Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар ифтары: "Күршеләрем ураза тота, үзем – чукынган"


Ифтарда катнашучылар
Ифтарда катнашучылар

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте журналистларны ифтарга җыйды. Ураза тоткан каләм ияләре белән бергә авыз ачу табынында башка дин вәкилләре дә утырды. Алар исламда булган фарыз гамәленең шартлары белән өлешчә булса да таныш икән.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең ел саен журналистлар өчен үткәрә торган ифтарны бик тә либераль мәҗлес дип атарга мөмкин. Чөнки авыз ачуга чакыру алу өчен медиа вәкиленә ураза тоту, хәтта татар-мөселман булу да шарт түгел. Мөфтият табын янына барысын дәшә, иң мөһиме – каләм иясе ислам тирәсендәге теманы яктыртып барырга тиеш. Быел да бу тәртип үзгәрмәде, әмма чыгармасыз түгел – Рамазан аеның тугызынчы авыз ачу мәҗлесендә, мәсәлән, Казанның "Эфир" компаниясендәге алып баручы Алексей Кулешов юк иде, 39 яшьлек ирнең ике ай элек йөрәге тибүдән туктады.

"Алексей безнең күп темалар буенча белгеч иде, шул исәптән исламга кагылышлы мәсьәләләрне яхшы аңлады, хәзер телекомпаниябездә андый кеше юк, без "мөселман" журналистын эзлибез", диде ашханәгә килгән "Эфир"ның яңалыклар хезмәте мөдире Дмитрий Аверкиев.

Мөфти Дмитрий Аверкиевка рәхмәт хатын тапшыра
Мөфти Дмитрий Аверкиевка рәхмәт хатын тапшыра

Татарстан телеканалының берсендә эшләүче урыс журналисты бу чакыру минем өчен көтмәгәндә булды ди: "Мин православ уразасын тотам, мөселманнарныкы белән таныш, чөнки апаның ире уразада. Монда чакыргач аптырадым, әмма килдем. Белүемчә, рузәле кешегә төнлә генә ашарга мөмкин".

"Российская газета" хәбәрчесе Олег Платонов ислам диненең фарыз гамәле турында күбрәк хәбәрдар:

Олег Платонов
Олег Платонов

– Кояш чыгудан алып, баеганчыга кадәр ашау-эчү тыела, аны кышын тоту җиңелрәк. Православ уразасы белән чагыштырганда, мөселманнарныкы гадирәк кебек, минемчә. Мин үзем ураза тотучы түгел, кайбер көннәрне кайбер ризыктан баш тартам, ит әйберләреннән мәсәлән.

Федераль басмаларының берсендә хезмәт итүче Наталья Спиридонова ураза тотучылар "камалыш"ында яши икән.

Бөтен күршеләрем рузәдә, киленебез ураза тота, үзем – чукынган

– Минем бөтен күршеләрем рузәдәге кешеләр, киленебез ураза тота, үзем – чукынган, постларның беренче һәм соңгы атнасын үтәргә тырышам. Мин Казанда туып үскән, татарларны яратам, алар бик юмарт, кунакчыл, акыллы, тәртипле. Башка төбәкләрдә мөселманнар аерым, христианнар аерым яшәсә, бездә алай түгел, бер-беребезне дини бәйрәмнәр белән тәбриклибез.

Ничек кенә булмасын, диния нәзарәте үткәргән ифтарда күпчелекне татар журналистлары тәшкил итте. Мәҗлестә катнашкан җитмешләп кеше арасында биш-алтысы гына урыслар иде.

Ифтарда катнашучылар
Ифтарда катнашучылар

Быелгы ифтар мәҗлесендә кайбер үзгәрешләр дә булды. Беренчедән, ул яңа урын – "Тантана" дип аталучы ашханәдә узды, икенчедән, башка елларда сыман республика медиасының югары җитәкчеләре күзәтелмәде диярлек. Кунаклар арасында иң "кәттәсе" – Татарстан президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова. Тик хатын-кыз булгангамы, Галимованы мөфти янына утыртмадылар. Түргә күптән түгел "Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәррире вазифасыннан бушатылган, хәзер "Татарстан" телеканалында хезмәт итүче Миңназыйм Сәфәров, Миңнехановның матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров һәм "Татар информ" агентлыгы башлыгы Шамил Садыйков чакырылды.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин башта Коръән укып дога кылды, аннары ураза фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде. Шунысы кызык, мөфтигә каләм ияләре тарафыннан сорау бирүче булмады, моңа ураза тоткан журналистларның унсигез сәгатькә сузылган ашау-эчүдән тыелып тору тәэсир иткәндер күрәсең, ә инде рузәдә булмаган кешегә мондый темалар кызык түгел.

Ифтарда катнашучылар
Ифтарда катнашучылар

Шулай да, Сәмигуллин кичәне алып баручы Марсель Әхмәдуллин сорауларына җавап бирде. Мисал өчен, "Рамазан" яисә "Рамадан" дип язу дөресме? Мөфти "урысча без "д", татарча "з" белән язабыз, ике вариант та дөрес", дип җиткерде. Сәмигуллин, "кызлар өчен "Мозаффария" мәктәбен төземәскә булдык, ул бинада "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең кызлар бүлеге булырга тиеш" дигән, моннан 2-3 ай элек әйткән фикерне кабатлады һәм "без хәзер Гагарин урамында йорт карыйбыз, анда 2,5 гектар, шунда киләчәктә зур мәктәп төзү нияте бар", дип әйтте.

Азаннан соң кунаклар авыз ачты, егермеләп кеше ахшам намазы укыды. Быелгы чараның тагын бер үзенчәлеге – өстәл артында утыручы медиа вәкилләре арасында викторина уйнатылды. Ислам диненә бәйле сорауларга тиз һәм дөрес итеп җавап бирүче биш журналистка "Хозур" нәшрият йорты бастырган китаплар бүләк иттеләр.

XS
SM
MD
LG