Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларның Хыдырлез бәйрәмендә георгий тасмасы икмәктән өстен булды


Бакчасарайда кырымтатарларның бөтенкырым яз һәм муллык бәйрәме — Хыдырлез үтте.

4 майда Акмәчеттә георгий тасмасын тагып килгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов халыкны сәхнәдән котлады.

"Без Кырым язының биш еллыгын каршыладык. Биш елда күп нәрсә эшләнде. Хаталарыбыз, эшләнмәгән эшләребез дә бар, ләкин барлык йортларда булган тынычлык, татулык с тәрәккыятебезнең нигезе", диде ул.

Эмирали Аблаев (с) һәм Сергей Аксенов
Эмирали Аблаев (с) һәм Сергей Аксенов

Сүзен озын тоткан Кырым мөфтие Эмирали Аблаев "Хыдырлез — кырымтатар бәйрәме, ләкин бу бәйрәмдә төрле диннәр кешеләре катнаша. Күптән түгел безнең православ дусларыбыз Олы көнне бәйрәм итте. Безнең гомер уйнаудан, биюдән генә тормый, мин сезне якынлашкан Рамазан бәйрәме белән котлыйм", диде.

Былтыр Хыдырлез сәхнәсеннән Федерация шурасы депутаты Ольга Ковитиди "Христос воскрес!" дип хәрби башлык киев чыгып халыкны шаккатырган булса, бу юлы Русия думасы депутаты Руслан Бальбек бәйрәмгә георгий тасмасын тагып килеп "Украинадан мөселманнар, Һерсон өлкәсеннән кырымтатарлар килде", диде. Әммә Бальбек сүзләрен раслаучы андый мөселманнар да, кырымтатарлар да күренмәде. Ә менә Краснодар өлкәсенең Тамань ягыннан килгән бер кырымтатар гаиләсе бәйрәмдә бар иде.

Сәхнәгә менгән хакимият төркемендә Кырымның элекеге баш прокуроры, хәзер Русия думасы депутаты булган Наталья Поклонская, Кырым Дәүләт шурасы вице-спикеры Эдип Гафаров, Кырым инженер-педагогия университеты ректоры Чингиз Якубов, Бакчасарай район җитәкчелеге һәм башкалар да күренде.

Хыдырлез

Хыдырлез – Хыдыр һәм Ильяс исемле ике изгенең исемененнән килеп чыккан сүз. Бу ике изге җирне ел буе әйләнеп ике яктан килеп очрашкан көнне, 4 майны кырымтатарлар муллык, Хыдырлез бәйрәме дип йөртә. Бу көнне алар түгәрәк калакайны (икмәкне) калкулыктан тәгәрәтеп җибәрәләр. Калакай йөзе белән өскә карап ятса, ел мул булачак дип фаразлана.

Хыдырлез бәйрәме Мәскәү Кырымны аннексияләгәнгә кадәр Кырымтатар мәҗлесе катнашында зурлап бәйрәм ителә иде. 2014 елның 3 маенда кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилевне Кырымга кертмәгәннән соң үткәрелгән Хыдырлез бәйрәменә Кырымтатар мәҗлесе кырымтатарларны килмәскә өндәде. Ул чакта Хыдырлез бәйрәмен оештыруда Бакчасарай районына шефлык иткән Татарстанның зур көч һәм акча сарыф итүе бушка булып чыкты, кырымтатарлар протест йөзеннән бәйрәмгә килмәде.

Элекке елларда Хыдырлезга Татарстаннан да җырчылар килгән булса, соңгы ике елда алар бу бәйрәмдә күренми.

Кырымны аннексияләгән Мәскәү тарафыннан тыелган Кырымтатар мәҗлесе Кырымда Русиядән билгеләнгән җитәкчеләрнең Хыдырлез һәм башка шундый милли чараларны кырымтатарларның матур тормышын сурәтләү өчен кулланганын белдерде.

Соңгы вакытта мондый чараларга кырымтатар оешмаларыннан инде оешкан бер төркем "җитәкчеләр" даими җәлеп ителә башлады.

Гадәттәгечә, хакимият аларны алдагы сафларга чыгарып күрсәтеп тора.
Бу юлы алар Хыдырлез бәйрәменә үз юлбашчыларына ияреп георгий тасмасын тагып килгән булса, аларны 1 май чараларындагы кебек 9 май бәйрәмендә дә алдагы сафларда көтәргә мөмкиндер.

XS
SM
MD
LG