Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иделия Марс: "Фильмны әтиемә багышладым"


Иделия Марс

Казанда үткән XV халыкара мөселман киносы фестивалендә җырчы Иделия Марс "See my voice" ("Тавышымны күр") исемле кыска метражлы фильмын тәкъдим итте. Америкада иҗат итеп Татарстанда төшерелгән фильмның тарихы, максаты, татар эстрадасы, шәхси тормышы турында Иделия белән әңгәмә кордык.

Америкада яшәүче татар кызы Иделия Марсның бүген шөгыльләре күп икән. Актриса, сценарист, режиссер, модель. Ул Казандагы мөселман киносы фестиваленнән соң кабаттан океан артына, иҗат итәргә кайтып китте. Казанда булган вакытта ул безнең белән сөйләшеп алырга да вакыт тапты. Без Иделиядән сиңа ханым дип әйтикме дигәч, "Интрига булып калсын, әйтмим", диде. Шуңа Иделия дип кенә эндәштек.

– Нинди күчтәнәчләр белән кайттыгыз? Гомумән, Казан үзгәргәнме?

– Казан үзгәрмәгән. Мин елына өч тапкыр кайтам. Бу юлы мин халыкара мөселман киносы фестиваленә дип кайттым. Чөнки әлеге фестивальдә "Кыска метражлы уен фильмы" номинациясенә эләктем.​

–​ Нинди тематика? Гомумән, фильм ни турында?

– Бу – мистик драма. Кызганычка каршы, мөселман киносы фестивалендә фильмның исемен русчага дөрес тәрҗемә итмәделәр – "Увидеть голос" дип. Инглизчә "See my voice", русча "Увидь мой голос", "Познай мой голос" дигәнне аңлата. Татарчалатып әйтсәк, "Тавышымны күр". Гомумән, фильм шундый гадәти булмаган стильдә. Монда психологик, философик элементлар да бар.

Иделия Марс: "Фильмны әтиемә багышладым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:32 0:00

– Идея, теләк ничек туды? Әлеге фильмың турында тулырак таныштырсагыз иде?

– Мин үземнең җырчы булуымны, музыкага булган мәхәббәтемне кино белән ничек бәйли алам дип уйладым. Һәм бу идея дә шуннан туды. Минем дәртләнеп эшли торган эшем – ул язу. Мин җырларымны да ниндер бер вакыйгага, тарихка бәйләп язам. Менә монда да, бу фильм бер җырның тарихы булып чыкты. Шулай итеп, мин берьюлы ике куянның койрыгын тоттым.

Кино – бер җырчы һәм фильмдагы саундтрек турында. Әлеге саундтрекны мин үзем яздым, музыкант Альберт Зыятдинов белән бергә без җырын яздык. Бу кино шушы җыр турында.

Дөресен әйткәндә, мин бу фильмны әтием Марс Макаровка багышладым. Күпмедер дәрәҗәдә автобиографик фильм. Фильмдагы кыз белән әни арасында мөнәсәбәтләр тормыштан алынмаган. Мин моңа бераз драматизм өстәдем. Әнием фильмны тәкъдим иткәндә кинотеатрда булды, аңа бу беренче иҗат җимешем ошады.

"Тавышымны күр" фильмында сүз кешеләрнең курку хисе турында бара. Төп героиня – җырчы кыз. Ул ике халәте арасында бәргәләнә: берсе курку хисе белән тулы, икенчесе – иҗатка, иреккә омтылу халәте. Фильм азагында җырчы кыз куркуларын җиңеп, күңеле бушанып, иркенләп иҗат итү, җырлау халәтенә ирешә. Монда һәркем үз тормышын күрә ала, без каядыр ашыгабыз, дөнья куарга, акча эшләргә тырышабыз, фильмда болар барсы да образ, хәрәкәт аша сурәтләнелә.​

– Акча, материаль база, гомумән, кино төшерү өчен нәрсә кирәк, аларны каян алдыгыз?

– Мин әлеге фильмны Русиядә төшердем, чөнки Америкада кино төшерү бик кыйммәт. Анда кино аппаратларын арендага алу да очсыз түгел. Шуңа күрә дә мин монда эшләдем. Безнең илдә дә бик матур урыннар бар. Без ялгыз агач таптык, ул минем туган авылдан, Питрәч районы Татар Казысы авылыннан ерак түгел. Лаеш районындагы елга, Мари Илендәге күл дисеңме. Фильм тулысынча инглиз телендә. Чөнки мин аны иң элек Америкадагы кино фестивальләренә тәкъдим итәргә дип эшләгән идем. Мөселман киносы фестиваленә дә җибәрергә булдым һәм менә сез "Тавышымны күр"не Казан кинотеатрларының берсендә рус телендәге субтитрлар белән карый алдыгыз.

– Татарчалаштыру турында уйламадыгызмы?

– Әлегә юк, әмма кемдер тәрҗемә итәргә булышса, татарча да эшли алабыз.

– Бюджеты күпме, каян акча табугызны әйтмәдегез?

– Бюджеты сер булып калсын. Фильмның продюсеры – мин үзем. Бернинди дә иганәчеләр, инвесторлар булмады. Барсы да үзем эшләп тапкан акчага эшләнде. Америкада мин җырчы, модель, актриса булып эшлим, кыска метражлы фильм төшерергә мөмкинлекләрем бар. Татарстанда оештыру эшләрендә ярдәм иткән дусларыма бик рәхмәтлемен.

– Кыен булдымы мөселман фестиваленә тәкъдим итү, беренче карашка, фильмыңда ислам диненә, милләткә бәйлелек күренми кебек?

– Бу бик кызык булды. Минем фильм инглиз телендә булгач мин аны тәкъдим итергә уйламадым да. Берара мөселман киносы фестивале турында искә төшердем. Мәгълүмат эзли башладым, ләкин мин инде соңга калган идем. Алай да, оештыручыларга хат юлладым һәм алар миңа минем фильмны да исәпкә алачакларын әйтеп, фестивальгә чакырдылар.

– Казан фестивалендә бүләккә өмет иттегезме?

– Юк, бүләккә өмет итмим. Бу – минем беренче фильм. Әмма шулай да аны Америкада да, Русиядә дә ошаттылар. Америкада шәхси карау үтте. Минем фильм шулай ук Лас-Вегастагы фестивальгә үтте, аны анда июль ахырында күрсәтәчәкләр. Шулай ук Беларуста узды. Беренче фильмымның зур фестивальләргә узуы – минем өчен зур бәхет.

– Ул фильм татарларга ни бирә ала?

– Анда бөтен кешелек өчен мөһим булган бер фикер бар. Сүз бер милләт турында гына бармый. Гомумән, фильм кешенең иң тирән хисләре турында. Кешенең нәрсәгә омтылырга, ирешергә тиешлеге, моның өчен аңа нинди киртәләр аша үтәргә кирәклеге күрсәтелә.

Сез ике ил ватандашы, алга таба кайда яшәячәксез?

– Мин алдагысын әйтергә яратмыйм. Әлегә Майамида яшим. Киләчәктә ничек буласын әлегә әйтә алмыйм. Аллага шөкер, Америка ватандашы булдым. Русияне дә мин бик яратам, шуңа күрә, һәр җәйне монда кайтам. Бәлки монда да берәр проект өстендә эшләргә туры килер. Чөнки бик күп режиссерлар белән таныштык. Һәрберсенең үзенең идеясе бар. Беркайчан да киләчәктә ни буласын белеп булмый.

– Шәхси тормышыгыз турында да берни белмибез.

– Минем иң мөһим кагыйдәм – мин шәхси тормышымны күрсәтмим. Элек мин социаль челтәрләрдә шәхси тормышым турында яза идем, ә хәзер юк. Минем иҗатым белән кызыксынган кешеләргә мин бик рәхмәтлемен. Ләкин минем шәхси тормышыма кысылмасалар иде дигән теләктә калам.

– Балаларыгыз бармы? Әллә тормышыгызны күбрәк иҗатка гына багышлыйсызмы?

– Балаларым юк. Мин үземне шәхси тормышка да багышлыйм, ләкин аның турында җентекләп сөйлисем килми.

– Ничә телдә сөйләшәсез?

– Миңа хәзер инглиз телендә сөйләшергә җиңелрәк. Рус, татар телләрен беләм. Испан телен өйрәндем, төрек телен өйрәнә башладым.​

– Кайсы илдә иҗат итәргә ирек күбрәк, Русиядәме, Америкамы?

– Русиядә дә бик күп юнәлешләрдә җырлаучы җырчылар бар. Шуңа элеккеге вакытка караганда, монда кайтырга җиңелерәк, киемең, үз-үзеңне тотышыңны ошатмыйча куып чыгарырлар диеп куркырга кирәкми. Минемчә, бездә әле дә җырчының киеменә бәйләнү бар, бу минем өчен элеккедән калган кануннар. Ә менә Америкада син бөтенләй ирекле.

– Русиядә андый ирек кайчан булыр икән?

– Менә анысын мин әйтә алмыйм. Ләкин, минем уйлавымча, бу юнәлештә үсеш бара.

– Америкадагы һәм Русиядәге кино һәм музыка өлкәсен ничек бәялисез?

– Дөресен әйткәндә, рус җыр сәнгатен күзәтеп барырга вакытым юк. Татарларга килгәндә, кайберләре турында ишеткәлим. Элвин Грейны еш ишетәм. Шуннан чыгып, алга китеш, үсеш бар дигән нәтиҗә ясый алам.

– Киләчәктә дә Элвин Грей​ кебек Казанда "Татнефть-Арена" сарайларын тутырган татар җырчылары булыр дип уйлыйсызмы?

– Барсыда артистның үзеннән, аның менталитетыннан, никадәр үзен иркен тотуыннан тора. Әгәрдә син үзеңә ниндә булса чикләүләр куясың икән, син бер кечкенә аудитория өчен генә эшлисең. Ә инде Элвин Грейга килсәк, ул үзен ничек бар, шулай күрсәтә. Һәм хәзер андыйлар күбәячәк.

– Русиядә иҗат, сүз иреге бар, чикләүләр юк дигән нәтиҗә ясыйбызмы?

– Шәхсән минем бернинди дә чикләүләр белән очрашканым булмады.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG