Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэры Илсур Метшинның хатыны иреннән 11 тапкыр күбрәк акча эшләгән


Илсур Метшин һәм Гөлнара Метшина
Илсур Метшин һәм Гөлнара Метшина

Казан шәһәре башлыгы үзенең декларациясендә былтыр 5,3 млн сум акча эшләве турында белдерелгән. Хатынының кереме 11 тапкыр артыграк.

Казан мэрының хатыны Гөлнара Метшина 2018 елда 59 млн сумнан артык акча эшләгән. Бу шәһәр мэриясе сайтында урнаштырылган декларациядән күренә. Илсур Метшин былтыр 5,3 млн сум акча эшләгән.

Шәһәр башлыгыгың 272 дүрткел метрлы фатиры, 174 дүрткел метрлы йорты, ике җир кишәрлеге (берсе өлешчә аныкы) һәм гаражы бар. Моннан тыш, Илсур Метшин кулланышында 558,5 дүрткел метрлы йорт, ГАЗ 24, М21 һәм ГАЗ 69 машиналары бар. Гөлнара Метшинаның милке булып җир кишәрлегенең һәм торак йортның бер өлеше, Фольксваген машинасы санала.

2017 ел белән чагыштырганда, Илсур Метшин кереме якынча бер млн сумга арткан, ә аның хатыныныкы, киресенчә, 31 млн сумга кимегән. Шулай итеп, Казан мэры гаиләсенең гомум кереме 2017 ел белән чагыштырганда 30 млн сумга кимегән.

Күптән түгел Татарстан президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханованың 2018 елда иреннән 18 тапкыр күбрәк акча эшләве билгеле булган иде.

XS
SM
MD
LG