Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлназ Гафурова: "Уникенче катка менәм, сикерәм" җырлары белән киләчәк юк"


Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов

Милли киемнәрдән чыгыш ясаучы җырчы Гөлназ Гафурова җырлары аша балалар тәрбияләүдә үз өлешен кертергә тели. Мәктәптә бер укучым, “Уникенче катка менәм, сикерәм, әйдә минем белән сикер, рәхәт булачак, дип җырлый. Миндә каз тәннәре чыкты”, дип сөйләде Азатлыкка җырчы Гөлназ Гафурова.

“Никах көне”, “Уйла мине” җырлары белән халык күңелен яулаган “Мәхәббәт” дуэтындагы Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов яңадан сәхнәгә кайтып, милли стильдә чыгыш ясый башлады. Югалып торуларының сәбәбен, мондый юнәлештә чыгыш ясарга нәрсә этәргәнен ачыклар өчен, Гөлназ Гафурова белән әңгәмә кордык.​

– Гөлназ ханым, эстрададан югалып торуыгызның сәбәбе нидә?

– Югалып та тормаган кебек. Безнең турыда “югалдылар”, дип әйтәләр икән, димәк югалганбыз инде. Дөресен әйткәндә, мин декрет ялында булдым. Башта улым Мөхәммәтне, аннан кызым Җәннәтне таптым. Кечкенә чакларында бөтен мәхәббәтемне, җылымны, назымны бирү өчен, үземне аларга багышладым. Шуңа күрә дә Вәли белән без дуэт буларак эшләүне кичектереп тордык. Артистларга гел гастрольдә, концертларда йөрергә кирәк бит. Без аны мөһим әйбер итеп күрмәдек.​

Гөлназ Гафурова
Гөлназ Гафурова


– Милли стильдә иҗатыгызны яңартырга кем киңәш итте? Бу нәрсәгә бәйле?

– Киңәш итүче булмады. Дөресен әйткәндә, бу минем күптәнге хыялым. Аллага шөкер, чынга аша башлады. Мин кичкенәдән татар халык җырларын башкарып, конкурсларда катнаша идем.

Миңа 14-15 яшьләр булгандыр, “Син сазыңны уйнадың” җырына иң беренче клибым дөнья күрде. Шулай ук халык җырларын башкарып, мин Казанда укырга кердем. Әлегә кадәр исемдә, ул вакытта Шамил Закиров Камал театры мөдире иде (урыны җәннәттә булсын) мине Фәрит Бикчәнтәев труппасына укырга алгач, минем хакта: “Безнең булачак Мәйсәрә”, дип әйткән иде. Әмма тормыш үзенчә юл күрсәтте. Мин Камал театрында ул рольне уйнамадым. Чакырулар да булды, ләкин барып чыкмады. Шулай да “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрә ролендә мин “Казан” бию ансамбле мюзиклында менә инде 15 елга якын чыгыш ясыйм.

Ул вакытта ук мин үземне милли стильдәге җырчы итеп күрә идем. Җыр бәйгесендә җиңеп, 16-17 яшемдә “Барс Медиа”га эләктем. Яшь башым белән поп-музыка, эстрада юлына киттем. Анда “Уйлыйм көнен, уйлыйм төнен”, дип исемләгән беренче альбомым чыкты. Ләкин яшьләр стилендә эшләсәм дә, күңелемдә милли иҗат алып бару хыялы бар иде. Ул хыял белән параллель рәвештә барганмын дип әйтергә була, чөнки Казан Филармониясендә ничә еллар дәверендә эшләп, халык җырларын башкарам.

Хәзерге образым, җырларым минем бүгенге күңел халәтемне чагылдыра. Мин – ике бала анасы. Үзем дә үсәм, җырларым да. Мәсәлән, 15 ел элек булган җырлар, алар бөтенләй башка. Эчтәлеге дә өстен-өстен генә булган кебек, ләкин бүгенге көндә мин бүтән.​


– Репертуарны элек ничек сайлый идегез, хәзер ничек сайлыйсыз?

– Элек репертуарны ул чорга бәйләп, “Барс Медиа” продюсеры белән сайлый идек. Чөнки җырдан хит ясап, күбрәк чыгышлар, халыкка чыгу максаты куелган иде. Бүгенге көндә аның артыннан чапмыйм. Мин үз иҗатыма үзем хуҗа һәм хыялымны чынга ашырыга тырышам. Барлык уйлаган, туплаган сандыкны, татар халкының затлы мирасын, сәхнәгә чыгарырга телим. Мин аңлыйм, бәлки бу бөтен кешегә дә кирәк тә түгелдер, әмма киләчәк буын өчен бу мөһим әйбер дип саныйм.

– Хәзерге татар эстрадасына, музыкада, җырларны башкаруда яңа юнәлешләргә мөнәсәбәтегез нинди?

Гөлназ Гафурова
Гөлназ Гафурова

– Мөнәсәбәтем яхшы. Һәрбер кешенең үзенең яраткан әйбере була бит. Кемдер кызыл төсне, кемдер зәңгәрне, чәчәкләрнең, ризыкның төрлесен ярата, музыкага килгәндә дә шулай. Һәрбер артистның үз тамашачысы бар. Моңа мин тыныч карыйм. Үзем дә төрле музыканы тыңларга яратам, ләкин ул иң беренче чиратта, мәгънәле булсын, яхшылыкка өндәсен дим.

Мәктәптә музыка укытучысы булып эшләгәч, кайбер балалар үз теләген белдереп, “Менә мондыйрак җыр җырлыйсы килә”, дип әйтә. Әйдә, күрсәт, тыңлыйм, дип әйтәм. Шулай бервакыт бер бала менә мондый эчтәлекле җыр җырлый башламасынмы: “Уникенче катка менәм, сикерәм, әйдә минем белән сикер, рәхәт булачак”, ди. Миндә каз тәннәре чыкты. Мондый җырларны яшьләр тыңлый икән, безнең киләчәк юк, дип уйлыйм. Бу бик куркыта.

Бүгенге көндә музыка һәм җырлар тәрбиягә үз өлешен кертә. Минем балаларымның начарлыкка өнди торган җырларны тыңлавын теләмәс идем. Алар аны аңлы рәвештә кабул итмиләр, әмма ул башка сеңеп кала, шуңа күрә дә яшүсмерләр уйламыйча, начар адымнар ясыйлар.

Киләчәктә минем уйландыргыч, тәрбия бирә торган җырлар яздырасым килә. Тормышны дөрес күрү, киңәш итү юнәлешендә. Бу минем уемда бар, әмма әлегә сер булып калсын.​


– Фольклор дуэт, миллилек татар сәхнәсендә җитәрлекме?

– Безнең татар эстрадасында акыллы, матур җырлар яңгырый. Артистлар үзләрен сәхнәдә тыйнак тоталар. Мисалга чит ил телевидениесен китерсәк, аны бит карарлык түгел. Балаларга бик тәэсир итә торган клиплар күрсәтәләр. Без булмасак, әхлакый тәрбия бирүгә өлешебезне кертмәсәк, кем эшләр дибез.

Миллилек җитәрлек дип төгәл әйтеп булмый. Кеше бит шундый, безгә һәрвакыт җитми кебек, күбрәк кирәк. Күбрәк булган саен, тагын да әйбәтрәк. Безнең эстрада да фольклор ансамбльләр бар. Алар татар халкыбызның йөзе, бик дәрәҗәле, сыйфатлы эшлиләр. Мин моңа бик шатмын. Шунысы аяныч, элекке татар музыкаль уен коралларыбыз югалды, кубыз, думбра да юк, башкортларда курай бар, афәрин аларга. Хәзер бездә баян гына.


– Халык бу стильдә эшләвегезне ничек кабул итә?

– Халык бик яхшы кабул итә. Татар халкына бүгенге көндә дә хас булган тыйнаклык бездә дә бар. Күбесе, “Эх, мин дә шулай киенеп йөрер идем, ләкин кайда йөрергә?”, дип әйтә. Сәхнә кешесе булгач, мондый образларым белән сәхнәдә миңа уңайлы, әмма халыкның да шулай йөрисе килә. Бәлки, театрларга, мөселман киносы фестивальләренә киенеп барырга буладыр. Мин инде аларга: “Мәҗлесләр, никахлар, туган көннәрдә шулай киенегез. Ул үзегездән тора”, дип җавап кайтарам.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG