Accessibility links

Тикшерү комитеты "Шереметьево"дагы һәлакәтнең төп версияләрен атады


Тикшерү комитеты 5 май кичендә "Шереметьево" һава аланында 41 кешенең гомерен өзгән очкыч һәлакәте сәбәпләре турында төп версияләрне атады.

Комитет белдерүендә түбәндәге версияләр атала:

  • очучыларның, диспетчерларның һәм очкычны техник яктан тикшергән кешеләрнең тиешле дәрәҗәдә квалификациягә ия булмавы,
  • очкычтагы җитешсезлек,
  • һава шартларының начар булуы.

"Аэрофлот" ширкәтенең Мостай Кәрим исемен йөртүче "Сухой Суперджет"очкычы Мәскәүдән Мурманскига очып киткәннән соң бераздан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Төшеп утырганда ул җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Очкычның арткы өлешендәге кешеләр һәлак булды. Исән калганнар алгы өлештәге ишекләрдән кабартыла торган җайланмалар аша эвакуацияләнде.

Очкычны идарә иткән Денис Евдокимов Baza-га белдерүенчә, очкычның кайбер җиһазлары сафтан чыккан һәм җирдәгеләр белән элемтә өзелгән. Очучылар кире һава аланына кайтырга булган һәм тулы ягулык белән төшеп утырган.

XS
SM
MD
LG