Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә журналист Сергей Доренко һәлак булды


Сергей Доренко
Сергей Доренко

Ул мотоциклда казага юлыккан диелә.

Мәскәүдә күренекле журналист Сергей Доренко һәлак булды. Медиа язуынча, ул мотоциклда барганда аны идарә итә алмыйча казага юлыккан. Аны хастаханәгә алып киткәннәр әмма табиблар аны коткарып кала алмаган.

Доренкога 59 яшь иде. Ул 1959 елда Керичтә туган. 1990-нчы еллар ахырында 2000-нче еллар башында үзәк телевидениедә Владимир Путин көндәшләренә каршы тапшырулар алып барды, моның өчен аны "медиакиллер" дип тә атадылар. Соңгы елларда "Говорит Москва” радиосының баш мөхәррире булып эшләде.

XS
SM
MD
LG