19 майда Казанда "Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк" дип аталган конференция уза. Анда белем бирү оешмаларында хокукларны яклау, милли һәм дини тәрбия, полилингваль белем бирү, мәктәпләргә татар телен кайтару мәсьәләләре күтәреләчәк.
Моннан тыш, баланы өйдә укытуның өстенлекләре һәм кимчелекләре, мәктәптә яулык кию өчен тулы хокуклар, татар телле мөселман зыялысын тәрбияләү кебек темаларга фикер алышулар булачак.
Конференциядә мөселман дине әһелләре Рөстәм Вәлиуллин, Айрат Әюпов, Айдар Карибуллин, адвокат, хокук яклаучы Руслан Нәгыев, галимнәр Дамир Исхаков, мәгариф белгече Марат Лотфуллин, тарихчы, татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, "Татар ата-аналары" оешмасы вәкиле, укытучы Ксения Зарипова, Чирмешән районы җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Галиева, "Балакай" балалар бакчасы мөдире урынбасары Рәмзия Шәрәфиева чыгыш ясаячак.
Җыен "Мәгариф" берлеге, Татарстан Аксакаллар шурасы, "Тат Полит" концептуаль мәйданчыгы, "Татар ата-аналары" төркеме ярдәмендә оештырыла.
Чара Казандагы Grand Hotel кунакханәсенең "Салих Сәйдәшев" залында иртәнге 10:30да башлана. Конференциядә катнашыр өчен теркәлергә кирәк.
Узган елның 18 ноябрендә Казанда Татар ата-аналары төркеме зур җыенын уздырган иде. Анда 227 кеше катнашты. Милли телләрне гариза нигезендә генә укытуга калган шартларда туган телдә тәрбия бирүне ничек оештырырга, татар телле ата-аналарга ничек хокукларын якларга дигән сораулар күтәрелде.