Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиягә чикләүләрне киңәйтте


Украина премьер-министры Владимир Гройсман
Украина премьер-министры Владимир Гройсман

Чикләүләр кайбер сәнәгать тауарларына, минераль ашламаларга, транспорт чараларына, кайбер төр авыл хуҗалыгы тауарларына кагыла.

Украина хөкүмәте Русиягә карата чикләүләрне киңәйтүен белдерде дип хәбәр итә украин матбугаты. Бу элек Русия керткән чикләүләргә каршы җавап чаралары дип белдерелә.

Украинаның икътисади үсеш министры Степан Кубиев сүзләренчә, чикләүләр кайбер сәнәгать тауарларына, минераль ашламаларга, транспорт чараларына, кайбер төр авыл хуҗалыгы тауарларына кагыла.

Чикләүләр исемлегенә кертелгән тауарлар импорты тыялачак. Русиянең башка тауарларына 1 августтан махсус салым салына башлаячак.

Икътисади үсеш министры фикеренчә, әлеге чаралар "Украинадан капиталның агрессор дәүләткә агуын туктатырга", бюджетны тулыландырырга, украин җитештерүчеләренә ярдәм итәргә һәм яңа эш урыннары булдырырга тиеш.

18 апрельдә Русия хөкүмәте Украинага карата кайбер чикләүләр керткән иде. Аерым алганда Украинага нефть һәм нефть тауарлары сату тыелды.

XS
SM
MD
LG