Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә яңа йөкләмәләр бирде


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин "Торак һәм шәһәр мохите" дәүләт проектын үтәү кысаларында Татарстанда берничә яңа корылма төзү бурычы куйды.

Барлык төбәкләр һәм дәүләт оешмалары өчен йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында чыкты.

Аерым алганда Русия мәдәният министрлыгына Татарстан белән берлектә Чаллыда "Мастеровые" театры өчен яңа бина төзү мәсьәләсен 1 июньгә кадәр хәл итәргә кушылган.

Моннан тыш, Русия фән һәм югары белем министрлыгына Казан дәүләт тикшеренү техник университетында (КАИ) техника музее булдыруда ярдәм итәргә диелгән. Бу интерактив музей Казанда WorldSkills һөнәр осталыгы чемпионаты башлануга ачылырга тиеш.

Йөкләмәләр исемлегендә шулай ук Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә инвалидлар өчен яңа эш урыннары булдыру, хәрәкәтләре чикле кешеләргә уңайлы мохит тудыру өчен чаралар күрү дә кушылган.

Мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе аерым билгеләнгән. Казанның тарихи үзәгендә уку йортлары өчен күп катлы биналар төзү яки булган биналарны төзекләндерү тәкъдим ителгән.

Берничә көн элек Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русия мәгариф министрлыгына һәм Татарстан президентына Татарстандагы балалар бакчаларында абонент түләү күләмен тикшерергә һәм аны Русиядәге уртача дәрәҗәгә җиткерү юлларын тәкъдим итәргә кушкан иде. Моның өчен 5 июньгә кадәр вакыт бирелде.

XS
SM
MD
LG