Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда чиркәү төзелешенә каршы активистларны полициягә чакыралар


Екатеринбурда чиркәү төзелешенә каршы чара
Екатеринбурда чиркәү төзелешенә каршы чара

Екатеринбурда дүшәмбедән бирле шәһәр үзәгендә изге Екатерина соборы төзелешенә каршы килештерелмәгән урам чаралары уза. 14 май киченә 28 кеше тоткарланган, чәршәмбе активистларны полициягә чакыра башлаганнар.

"Екатеринбур парклары һәм бакчалары" төркемен оештыручы Анна Балтинаны полициягә алып киткәннәр. Бу хакта "МБХ Медиа"га хокук яклаучы Сергей Зыков сөйләгән. Балтина Свердловски өлкәсе губернаторы белән очрашуда катнашкан иде. Губернатор Екатеринбур үзәгендә православ чиркәве төзелешенә каршы торучылар белән күрешеп сөйләште.

Зыков сүзләренчә, полициягә шулай ук Виктор Бармин, Екатерина Лахтикова һәм Ярослав Ширшиков та чакырылган. Сәбәпләре аңлатылмый. Әмма телдән генә "массакүләм тәртипсезлекләр" турында сүз йөртәләр дип язды "Ачык Русия"нең Свердловски өлкәсе бүлекчәсе рәисе Владислав Постников Facebook-та.

66.ru сишәмбе тоткарланучылар арасына Сергей Пермяков, Кира Килеева, Сергей Тимофеев, Леонид Яковлев, Айдар Исламов бар дип язды.

Екатеринбурда чиркәү төзелешенә каршы чара дүшәмбе башланды. Бу көнне төзелеш урыны койма белән уратып алынган иде. Җирле халык драма театры алдындагы бакчаны юк итүгә каршы. Сишәмбе төнгә таба ОМОН урам чарасында катнашучыларны куа башлады. 28 кеше тоткарланды, алар арасында балигъ булмаганнар да бар. Тоткарлау вакытында полиция махсус чаралар кулланды. Зыян күрүчеләр бар, берничә кешене ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр дип сөйләде Сергей Зыков.

13 майда дүрт кешене тоткарлап, икесенә берешәр мең сум күләмендә штраф салынды. Сишәмбе чиркәү төзелешенә каршы булучылар һәм аны яклап чыгучылар белән Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашов очрашты. Соңрак вице-губернаторв Сергей Бидонько чиркәү төзелеше урынын күчерү өчен хакимиятләрнең нигезе юк дип белдерде. Түрәләр ягыннан компромисс буларак ул шәһәрдә башка яшел мәйданнар булдыруны атады.

15 май гыйбадәтханә төзелешенә каршы торучылар кичке сәгать тугыздан драма театры алдында флешмоб оештырырга җыена. Алар гирляндалар, фонарьлар, неон беләзекләр кабызып, "вазгыятькә ачыклык кертмәкче".

XS
SM
MD
LG