Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарга очучы Sukhoi Superjet очкычы "Шереметьево"га кире кайткан


SSJ 100 очкычы
SSJ 100 очкычы

Кайбер мәгълүматларга караганда, пилотлар кабинасында куркыныч булмаган басым барлыкка килү белән бәйле проблем туган. Шуңа күрә очкычны кире Мәскәүгә борырга булганнар.

Дүшәмбегә каршы төндә Мәскәүдән Самарга юнәлгән Sukhoi Superjet 100 (SSJ 100) очкычы "Шереметьево" һава аланына кире кайткан. Бу Flightradar хезмәте мәгълүматларыннан күренә. Пилотлар очкычны Владимир шәһәре тирәсендә кирегә борган.

Очкыч "Аэрофлот" ширкәтенә карый, әмма әлегә анда бернинди дә аңлатма бирмиләр.

Самар һава аланының онлайн-таблосында әлеге очыш булмый дип язылган. Самардан Мәскәүгә очарга тиешле SU 1207 очышы да булмый диелгән.

Соңрак Интерфакс Мәскәү һава аланындагы чыганакларына сылтанып, очкычта пилотлар кабинасында куркыныч булмаган басым барлыкка килү белән бәйле проблем туган дип язды. Шуңа күрә Superjet Шереметьевога кире кайткан.

5 майда Мостай Кәрим исемен йөрткән Sukhoi Superjet 100 очкычы Шереметьевога әйләнеп кайтты һәм һава аланына төшкәндә яна башлады. Нәтиҗәдә 41 кеше һәлак булды. Әлеге хәлдән соң Русия хөкүмәте әлеге очкычларны куллануга чикләүләр кертмәде, әмма "Аэрофлот" ширкәте рейсларны алмаштыра башлады. Бер атна эчендә ширкәт SSJ 100 очкычларының 50ләп очышыннан баш тартты.

XS
SM
MD
LG