Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шри-Ланкада террор оештыручыларның барысы да йә үтерелгән, йә тоткарланган


Үтерелүчеләрнең төгәл саны әйтелми. 70тән артык кеше сак астында тотыла.

Шри-Ланкада террор гамәле оештыруда катнашучылар йә үтерелгән, йә тоткарланган. Бу хакта ил хакимияте хәбәр итте. Үтерелүчеләрнең төгәл саны әйтелми. Сак астында 70тән артык кеше тотыла. Полиция башлыгы Хандана Викрамаратне сүзләренчә, үтерелгәннәр арасында террорчылар өчен "бомба ясаучы ике белгеч" бар. Яңа һөҗүмнәрдә кулланылырга ниятләнгән шартлаткыч җайланмалары алынган.

Шри-Ланкада 21 апрель иртәсендә, Олы көн якшәмбесе вакытында чиркәүләрдә һәм кунакханәләрдә алты шартлау булды. Соңрак Коломбода тагын ике бомба шартлады. Шри-Ланка хакимияте шартлаулар өчен җаваплылыкны җирле "Җәмәгать әт-Тәүхид әл-Ватани" җиһадчы төркеменә йөкләде. Террор гамәле өчен җаваплылык алуы турында шулай ук "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме (Русиядә тыелган) дә белдерде. Фаҗигадә 359 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG