Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия югары квалификацияле мигрантлар кабул итүне гадиләштермәкче


Мигрантлар урыс теленнән имтихан бирә. Архив фотосы
Мигрантлар урыс теленнән имтихан бирә. Архив фотосы

Русия икътисади үсеш министрлыгы илгә югары белгечлекле мөһаҗирләрне күбрәк җәлеп итү ысуллары турында уйлана. Әмма экспертлар министрлык тәкъдимнәре вазгыятьне үзгәртмәс, чөнки югары квалификацияле белгечләр Русиядә даими яшәргә кызыкмый дип саный.

Русия икътисади үсеш министрлыгы чит илдән югары квалификацияле белгечләрнең эшкә килү тәртибен гадиләштерүне тәкъдим итә. Бу хакта министрлыкка сылтанып Коммерсантъ яза.

Икътисади үсеш министрлыгы югары квалификацияне билгеләүче хезмәт хаклары чиген түбәнәйтүне (хәзер ул өлкәсенә карап, кимендә 58 мең сум, 83 мең сум һәм 167 мең сум тәшкил итә), эшченең эш тәҗрибәсен һәм белгечлеген читтән торып расларга рөхсәт бирүне тәкъдим итә. Моннан тыш, Русия югары уку йортларын тәмамлаучы чит ил кешеләренә гадиләштерелгән тәртиптә ватандашлык бирү тәкъдиме дә бар.

Газет сораштырган экспертлар бу гына илдәге мөһаҗирлек агымын үзгәртмәс, чөнки югары квалификацияле белгечләр Русиядә даими яшәүгә кызыкмый дип саный.

2018 елны чит илдән югары квалификацияле белгечләргә Русиядә эшләү өчен 28,2 мең рөхсәт бирелгән.

Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) Социаль анализ һәм фаразлау институты мәгълүматларына караганда, Русиягә килеп озакка калучы мигрантлар саны илнең яңа тарихында иң түбән дәрәҗәгә җиткән. 2018 елда Русиягә нибары 124,9 мең чит ил кешесе килгән. 2017 ел белән чагыштырганда, илгә килүчеләр саны дүрт процентка кимегән, ә илдән чыгучылар саны 17 процентка арткан.

XS
SM
MD
LG