Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда эчкечелеккә каршы активистлар эзәрлекләнә


Баймак районында эчүчелеккә каршы автойөреш
Баймак районында эчүчелеккә каршы автойөреш

Баймак районында полиция автойөреш уздыручыларны озатып йөреп, халык белән профилактик сөйләшүләр алып барса, Исәнгул авылында "Зианчура эчкечелеккә каршы" дип язылган байрак тотып чыгучы активист тоткарланып, 10 мең сум штрафка тартылды.

Башкортстаның Зианчура районы үзәге Исәнгул авылында эчкечелеккә каршы хәрәкәткә кушылган активист Илгиз Хәсәновка мәхкәмә 10 мең сум административ штраф салды. Ул урам җыены оештыру тәртибен бозуда гаепләнде.

Хәсәнов Зианчура полициясенең мондый гамәленә гаҗәпләнәсе түгел, чөнки алар хәмер сатучыларны яклый дип саный. "Без эчкечелек чәчәк аткан Абзан авылына барырга җыенган идек. Әлеге авыл биләмәсендә район полициясе җитәкчесенең туганы рәис булып тора. Рәис шулай ук ниндидер эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. Безгә килеп җиткән хәбәрләргә караганда, ул авылның исерек ирләрен үзендә тагын эчертеп, кол кебек эшләтә икән. Шуны да тикшермәкче идек", дип сөйләде Хәсәнов Азатлыкка.

Хәсәнов белән тоткарланган тагын ике активистны полиция җибәргән. Илгиз Хәсәнов бөтен җаваплылыкны үз өстенә алганнан соң, аларга тимәгәннәр.

Фәнзил Әхмәтшин көмешкә җитештерүчеләрдән тартып алынган җиһаз белән (архив фотосы)
Фәнзил Әхмәтшин көмешкә җитештерүчеләрдән тартып алынган җиһаз белән (архив фотосы)

"Башкорт" хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, эчкечелеккә каршы проектны алып баручы Фәнзил Әхмәтшин Азатлыкка мәхкәмәнең бу карарын шикаять итәчәкләрен белдерде.

"Без ул көнне Баймак районында автойөреш уздырдык. Полиция безгә бернинди киртә куймады, киресенчә, безне озатып йөрделәр, канунсыз хәмер сатучылар ачыкланган авылларда аларга беркетмәләр төзеделәр, халык белән сөйләшүләр алып бардылар. Зианчурада полиция бу чараны аңлап бетермәгән, күрәсең", дип сөйләде Әхмәтшин.

1-2 майларда Башкортстанның берничә районында башкорт авылларындагы эчкечелеккә каршы автойөрешләр узды. Аны "Башкорт" хәрәкәтенең районнардагы бүлекчәләре оештырды. Чаралар зурлап Баймак һәм Зилаер районнарында узды.

Анда катнашучылар хәмер сатучыларны хәмерләрен түгәргә мәҗбүр итте.

Error rendering VK.

Чәршәмбе бу чарага Зианчура районы активистлары да кушылырга ниятләгән. Әмма аларны Исәнгул авылында полиция тоткарлаган. Активистлар "Зианчура эчкечелеккә каршы", "Эчүче кеше - эшләүче кеше түгел" дигән плакатлар тотып торган булган.

Инде берничә ай дәвамында "Башкорт" хәрәкәте Башкортстан авылларында эчкечелеккә каршы көрәш алып бара. Алар бу проблемны күптәннән күтәреп килә. Активистлар 1 августка башкорт авылларында ялган хәмер сатуны бетерү өчен көрәшә һәм авылларда хәмер сатуны чикләү турында канун өлгесе әзерли. "Башкорт" хәрәкәтенең "Аек башкорт" програмы да булдырылды.

XS
SM
MD
LG