Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан вице-премьеры Артур Әхмәтханов вафат


Артур Әхмәтханов
Артур Әхмәтханов

Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Артур Әхмәтханов 57 яшендә Уфада вафат булган.

Артур Әхмтхановның вафаты турында республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Дустым китте. Башкорт халкының чын улы. Ул каты авырды. Ахырга кадәр көрәште", дип язды Хәбиров.

Полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов вице-премьер вазифасына былтыр октябрьдә билгеләнгән иде. Ул куәт оешмалары эшен контрольдә тоту, иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнде.

Артур Әхмәтханов 1962 елда Салават районында туа. Төрле елларда Уфа полиция бүлекләрендә эшли, алты елга якын Башкортстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясен җитәкли, республика эчке эшләр министры урынбасары булып эшли.

2008-2016 ел ул Төньяк Осетия эчке эшләр министры була. Төньяк Кавказ бүлгесендә Әхмәтханов эчке эшләр министры вазифасында иң озак эшләүчеләрнең берсе була.

XS
SM
MD
LG