Нагайбәкләр Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында яшәүче азсанлы халык. Алар аерым халык булып 300 ел чамасы элек кенә яши башласалар да, ХХ гасыр ахырына мәдәниятләрен, телләрен һәм тарихларын тулысынча диярлек югалтып бетерә. 80-нче еллар ахырында, 90-нчы еллар башында, башка халыклар кебек, нагайбәкләрдә дә яңарыш башлана.
Анна Минеева район башкаласы Бакалыда (Фершампенуаз) сәнгать йорты методисты булып эшли һәм нагайбәк туку сәнгатен саклап килә. Ул башкаларны милли туку серләренә өйрәтә һәм кайда нинди сакланып калган нагай туку үрнәкләре таба — шуларны туплый бара.
Нагайбәк тукучылары тарихы
— Элек нагайбәкләр арасында тукучылык шактый үсешкә ирешкән була. Беренче чиратта моңа татарлар, башкортлар, казакълар белән күрше булып яшәү ярдәм итә, алар бер-береннән өйрәнеп тәҗрибә алмаша. Музейларда бик күп экспонатлар сакланган, ә ул чорның туку станогы сакланмаган. Хәзер мин эшли торганы — яңа станок, әмма күп кенә детальләре музейлардан алынган.
Хатын-кызның күлмәге туника формасында булган, күлмәк өстеннән алъяпкыч кигәннәр һәм кияүдә булган хатыннар һичшиксез яулык бәйләп йөргән, кыз-бала яулык бәйләмәгән. Киемнәрнең төсләренә килгәндә, гадәттә шакмак төшкән кызыл тукымаларга өстенлек бирелгән, чөнки кызыл төс гомер, ут төсе дип саналган.
Алъяпкычларны атлас тасмалар һәм орнаментлар белән бизәгәннәр. Әмма алар һәркемгә дә тәтемәгән. Күбрәк кызыл яулыкләр бәйләгәннәр. Туй көнне хатын-кызларны бик матур итеп бизәгәннәр, әмма һәрвакыт диярлек кызыл төс кенә кулланганнар.
Ә гомумән алганда, күбрәк йорт өчен тукыганнар: келәмнәр, җәймәләр, ашъяулыклар. Кәчтүмнәрне дә шундый ук станокта тукыганнар. Буяулар табигый булган, күп очракта төрле үсемлекләр кайнатмаларыннан. 120 елдан да элгәрерәк тукылган, үзләре дә, төсләре дә яхшы сакланган кәчтүмнәр әле дә бар. Кызыл төскә буяу өчен зирек яки тал кайнатмасын кулланганнар. XIX гасыр башында буяуларны сатып ала башлаганнар, тик алар бик яхшы булмаган, күрәсең — вакыт узу белән төсләрен югалтканнар. Йоннан, җитеннән, кычытканнан һәм хәтта киндердән дә тукыганнар. Җитен уңмаган елларда киндер һәм кычыткан кулланганнар.
Туку — бик күп вакыт ала торган эш. Мәсәлән, бер сөлге туку өчен, әзерләү эшләреннән алып тулысынча әзер әйбер чыкканчыга кадәр, ике-өч атна кирәк. Кәчтүм күпкә озагракка сузыла — өч айга.
Традицияләрне саклау турында
— Хәзер көнкүрештә милли сөлгеләр һәм киемнәр кулланылмый инде. Дүрт ел элек безнең Сарашлыда (Остраленский) музей янды. Искиткеч музей иде, тукучылык өчен бик күп әйберләр бик күп туку экспонатлары бар иде. Барысы да янып юкка чыкты. Әмма бер ел эчендә музей бик яхшы коллекция туплый алды — кешеләр элеккеләреннән дә яхшырак экспонатлар китерде. Авылларда, йортларда алар барысы да сакланган, аналардан кызларына тапшырыла килгән (сөлгеләр һәм кәчтүмнәр).
Милли ашъяулыклар һәм сөлгеләрне көнкүрештә киң куллану хәзер күрәсең Парижда (Нагайбәк районындагы авыл) гына сакланып калгандыр. Анда аларны кулланучы йортлар хәзер дә бардыр әле.
Орнаментларның ни аңлатуын хәзер беркем дә диярлек белми. Картлар гына нидер сөйли, әмма алар да инде бик азын гына хәтерли. Мәсьәлән, үзенең балага узганлыгын белгәннән соң хатыннар тугыз буй ясап сөлге тукыган. Тугыз буй — тугыз ай, бала карында сәламәт булып үссен, барысы да яхшы булсын өчен. Яңа туган баласын юындыргач ана әлбәттә инде аны шушы сөлге белән сөрткән. Хатын мондый сөлге тукыганда үз куллары аша йөрәк җылысын һәм бар игътибарын бирә дип саналган.
Безнең сәнгать йортының максатларының берсе — милли тукучылыкны популярлаштыру. Минем түгәрәккә йөрүчеләр тукымаларын өйләренә алып кайтып китә.
Минемчә, безнең орнамент дөньядагы иң матурларның берсе. Сәнгать йортында без кыз балаларны да, кызларны да, хатыннарны да милли мәдәнияткә өйрәтәбез. Мин аларга тукучылык турында гына түгел, ә нәкъ менә нагайбәк тукучылыгы турында сөйлим. Борынгы сөлгеләрдәге барлык рәсемнәрне без кәгазьгә күчердек һәм һичшиксез аларны яшьләргә тапшырачакбыз. Без тукуда аларның барсын да кулланабыз. Мин барлык тукымаларымда да традицион орнаментларны кулланырга тырышам. Хәзер без милли орнаментлар белән рюкзаклар, букчалар һәм башка заманча әйберләр тукып булсын өчен җеп белән төрле экспериментлар ясыйбыз.
Милли мәдәният яңарышы турында
— Нагайбәк мәдәниятенең һәм традицияләренең яңарышы 80-нче еллар ахырында гына башланды. Моның белән Алексей Маметьев шөгыльләнде (нагайбәкләр аны үзләренең юлбашчысы дип саный). Алексей Михайлович аркасында, аның тырышлыгы белән безнең азсанлы халык дип танылуыбыз аркасында башланды да инде бу дулкын. Бу безгә булдыра алган бөтен нәрсәне торгызуга этәргеч булды.
Хәзер безнең бурыч — югалган бар нәрсәне яңадан җыю һәм өлгерми калган нәрсәләрне эшләү. Мин әлегә бик күп нәрсәләрне сөйли алмыйм, чөнки алар инде каядыр киткән һәм онытылган. Безнең хәтта бер генә туку станогыбыз да сакланып калмаган. Совет чорында кешеләр бу нәрсәләр безгә — киләчәк буыннарга кирәк түгел дип уйлаган. Барысы да юк ителгән. Хәзер аерым детальләрен генә табабыз, ә тулы бер станок юк.
Минемчә, безнең милли мәдәниятебез тулысынча юкка чыкмаячак, чөнки безнең музейлар бар, без бар, нагайбәк яңарышы өчен янып йөрүче кешеләр бар. Минемчә, безнең уңышлар шактый. Безнең ризыклар бик яхшы сакланып калган, телебез бар. Шуңа күрә безнең бөтен мөмкинлекләребез дә бар.