйтелүен (артикуляцияне) идарә итүче җайлашу (аккомодация) кануны тәэсире астында йомшак аңкау "ң" авазын әйтүгә әзерләнә торып аска төшә, яки элегрәк аска төшкән торышын саклап кала, ә тел, кабарынкыланып, өскә менә һәм аваз куышын яба башлый. Нәтиҗәдә һава агымы борын куышына юнәлә һәм әйтеләсе сузыкны борын сузыгына әйләндерә (4нче рәсем).

4нче рәсем
4нче рәсем

Димәк, татар телендә "ң" авазы тирәсендә борын сузык авазлары барлыкка килүе – бәхәссез, кире кагылмаслык, фонетика һәм артикуляция кануннарына нигезләнгән күренеш, ә "ң" авазы – аларның чыганагы.

Әгәр дә "ң" авазы артыннан тагын бер сузык аваз килсә (мәсәлән: яңа, аңа, уңай, моңарчы, киңәш, саңак, сыңар, уңыш) инерция кануны нигезендә йомшак аңкау үзенең тәбигый, бушайган һәм көчәнүсез аскы торышында кала, һава агымы өчен борын куышына юл ябылмый, шунлыктан ул аваз да борын сузыгына әйләнеп яңгырый, ягъни икеләтә назализация килеп чыга.

Борын сузыклы башка телләр дөньясына сәяхәт

Борын сузыклы телләр җир шарында сирәк очрый. Европада борын авазлары француз теленнән башка, португал, поляк һәм бретон телләрендә бар. Алар Африка, Һиндстан, Кытайның кайбер җирле телләрендә һәм Американың индеец кабиләләре сөйләшүендә очрый. Соңгы дистә елларда борын сузыклы телләр өлкәсендә күп эзләнүләр башкарылган. Шактый университетларда аларны өйрәнү-тикшерү өчен махсус лабораторияләр оештырылган. Борын сузыкларына бирелгән халыкара әһәмиятне тасвирлау өчен бер генә мисал: ун ел чамасы элек Африкада экватор тирәсендә борын сузыклары кергән телдә сөйләшүче бары дүрт авылда гына яшәүче бер кабилә табылган. Шунда ук ул телне өйрәнү-тикшерү өчен халыкара лингвистик экспедиция оештырылган.

Үткәрелгән тикшеренүләргә күрә, француз телендә гади аваз сузыклары үзләреннән соң килгән "м" һәм "н" тартык борын авазлары йогынтысында борын сузыкларына әверелгән, ә соңыннан ул тартык авазлар, язуда калсалар да, сөйләмдә төшеп кала башлаган. Француз теле тарихына күрә, безнең эраның 900нчы елларына кадәр телдә борын авазлар булмаган. Х гасырда "а" авазының борын варианты туган, ХI гасырда "ә", ХIII гасырда "о" һәм "ө" авазларының борын вариантлары барлыкка килгән.

Әһәмиятле мисал: Францияның көньяк өлешендә һәр борын сузык авазыннан соң "ң" авазы яңгырый! Бу күренеш тә бер яктан борын сузыкларының "ң" авазы белән тыгыз объектив бәйләнешен күрсәтә, икенче яктан, "ң" авазын өстәү үзе борын сузыкларын җиңелрәк тудыруга ярдәм итә һәм ул сузыкларның махсус матур яңгыравын көчәйтә.​

Борын сузыкларының татар телендә таралу серләре

Борын сузыкларының нинди татар сүзләрендә очравын тикшерү шуны күрсәтте: аларның телдә таралуы тел алды белән әйтелә торган, күп телләрдә очраган "н" борын тартык авазының тарихи үсеш барышында "ң" авазына әверелүгә бәйләнгән булып чыкты. Башлыча бу әверелү "н" авазының тел арты, тирән тел арты һәм тамак белән әйтелә торган "к, г, къ, гъ" авазлары алдына килгән очракларда килеп чыга.​

Борын сузыклары мөстәкыйль сүзләрдә

Берничә татар сүзлегеннән җыелган, "ң" авазы һәм борын авазлары кергән, тел нигезендә ятучы һәм иң еш кулланыла торган 300 тирәсе эксперименталь сүзләр җыелмасының төзелешен тикшерү түбәндәге нәтиҗәләр бирде:

Борын сузыклы сүзләр санының якынча яртысында "ң" авазы турыдан туры тел арты белән әйтелгән "к, г" һәм тирән тел арты һәм тамак белән әйтелгән "къ, гъ" авазлары алдында очрый. Бу беренче төркем мисаллары: аңкау, аңкыту, караңгы, коңгыз, маңгай, кыңгырау, ыңгырашу, уңган, чаңгы, яңгыр, бәрәңге, диңгез, иңкүлек, миңгерәу, мәңге, тәңкә, теңкә, тиңгел, әңгамә, җиңгә һ. б.

Күләме 16% тирәсе тәшкил иткән икенче төркемгә "ң" авазы үзе генә ике сузык арасында очрый: күңел, шуңа, яңак, җиңел, моңаю, киңәш, уңайлы, яңа, сеңел, һ. б., ләкин аларда да "г" яки "гъ" авазлары белән элемтәне табарга, торгызырга һәм күзгә китерергә була. Мәсәлән, элекке заманнарда "ң" артыннан ул авазлар килгән булырга тиеш. Бу гипотезаны нигезләргә кайбер төрки телләрдә югарыда китерелгән сүзләр төркемендә "г" яки "гъ" авазларының әле дә саклану очраклары ярдәм итә. Мәсәлән, татарча уңайлы сүзенә казакъчада ыңгайлы, кыргызчада ыңгайлуу туры килә, татарча яңа һәм сеңел сүзләре урынына үзбәкчәдә янги һәм сингил дип әйтелә, татарча тәңре сүзе урынына күп телләрдә тенгри кулланыла. Шунлыктан, борынгы заманнарда бу сүзләр татар телендә дә "г, гъ" авазлары белән әйтелгән булырга тиеш, ә соңыннан алар сөйләшүдә экономия өчен төшеп калганнар.

Борын сузыклары кергән сүзләрнең өченче төркемендәге сүзләр “ң” авазына бетәләр, шуңа күрә яннарында “к, г, къ, гъ” авазлары юк, мәсәлән: аң, туң, соң, тиң һ. б., ләкин ул тартыклар бу сүзләр нигезендә чыгарылган ясалма сүзләрдә бар (аңгыра, туңгак, соңгы, уңган, һ.б.), Димәк, бу сүзләргә "ң" авазы аларның үзләреннән ясалган сүзләр аркылы кергәннәр һәм шул ук тел арты һәм тамак тартыклары йогынтысы нәтиҗәсендә таралганнар.

"К, г, къ, гъ" авазларың "н" авазын "ң" авазына әверелдерү хикмәте алдарак карала.

Тагын бер мөһим узенчәлек күзгә чалынды: борын сузыклы сүзләрнең 20%-ын әйләнә-тирәдә һәм көнкурештә очрый торган тәбигый тавышларга охшату һәм аларны чагылдыру сүзләре тәшкил итә. Сузыкларны борын белән әйткәнгә күрә алар тирә-яктагы әйберләр, җәнлекләр, музыкаль кораллар тавышларын гадәттән тыш тәбигый, тәэсирле һәм тормыштагыча итеп гәүдәләндерәләр, мәсәлән, фигыльләр: шыңгырдау, чыңлау, дыңгырдау, чыңгылдау, зыңгылдау, каңгылдау, ыңгырашу, мөңрәү, мыңгырдау, сеңгерү, теңгелдәү, тыңкышлану...; исемнәр: моң, кыңгырау, чаң...; сыйфатлар, рәвешләр: зыңлы, тыңкыш, чәңгелдек, шыңшучан...; ымлыклар: чаң-чаң, чың-чың, даң, зең...

Шунысы да игътибарга лаеклы: "ң" авазы һәм сузык авазлар кергән сүзләр борынгы чиксез ерак тарихтан килгән чын татар сүзләре. Аларның булуы татар теленә милли колорит һәм төсмер бирә торган искиткеч күренеш. Гарәп, фарсы, төрек, урыс һәм башка телләрдән татар теленә кергән бер сүздә дә "ң" авазы да, борын сузыклары да юк ("н" авазының очраклы рәвештә "къ, гъ" авазлары янына туры килеп, сүзләрнең татарлаштырылган вариантларын исәпләмәгәндә). Алар төрле сүзләрнең чын татар сүзләре икәнен исбат итәр өчен иң әһәмиятле һәм кире кагылмаслык дәлилләр булып хезмәт итә алалар!​

Борын сузыклары сүзләрне җөмлә челтәренә үрә

Мөстәкыйль сүзләрдән башка, "ң" авазы һәм борын сузыклары исемнәр, фигыльләр, алмашлыклар, сыйфатларның бик күп кушымчаларына керә. Шуңа күрә килешләр, затлар, саннар, юнәлешләр, заманнар һәм башка категорияләргә карап төрләнгәндә алар күп тапкыр калкып чыгалар. Нәтиҗәдә өзлексез сөйләм барышында җөмләләр эчендәге сүзләр берберсенә бәйләнешеп һәм чорналышып кергәндә борын сузыкларының ягымлы яңгыравы кушымлыклар аркылы һәр татар сузенә һәм башка телләрдән кергән бөтен сүзләргә дә керә ала, мәсәлән:

  1. исемнәрнең, сыйфатларның, исем фигыльләрнең, сыйфат фигыльләрнең иялек килешләренә: китапның, көннең, урамның, зәңгәрнең, кызылның, кайтуның, язуның, эшләученең...
  2. зат һәм күрсәтү алмашлыкларының юнәлеш килешләренә: аңа, миңа, сиңа, моңа...
  3. тартым алмашлыкларына: синең, сезнең, аның, тегенең, моның...
  4. кайтым алмашлыкларының төрле килешләренә: үзең, үзеңә, үзеңдә...
  5. исемнәрнең тартым белән төрләнеш формаларына: атаң, әниең, улың, арбаң, арбаңның, урамың, урамыңның
  6. күләм-чама, ысул, вакыт рәвешләренә: аныңча, моңарчы
  7. сыйфатларның һәм рәвешләрнең артыклык дәрәҗәсенә: иң матур, иң тиз, иң кызу
  8. фигыльләрнең заманнар, хикәя, кабатлау, теләк, шарт, фарыз юнәлешләре, барлык-юклык һәм башка категорияләр буенча төрләнеш формаларына: укыйсың, көләсең, килдең, килгән идең, алгансың, алган булгансың , алып ята идең, алгаладың, ала торган идең, алырсың, алачаксың, алгансыңдыр, укысаң, укысаң иде.

Бу очракларда "ң" авазының "к, г, къ, гъ" авазлары белән элемтәләре турыдан-туры күренми. Ләкин тарих җилләре борынгы чорлардагы тел үзгәрешләренең эзләрен күмеп киткән булса да, кайбер очракларда элемтә эзләрен хәзер дә табып була. Моңа, мәсәлән, тартым алмашлыкларның ике төре булуы ярдәм итә: исем янында йөри торган басымсыз, иярчен төре (аның китабы) һәм мөстәкыйль, басымлы төре (китап аныкы). Мөстәкыйль формага "къ" авазы кергәнгә күрә түбәндәге гипотезага нигез бар: элегрәк заманнарда бу алмашлыкларның уртак чыганагы булган булырга тиеш, мәсәлән: анынкы, ә соңрак ("къ" йогынтысы аркылы) – аныңкы. Тора-бара телнең җанлылыгын арттыру өчен бу сүздән ике яңа сүз ясалган: "кы" кушымчасын төшереп калдырып, исемнәргә ияреп йөрүче кыска алмашлык аның һәм мөстәкыйль алмашлык аныкы барлыкка килгән. Шул рәвешле башка борынгы алмашлыклар да, исемнәрнең тартым төркемнәре дә икегә бүленгән булуы мөмкин: безнеңке – безнең һәм безнек, сезнеңке – сезнең, сезнеке, урманныңкы – урманның, урманныкы.

Бу фаразны раслау өчен өстәмә дәлилләр дә табылды – мәсәлән, төркмән телендә мондый борынгы формаларның әле дә саклануы ачыкланды: бу телдә аныкы сүзе онуңки булып яңгырый, ә минеке сүзенә мениңки туры килә!

Зат алмашлыкларының юнәлеш килешендәге "ң" авазының һәм борын сузыкларының килеп чыгышын "гъ" алдыннан "н" авазының "ң" авазына әверелүе һәм соңыннан "гъ" авазының төшеп калуы (йотылуы, редукциясе) белән аңлатыла: син – синга – сиңга – сиңа. Башка очракларда да борын сузыклары барлыкка килүдә хәзерге көнгә югалып һәм төшеп калган "г, гъ" авазлары, яки аларга башланган кушымчалар сәбәп булган булырга тиеш.

Борын сузыкларының башка телләрдән алынган сүзләргә керү мисаллары да күп: клуб – клубның, атом – атомның, багаж – багажның.

Яңа чыгынаклар, яңа әверелешләр

Хәзерге татар телендә борын сузыклары таралуы бу очраклар белән генә чикләнми. Аларның яңа бер чыганаклары ачылды: тел алды белән әйтелә торган "н" борын тартык авазы һәм "к, г, къ, гъ" авазлары янәшә килгән сүзләрдә, язуда "ң" авазы юклыгына карамастан, сөйләм барышында, аеруча кызуырак, ашыгыбрак сөйләшкәндә, "н" авазы урынына "ң" авазы әйтелә, ә аның алдындагы сузыклар борын сузыклары булып яңгырый! Бу күренешләр түбәндәге очракларда күзәтелә:

  1. ясалма катлаулы сыйфатларда: алдынгы, бүгенге, төнге, батынкы, иртәнге, кайчангы, кабарынкы, күптәнге, түбәнге, җәенке, җирәнгеч, ялангач, кабынган
  2. ясалма рәвешләрдә: озынга, янганга, (ач) карынга
  3. хәл фигыльләрдә: ачулангач, кабынгач, башлангач
  4. сыйфат фигыльләрдә: ачуланган, бәйләнгән, өйләнгән, сакланган
  5. исемнәрдә һәм аларның юнәлеш килешләрендә: әнкәй, тәлинкә,, урманга, болынга, наданга, санга, янгынга, тәнкыйть (гарәптән кергән татарлаштырылган сүз)
  6. бәйлектә: чөнки.

Бу күренеш борын авазларын куллануның киңәю мөмкинлекләрен һәм шул якка таба үсеш юнәлешләрен күрсәтә. Өстәвенә, кызу сөйләшкәндә, бу төркем сүзләренең мәгънәләрен бозмыйча "г, гъ" авазларын төшереп калдырырга була, мәсәлән, урманга урынына урмаңа, ачуланган урынына ачулаңан дип әйтергә була, ягъни алар да югары бүлекләрдә билгеләнгән өзлексез сөйләмдә идарә итүче гомуми кагыйдәләргә буйсыналар.

Укучыларда серле һәм мавыктыргыч борын сузыклары белән ихтимал кызыксынуны күздә тотып, борын сузык авазлары тулы берничә җөмлә китерәбез:

  • Иртәнге яңгырсыз таңда соңгы чаңлар чыңгылдавын тыңладым.
  • Яңа, уңайлы, җиңел чаңгыда янган яңаклар белән каңгырып йөрдем, туңдым, ләкин ыңгырашмадым.
  • Зәңгәр диңгез киңлегендә күңелле итеп тиңсез моңлы кыңгыраулар зыңгылдавы яңгырый.

Борын сузыкларына таба борылмалы үсеш юллары

Телләрнең килеп чыгуы турындагы билгеле гипотезаларга күрә, борынгы кешеләр беренче итеп телнең авыз уртасында торган килешендә әйтелә торган сузык авазларны (мәсәлән, "а", "ы") чыгара башлаган, чөнки аларны әйтү телнең катлаулы формаларын да (кабарынкы, батынкы, сузылган, артка киткән, җәелгән һ. б.), аның махсус хәрәкәтләрен дә таләп итми. Тел үзе нейтраль, урта урында, көчәнмәгән тәбигый хәлдә кала, иреннәрнең түгәрәкләнүе дә, сузылуы да кирәк түгел. Тора-бара тартык авазлар һәм башка сузык авазлар өйрәнелә башлаган.

Нечкә авазлар һәм сүзләр туу

Автор фикеренчә, борынгы төрки телдә телне алга китереп әйтелә торган нечкә сузыклар ("ә, ө, ү, э") һәм сузык авазларның нечкә/калын вариантлары булмаган. Нечкә тел алды сузыклары күпкә соңрак, телне баету зарурлыгы аркасында, яңа төшенчәләр кертү өчен килеп чыккан. Бу яңа авазлар бик күп санлы, чагыштырмача кыска яңа сүзләр төзәргә мөмкинлек биргән (мәсәлән, элекке каз сүзе янына кәз, күз, көз шикелле өч яңа төшенчә туган). Дөрес, бу авазларны әйтү өчен күбрәк көч таләп ителә, чөнки телне иң алгы кырыйга этеп китерергә кирәк. Ләкин шул ук вакытта бу авазларны тел хәзинәсенә кушу аркасында кыска сүзләр куллану сөйләм әгъзаларының эшләвенә зур экономия (отыш) биргән.

Бу гипотезага берничә дәлил бар: беренчедән, кайбер төрки телләрдә нечкә һәм калын сузыкларны бер-берсенә каршы кую юк (мәсәлән, үзбәк телендә); икенчедән, татар телендә дә берничә реликт сүзнең нечкә яки калын вариантлары ныклы урын ала алмаган (мәсәлән, ачы – әче, аз – әз, акрын - әкрен һ. б.); чөнки кайчандыр аларны бер-берсенә каршы кую булмаган; өченчедән, нечкә әйтелә торган сүзләр башлыча кешелек җәмгыяте усешенең күпкә соңрак чорларында туган төшенчәләрне белдерәләр. Берничә генә парлы мисал сүзләр: кул – күл, суз – сүз, тык – тек, тор – төр, каз – кәз. Бу сүзләрнең калыннары – бик борынгы, кыргыйрак чорларда кулланган башлангыч төшенчәләр: кешенең тән үз әгъзалар, гади хәрәкәтләр, әйләнәдә-тирәдәге җан иясе. Ә нечкә сүзләр – шактый үскән җәмгыятьтә килеп чыккан төшенчәләр: хуҗалыкта куллану (тек, төр, кәз), сөйләмне өлешләргә бүлә белү (сүз), суның төрле чыганакларын аеру (күл). (Соңрак башка телләрдән алынган сүзләрдә бу кагыйдәдән чыгарма булуы мөмкин).

Зур ихтимал белән шундый йомгакка килергә була: нечкә сузык авазлар татар телендә аны баету өчен, яңа төшенчәләр, яңа күренешләрне, яңа сыйфатларны һәм вакыйгаларны сурәтләү өчен соңрак чорларда кергән.

Арткы тел һәм тамак тартыклары барлыкка килү

Нечкә, алгы тел сузыкларның тууы, куллана башлавы һәм таралуы әкрен генә барган һәм күп елларга сузылган булырга тиеш, ягъни еллар үтү белән аларны әйткәндә телнең алга китү дәрәҗәсе тора бара көчәя барган. Бу чорларда аларны элек кулланылган урта сузыклар белән бутамас өчен, алардан ныграк аеру һәм алар арасындагы капма-каршылыкны (контрастны) көчәйтү өчен элекке урта сузыкларны әйткәндә тел, киресенчә, арткарак китә башлаган. Шулай итеп, "а, о, ы, у" авазлары арткы тел авазларына әйләнәләр, ягъни урта тел сузыклары нәтиҗәдә алгы тел һәм арткы тел сузыкларына бүленгәннәр. Калын сузыкларның артка китүе тартык "к" һәм "г" арткы тел авазларын тирән арткы тел һәм тамак вариантларына, шул исәптән "къ" һәм "гъ" авазларына әйләндерү юнәлешендә тәэсир иткән.

"Н" авазының "ң" авазына әверелүе

"Къ" һәм "гъ" тартыкларын әйткәндә телнең арткы өлеше күтәрелә һәм йомшак аңкау кече тел белән тоташа, ягъни сөйләм әгъзалары нәкъ "ң" авазы әйткәндәге торышларын алалар (3нче рәсем). Ә киләсе чираттагы борын авазларына таба адым ассимиляция кануны аркасында килеп чыга: әгәр дә "к, г, къ, гъ" авазлары алдыннан "н" авазы килсә, ул "ң" авазы билгеләрен ала, чөнки аның билгеләре югарыда китерелгән дүрт тартыкларның билгеләреннән берни белән дә аерылмыйлар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: татар телендә тартык авазлар нечкә сүзләрдә дә калын (тел арты белән) әйтеләләр. Шуңа күрә, нечкә сүзләрдә дә "к, г" алдыннан килгән элекке "н" авазы "ң" авазына әйләнеп әйтелә башлаган (мәсәлән, тәңкә).

Шулай итеп, татар телендәге борын авазлары гомуми фонетик кануннарга буйсынган эчке эзлекле һәм табигый үсеш-үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.

Ятим үскән купшы авазлар

Табигый сорау туа: ни сәбәпле телдәге тиңдәшсез матур яңгырашлы, аңа нәзакәтлек бирүче борын авазлары озак вакыт тел галимнәренең, этнографларның һәм тәрҗемәчеләрнең иътибарыннан читтә торып калган? Автор фикеренчә, бу сәбәпләр берничә һәм алар аерым-аерым да, бергәләп тә бу юнәлештә тәэсир ясаган булырга тиеш.

Саңгырау һәм сүзсез-тавышсыз еллар, гасырлар

Беренче сәбәпләр төркеме болгар-татар халкының бәйсезлеген һәм дәүләтчелеген югалту аркасында озак һәм тирән изоляциягә эләгүенә бәйле.

Татар халкы иксез-чиксез империядә гасырлар буена югалып, милли һәм дини яктан рәхимсез рәвештә изелеп һәм җәберләнеп яшәгән

Татар халкы иксез-чиксез империя эчендә гасырлар буена югалып, милли һәм дини яктан рәхимсез рәвештә изелеп һәм җәберләнеп яши башлаган. Бу шартларда хәерчелеккә батып яшәгән халыкның үз теле белән фәнни яктан кызыксынуын, яки халыкара тел галимнәрендә татар теле өлкәсендә эзләнүләргә омтылыш уятуын, яки татар теле белән башка телләрне чагыштырып тикшерүләрен күз алдына китереп булмый. Ә татар һәм француз тел белгечләренең яки тәрҗемәчеләрнең аралашу мөмкинлеге турында әйтәсе дә юк. 1905-17 еллардагы инкыйлабларга кадәр күп гасырлар буена татар яшьләренә югары уку йортларына, фән һәм техника казанышларына юллар ябык булган, ә филология, фонетика, фонология, сөйләм акустикасы белән шөгыльләнү, яисә борын авазларына бай француз теле белән танышу турында сөйләп тә булмый. (Югарыга күтәрелү өчен башка динне алган татарлар исәпкә керми, чөнки алар урыс теленә күчкән).

Әлифба нечкәлекләре

Икенче сәбәпләр төркеме күп гасырлар буена татар әлифбасында гарәп хәрефләре куллануга бәйле. Гарәп әлифбасы язуда башлыча тартык авазларны гына күрсәтүгә нигезләнгән. Ә сузыклардан озын әйтелә торган авазларны күрсәтү өчен өч кенә хәреф бар. Шул сәбәпле күп татар сузык авазлары язуда чагылдырылмаган, шуңа күрә алар эзләнүләр булган очракта да игътибарга керә дә алмаслар иде.

Әдәби телнең катлаулы маҗаралары

Өченче сәбәпләр төркеме "ң" авазының һәм аңа ияргән борын сузыкларының әдәби телгә чагыштырмача соң керүенә бәйле. Хәзерге татар әдәби теле иске татар теленнән үсеп чыккан, ә аннан элек тарихи юл иске төрки тел чорына сузыла, аннан да элек борыннан-борынгы төрки тел ("пратюрк") дәверенә күчә, ә ул чаклардан алып иксез-чиксез, очсыз-кырыйсыз караңгы гасырлар упкыннарына кереп югала. Хәзерге татар әдәби теле көндәлек җанлы халык теле булып үскән һәм камилләшкән чакларда, әдәби тел итеп күп гасырлар элек формалашкан иске татар теле кулланылган (элек Европада латин теле кулланылган кебек). Бу тел башлыча гарәп, фарсы һәм төрек сүзләреннән торганга күрә, ул киң катлам гади халыкка аңламаслык телгә әйләнгән. Шуңа күрә, көндәлек халык теленең авазлары әдәби телдә дә, язма китапларда да чагылдырылмаган.

Халык теле нигезендәге яңа татар әдәби теленә күчү XIX гасырның ахырыннан алып, XX гасырның беренче чирегендә барган. Бу күчү наданлыкка каршы көрәшү өчен гади халыкның мәгърифәтлек, мәдәният дәрәҗәсен һәм үзаңын күтәрү өчен зарур булган.

Шулай итеп, "ң" авазы һәм аның белән бергә әйтелгән борын сузык авазлары яңа татар әдәби телендә тарих күләмендә әле күптән түгел генә үзләренең даими һәм тотрыклы урыннарын алганнар. Кайбер җирле сөйләмнәрдә "ң" һәм "къ/гъ" авазлары әле дә юк. Әдәби телдәге чагыштырмача яңа тарихи күренешләрне тикшерү өчен һәм телдәге сузык авазлар системын яңадан карау һәм аларга яңа бәя бирү өчен шактый вакыт кирәк булгандыр. Ә татар телен киң һәм тирәнтен итеп фәнни тикшерүләр XX гасырның 90нчы елларында гына башланды. Тарихи кимәлдә 20-25 ел – күп гасырлар буе камилләшкән телдәге эзләнүләр өчен бик кыска вакыт.

Татлы сүзләр, йомшак күңел, тыйнак тормыш

Дүртенче сәбәпләр төркеме борын сузыкларын әйтү механизмы белән бәйле. Бу сузыклар сөйләм әгъзалары белән идарә итүче аккомодация, ассимиляция, инерция һәм редукция кануннары йогынтысы аркасында үзләреннән үзләре, уйланмыйча да, әзерләнмичә дә килеп чыгалар. Татар халкы үзе, туганнан соң беренче көннәреннән үк, әти-әнисенең ягымлы сүзләрен ишетеп, бишектә яткан вакытлардан алып, телнең табигый сыйфаты булган борын авазларына ияләнгән. Борын авазлары кермәгән телләр булуы беркемнең дә башына да кермәгән. Туган телнең искиткеч матур музыкаль тембр белән яңгыравына зур өлешне борын авазлары керткәне турында беркем дә уйлап та тормаган. Халык телнең фонетикасында да, сүзләр әйтелеше акустикасында да, башка механизмнарында да казынып ятмаган, туган телнең махсус яңгыравын зур казаныш яки өстенлек дип тә санамаган.

Ике яклап карау файдасы

Күптәннән исбат ителгән хакыйкать бар: хәзерге заманнарда фәнни яңалыклар күбесенчә бер фән фактларын, йә күренешләрен икенче фән күзлегеннән карап тикшергәндә, яки төрле фәннәрнең бер-берсе белән аралашкан һәм фактлар белән үзара уртаклашкан чакларда, яки төрле фәннәрнең бер-берсе белән кисешкән өлкәләрендә ачылалар. Бу яссылыктан караганда, бәлки акустика, аэродинамика, һава басымы тирбәнүләре, һава агымнары белән идарә итүче каплавычлар өлкәсендә эшләуче фән хезмәткәренә татар теле гыйлеме һәм фонетикасы белән тирәнтен кызыксыну һәм мавыгу кирәк булгандыр? Ә бәлки татар борын сузыклары күп чит телләрне үзләштергән бер белгечнең француз телен өйрәнгәндә аның борын сузыклары белән очрашуын көтеп ятканнардыр.

Йомгак

Күп гасырлар тупланып килгән казанышларны үз эченә алган татар теле дөньяда сирәк очрый торган борын сузыкларын үзләштергән, матур тембрлы, моңлы, музыкаль яңгырашлы телләр төркеменә керә һәм дөньякүләм дәрәҗәле материаль булмаган мәдәни мирас биеклегенә күтәрелгән.

Борын авазларының тууы өзлексез сөйләм агымында идарә итүче физиологик һәм акустик артикуляция кануннары йогынтысына бәйләнгән. Төп тәэсирне сөйләм әгъзаларының йомшак аңкау һәм тирән тел арты белән әйтелә торган, татар теле өчен хас булган "ң" борын тартык авазын әйтү өчен җайлану (аккомодация) кануны ясый. Өстәмә рәвештә ул әгъзаларның "ң" авазын әйткәннән соң туган инерция йогынтысында үзләренең элекке торышларын саклап калу кануннары да ярдәм итә.

"Ң" авазы үз чиратында телнең тарихи үсеше барышында гадәттә алдагы тел белән әйтелә торган "н" авазының тел арты, яки тирән тел арты, тамак һәм кече тел белән әйтелә торган "к, г, къ, гъ" авазлары алдына туры килгән очракларда үзара охшашлану (ассимиляция) кануны йогынтысы белән әверелү нәтиҗәсендә килеп чыккан. "К, г, къ, гъ" авазлары туарга беренче этәргеч булып борынгы урта сузык авазларының алдагы, арттагы һәм тирән арттагы (ягъни, нечкә, калын һәм бик калын) сузыкларга бүленүләре хезмәт иткән. Китерелгән үзгәрешләр телнең эзлекле үсешенең бер-берсенә тыгыз бәйләнгән тәбигый баскычларын тәшкил итә: әгәр дә "ә, ө, ү" авазлары тумаса, "къ, гъ..." авазлары барлыкка килмәсләр иде, алар булмаса, "н" авазы "ң" авазына әверелмәс иде, ә "ң" авазы килеп чыкмаса, нәфис борын авазлары яңгырый башламаслар иде.

Татар телендә "ң" һәм борын авазлары мөстәкыйль сүзләрдә дә, аларны бәйләүче кисәкчәләрдә дә очрый һәм төрләнеш вакытларында һәр татар фигыленә, исеменә, сыйфатына, рәвешенә һәм башка сүзләргә керә ала.

Татар борын авазларының табигый нәзакәтле яңгыраулары киләчәктә түбәндәге фәнни эзләнүләрдә исәпкә алынырга тиеш:

  1. Татар теленең анализаторларын һәм синтезаторларын төзү;
  2. Җанлы сүзләр белән идарә ителә торган төрле җайланмалар кору;
  3. Кеше белән компьютер арасында тавыш һәм сөйләм нигезендә үзара аңлашу оештыру;
  4. Кешеләрне тавыштан таный торган җайланмалар төзү;
  5. Татар сөйләм теленә тәрҗемә итү җиһазларын төзү һәм башкалар.

Монда китерелгән мәгълүматлар татар телен югалудан саклау, ныгыту, баету өчен, аның куллануын киңәйтү өчен, аны бетерергә һәм күмәргә тырышучыларның һөҗүмнәренә каршы көрәшне көчәйтү өчен яңа этәргеч булып хезмәт итсен иде. Шул ук вакытта алар телләрен оныта башлаган һәм телне ватып-җимереп сөйләшүче татарларда үзләренең туган теленә карата мәхәббәт, горурлык хисләре һәм аны тирәнрәк өйрәнү һәм куллану теләкләре уятсын иде.

Татар теленең киләчәге бармы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

Биредә китерелгән мәгълүматлар татар теленә кардәш-тугандаш һәм аның белән уртак чыганаклы, аның белән тарих буенча тыгыз аралашып яшәгән һәм бер-берсен үзара баетып килгән башкорт теленә дә кагыла. Бу язманың тирәнрәк дәлилләр, яңа үрнәкләр һәм фәнни чыгынаклар китерелгән киң варианты махсус фәнни әдәбият өчен дә әзерләнде.

Автор турында

Альберт Сафин — Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында туган, КХТИ институтын кызыл дипломга тәмамлаган, техник фәннәр кандидаты, 150дән артык фәнни эшләр һәм студентлар өчен техник кулланмалар, уйлап табылган унлап техник җайланмалар авторы.

Төп эшчәнлек өлкәсе — һава һәм техник газларны кысу-тыгызлау, аларның басымын күтәру ысуллары, компрессор машиналары, һава һәм газлар басымының акустик тирбәнү канунчалыклары, һава һәм газ агымнары белән идарә итүче каплавычлар.

Хәзерге вакытта Петербурдагы "Прима-Химмаш" фәнни-тикшерү оешмасы җитәкчесе. Параллель рәвештә телләр гыйлеме, генетика һәм тарих фәннәре белән кызыксынуын һәм эзләнүләрен дәвам итә.

Алман, инглиз, француз телләрендә иркен сөйләшә. Итальян, испан, гарәп телләрендә укый, тәрҗемә итә һәм аңлаша ала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG