Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа бистә зиратында Остазлар көнендә Көньяк Африка мөфтие дә катнашты


Сулдан: Ильяс Җиһаншин, Камил Сәмигуллин, Ридәүл Хак (Radha ul Haq)

2 май Казанның Яңа бистә зиратында Остазлар көне чарасы үтте. Быел анда татар руханилары, зыялылары белән бергә Көньяк Африкадан килгән мөфти дә катнашты. Ул үзенең остазы Шиһабетдин ​Мәрҗани рухына дога кылырга килгән.

Чара Яңа бистә зиратының төп капкасыннан башланды, беренче булып моннан өч ай элек вафат булган күренекле җырчы Илһам Шакиров кабере янында дога кылдылар. Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев олуг затыбыз турында сөйләде.

— Без зират капкасына керүгә кем белән очрашабыз? Иң яңа кабер – Илһам Шакиров кабере. Илһам Шакиров дин әһеле булмаса да, гомере буе дингә ихтирамлы булды. Ул үзлегеннән гарәп язуын өйрәнгән кеше, дингә һич тә чит кеше түгел иде. Аның әйткән сүзләре әле дә колак төбендә яңгырап тора: "Татар халкын иң авыр заманнарда ислам дине, мәгърифәт һәм татар җыры, моңы саклап калган". Һәр милләт үзенең бөек шәхесләренә нигезләнә. Без бу шәхесләрне хөрмәтлибез икән, бу һичшиксез милләтнең киләчәге турында сөйли. Мин Казанга килгән кунакларны татар зиратына алып барырга тырышам, татарның бөеклеген аңлар өчен монда килергә кирәк. Монда алар тупланган, бу милләтне берләштерә торган тагын бер урыны.

Яңа бистә зиратында Остазлар көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин кайберәүләрнең "мәрхүмнәрне өйдә утырып та искә алырга мөмкин бит, нәрсәгә зиратка барасыз?" дигән сүзләренә каршы журналистларга үз фикерен җиткерде.

— Китапларыбызда шундый сүз бар: "Йөрәктән-йөрәккә бер юл бар". Без хәзер шундый заманда яшибез, WhatsApp аша аралашсак та, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләребез бетеп бара. Барыбер очрашырга, сөйләшергә кирәк. Без хәзрәтләребезне күрдек, каберләрен күрдек, дога кылдык. Минемчә, бу - бик мөһим.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Татар зыялыларын искә алуда Көньяк Африкадан килгән мөфти Ридәүл Хак ​та катнашты. Ул үзенең чыгышында Мәрҗани хәзрәтнең мирасын белүе, аның "Назурател-хак" китабы белән моннан илле биш ел элек – шәкертлек вакытында танышуы турында сөйләде.

— Мәрҗани белән беренче тапкыр 55 ел элек таныштым – шәкерт чагында аның китапларын укырга насыйп булды. Аның каядыр бер авылда дөньяга килүе турында мәгълүмат бар иде. Тик Казанга килгәч кенә Мәрҗани биредә яшәгән, монда җирләнгән икәнен белдек. Кичә без ул эшләгән гыйбадәтханәдә - "Мәрҗани" мәчетендә ахшам намазын кылдык. Безгә шунда иртәгә зиратка олуг шәхесләр, мөфтиләр килә дип әйттеләр. Икеләнмичә олуг галим җирләнгән урынны күрергә, аның кабере янында дога кылырга, чарада катнашырга булдык.

Көньяк Африка мөфтие Татарстан диния нәзарәте вәкилләре белән бергә Галимҗан Баруди һәм Габдулла Тукай каберләре янында басып милләтнең бөек затлары хөрмәтенә дога кылды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чарада Самар өлкәсе мөфтие Талип Яруллин, Сембер мөфтие урынбасары Рафаэль Нәзметдинов, Кагалым шәһәре имам-мөхтәсибе Хәлил Саматов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты.

Ахырда чарада катнашучылар Татарстанның беренче казые Габделхак Саматов җирләнгән урында Коръән укыдылар, дога кылдылар, моны хәзерге казый Җәлил Фазлыев башкарды. Остазларны искә алу чарасы мәдрәсә бинасында җырчы Миңгол Галиев башкаруында мөнәҗәтләр, изге китап аятьләрен уку, нотыклар белән үрелеп барган Коръән ашы һәм бергәләшеп өйлә намазын уку белән төгәлләнде.

"Моннан җиде ел элек Остазларны искә алу көне аеруча матәм төсмерендә үткән иде. 2012 елның 2 маенда әнә шулай җыелгач, безгә Туфан Миңнуллин вафат булды дигән хәбәр килгән иде, ул көннәр гел искә төшә. 2 май көнне гел аңа дога кылабыз, искә төшерәбез", диде Азатлыкка Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит​ Мифтахов.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел" дип аталган чарага инде 20 елдан артык. Беренче тапкыр ул 1998 елда узды. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре Яңа Бистә зиратына килгән иде. Ә инде рәсми рәвештә, мөфтиләр, җәмәгать эшлеклеләре, түрәләрне чакырып уздыруга тугыз ел. Чара даими рәвештә 2 май көнне үткәрелә. Мәдрәсә мөдире Ильяс Җиһаншин әйткәнчә, алар күренекле шәхесләр, мөселман руханилары һәм милли рухтагы зыялыларның 80 каберен ачыклый алган. Шулар арасында иң мәшһүрләре җирләнгән урында махсус билгеләр дә бар хәзер.

— Башта архивлардан инкыйлабка кадәр биредә дәфен кылынган остазларыбызны, хәзрәтләребезне эзләдек, алар арасында мәчетләрдә хезмәт иткән коръән-хафизлар булган. Билгеле булганча, Казанда 16-17 мәчет булган, анда олуг хәзрәтләр хезмәт иткән, алар бөтенесе биредә урын алган. Менә шуларның исемлекләрен булдырганнан соң, без күп эзләнүләр алып барабыз. Мисал өчен, шул ук Габдулла Тукайдан ерак түгел, Галимҗан Барудидан ерак түгел урын алган Хисаметдин хәзрәт, ул Әҗем мәчетендә 43 ел имам булган, шундый шәхесләрдән Әхмәт бай, Коръән тәфсирен язган Хәмиди һәм башкалар бар.

Остазлар көне 1998 елдан бирле үткәрелә. Бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында дистәләрчә дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки Сафиуллин, Гарифулла Гайфуллин, Габделхак Саматов бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG