Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәриф Камал музеенда Луиза Янсуар җитәкчелегендә Татар китабы йорты ачыла


Шәриф Камал музее
Шәриф Камал музее

Казанда Шәриф Камал музее төзекләндерелгән, анда тиздән Татар китабы йорты ачылачак.

14 майда Татарстан мәдәният министрлыгында Шәриф Камал музей-йортында Татар китабы йорты ачылышы турында фикер алышу булган. Анда мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Милли музее мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова һәм Шәриф Камал музей-йортына җитәкче итеп билгеләнгән Луиза Янусуар катнашкан.

Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татар китабы йорты татар әдәбияты белән кызыксынган кешеләр өчен мәйдан булачак. Биредә татар китабы барлыкка килү тарихына багышланган экспозиция дә, классик язучыларның шәхси китапханәләре, әйберләре дә, китап кибете дә, типография, медиа-үзәк тә урнашкан. Моннан тыш, китап йортында балалар бүлеге бар, анда виртуаль планшетка татар балалар китаплары җыелган, балалар театры һәм уеннар да булыр дип ниятләнә.

Татар китабы йортының ачылыш көне әлегә билгеләнмәгән. Аңа шулай ук матур һәм гади яңгырашлы исем дә эзлиләр.

Шәриф Камал музей-йорты Казанның Островский урамында урнашкан. Язучы биредә 1920-1940нчы елларда яшәгән, аның фатирына татар язучылары, галимнәре, мәгърифәтчеләре җыелган. Фатир язучы үзе исән вакытта нинди булса, шул рәвешле итеп торгызылган, истәлекле мохит тулысынча сакланган.

Шушы көннәрдә әлеге музейның мөдире итеп шагыйрә һәм журналист Луиза Янсуар билгеләнде. Ул Татар йортын да җитәкләячәк.

XS
SM
MD
LG