Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Путиннан Новосибирскида Сталин һәйкәлен алып куюны сорый


Новосибирскида Сталин сыны ачу тантанасы
Новосибирскида Сталин сыны ачу тантанасы

ТИҮ вәкилләре Новосибирскида Сталин һәйкәлен алып куюны, Җинаять кодексына Сталинга һәйкәл куючыларны җаваплылыкка тарту турында маддә кертүне сорый.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Русия президенты Владимир Путин исеменә ачык хат язды. Активистлар күптән түгел Новосибирскида урнаштырылган Иосиф Сталин һәйкәлен сүтүне сорый.

Алар Сталинны "канлы тиран" һәм "кешелеккә каршы җинаятьче" дип атый. Хатта коллективлаштыру чорында барлыгы 12 млн кешенең үлүе, 1941-1944 елларда 14 халык вәкилләренең репрессияләнүләре турында искә алына.

Сталинга һәйкәл куюны ТИҮдә "Сталин геноцидының дистәләгән миллион корбаннары истәлеген мыскыл итү" дип атыйлар. "Ул корбаннарның балалары, оныклары ниләр кичерә? Ә репрессияләнгән халыклар? Һәйкәл куюны оештыручылар да ул халыкларны хыянәтче дип саныймы? Алар совет халыклары геноцидын оештыручыга һәйкәл куелганын аңлыймы?" дип сорый активистлар.

Алар Сталин һәйкәлен тиз арада сүтүне таләп итә. ТИҮ Владимир Путиннан шулай ук Русия Җинаять кодексына "канлы тиран, СССР халыклары геноцидын оештыручы Сталин һәм аның ярдәмчеләренә һәйкәлләр, истәлек билгеләре кую өчен җинаять җаваплылыгы" кертүне дә сорый.

9 май көнне Новосибирскида КПРФ бинасының ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл ачылды. Әлеге чарада 200ләп кеше килде һәм аларның күпчелеге өлкән яшьтәгеләр иде. Тантанада Новосибирски өлкә комитетының беренче секретаре, Новосибирски мэры Анатолий Локоть катнашкан.

Бу көнне һәйкәл куюга каршы ялгыз пикет та узды.

XS
SM
MD
LG