Accessibility links

Кайнар хәбәр

Помпео Мәскәүгә эш сәфәреннән баш тарткан, Сочига гына бара


Майк Помпео
Майк Помпео

Помпео Мәскәү сәфәре урынына Европа берлеге вәкилләре белән Иран һәм башка темаларга Брюссельдә сөйләшүләр уздыра. Сишәмбе Сочида Путин һәм Лавров белән очрашырга җыена.

АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео Русиягә эш сәфәре кысаларында Мәскәүгә барудан баш тарткан. Бу хакта Дәүләт департаментына сылтанып Reuters яза. Помпео Европа берлеге вәкилләре белән Иран һәм башка темаларга Брюссельдә сөйләшүләр уздыра.

Америка дәүләт секретаренең Русия президенты Владимир Путин һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән Сочида сишәмбегә планлаштырылган очрашуы булачак. Вашингтон белдерүенчә, анда "ике һәм күп яклы проблемнарның бөтен спектрлары" турында сөйләшү узачак.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Лавров һәм Помпео Сүрия, Венесуэла һәм Украинадагы вазгыятьләрне дә кертеп, актуаль халыкара проблемнар турында фикер алышачак дип язган иде.

  • Дүшәмбе Мәскәүдә Майк Помпео АКШ илчелеге хезмәткәрләре, бизнес вәкилләре һәм Америка студентлары белән очрашырга ниятләнгән иде.
  • Узган атнада Помпео Лавров белән Финляндиядә Арктик шура утырышы мәйданында очрашты. Икесе дә сөйләшүне яхшы һәм конструктив дип атады.
  • 7 майда Дәүләт департаменты башлыгы Берлинга эш сәфәреннән көтмәгәндә баш тартты. АКШның Германиядәге илчелегендә моны "ашыгыч мәсьәләләр" хәл итәргә кирәклеге белән аңлатты. Помпео Берлинга якын араларда килер диелде. Шул ук көнне ул Гыйракка китте. Аның бу эш сәфәре алдан планлаштырылмаган иде.
XS
SM
MD
LG