Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләрне сак астында тоту вакыты озайтылды


"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләр (архив фотосы)
"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләр (архив фотосы)

13 майда мәхкәмәләрдә тугыз кырымтатар эше каралды. Аларны сак астында тоту өч айга озайтылды. "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган тагын 15 кешене сак астында тотуны озайту карары сишәмбе чыгарга тиеш.

Акмәчет, Ростов һәм Таганрогтагы мәхкәмәләр 15 августка кадәр "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән 24 кешенең тугызын сак астында тотуны озайтты.

Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе 17 апрельдә Херсон өлкәсе белән административ чикне узганда тоткарланган Раим Айвазовны сак астында калдырды. Аның эше элегрәк тоткарланган кырымтатар мөселманнары эше белән берләштерелде.

13 майда ябык тәртиптә узган мәхкәмә утырышыннан соң Раим Айвазовның адвокаты Мария Эйсмонт тоткарлаудан соң ФСБ хезмәткәрләре Айвазовны тезләнергә мәҗбүр итеп, башы яныннан җиргә атканнар дип сөйләде. Аннан соң гына Акмәчеттәге ФСБ идарәсенә алып килеп, тоткарлауны документлаштырганнар. Адвокат ФСБ хезмәткәрләренең бу гамәлләрен хәрби прокуратурада шикаять итәргә җыена.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүче калган мөселманнарны сак астында тотуны озайту карары 14 майда чыгар дип көтелә.

Март ахырында Русиянең ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында тентүләр һәм тоткарлаулар уздырды. Кулга алынган кырымтатарлар - "Кырым бердәмлеге" хокук яклау төркеме активистлары, аларның күбесе интернетта актив язучылар. Барлыгы 24 кеше тоткарланды. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә.

​2014 елда Кырым аннексиясеннән соң кулга алынган яки хөкем ителгән дистәләрчә мөселманның күбесен "Мемориал" хокук яклау оешмасы сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG