Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Идел саегуга түрәләр гаепле"


Саеккан Идел
Саеккан Идел

Татарстанның балыкчылар федерациясе рәисе Нияз Әхмәтов республикада елгаларның саегуы сәбәпле җинаять эше ачуны сорый. Ул экологик фаҗигадә махсус комиссиядә катнашучы Татарстан вәкилләрен гаепле саный. Аның сүзләренчә, Татарстан түрәләре Мәскәү алдында республика мәнфәгатьләрен яклый алмаган.

Идел елгасын күргән гади кешеләр дә экологик фаҗига булуын абайлый. Су дәрәҗәсе ике-өч метрга төшкән. Ә киңлеге бөтенләй кызганыч манзара тудыра. Яр буйлары корый башлаган, ә елганың уртасында утраулар барлыкка килгән. Идел буенда яшәүче Наил Шәмсетдинов Азатлыкка гаҗәпләнүен яшермәде.

"Ике метрдан артык су юк. Уылдыклар бөтенләй калмаган инде монда. Әнә, тегендә, камышта калган. Бер-ике елдан монда балык булмаячак. Быелгы уылдыклар инде юк. Болай да балыклар аз иде. Хәзер монда сазлык кына", дип сөйләде Шәмсетдинов.

"Бер-ике елдан Иделдә балык булмаячак"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

Елгаларда суның саегуы Куйбышев сусаклагычыннан суны күпләп җибәрү белән бәйле. Бу су басу куркынычыннан куркып эшләнә. Элек сусаклагычта суның биеклеге 53 метр булса, хәзер ул 50 метр тирәсе генә. Нәтиҗәдә, Идел генә түгел, Казансу, Зөя, Чулман, Мишә елгалары да саекты.

"Сусаклагычның экосистем функциясе юкка чыга. Мисал өчен, һава чистарту, шәһәрне эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итү функциясе бозыла. Хәзер сайлыклар корый, сазлыклы җир-сулар, гидробиоценоз юкка чыга. Балыкларга килгәндә, быел уңыш булмаячак. Чөнки суны киметү уылдык чыгару вакытына туры килде", дип белдерде КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Миһаҗева “Идел.Реалии”га.

Әмма түрәләр моны экологик фаҗига дип атарга теләми. "Средволгаводхоз" федераль дәүләт идарәсе суны күтәрә башладылар дип белдерде. Инде июнь башында Куйбышев сусаклагычында суның дәрәҗәсе 52 метрга җитәчәк ди.

Бәйсез белгечләр исә, моны чын экологик фаҗига дип атый. Иделнең экофаунасын торгызырга дистә еллар китәргә мөмкин. Татарстанның балыкчылар федерациясе рәисе Нияз Әхмәтов Азатлык сорауларына җавап бирде. Ул җинаять эше ачуны таләп итә. Фаҗигадә төп гаепне Әхмәтов Мәскәүгә түгел, ә Татарстан мәнфәгатьләрен якламаган түрәләргә йөкли.

Нияз Әхмәтов
Нияз Әхмәтов

Нияз әфәнде, Идел саега башлагач сез беренчеләрдән булып җинаять эше ачуны таләп иттегез. Прокуратурага мөрәҗәгать иттегезме?

– Әлегә юк. Без аны хат рәвешендә язачакбыз. Прокуратура өчен сюжет, материал бирү, канун бозу очрагын күрсәтү дә җитә. Шуңа да без хат язып, Татарстан елгаларындагы хәлне аңлатырга телибез. Суның дәрәҗәсе тиешле биеклектән 3 метрга түбәнрәк. Бу үз чиратында флора, фауна, төрле балыкларның, моллюскаларның күпләп юкка чыгуына китерә.

Беләсезме, Русия җинаять кодексының 358нче маддәсе ("Экоцид, ягъни үсемлек яки хайваннар дөньясын күпләп юк итү, атмосфераны яки су ресурсларын агулау һәм экологик фаҗигага китерүче башка гамәлләр кылу) бар. Анда кайсы очракта җинаять җаваплылыгына тарту турында ачык язылган. Хәзер без зур күләмле белешмә әзерлибез. Республиканың төрле елгаларындагы хәл турында фото-видео материаллар да булачак. Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән мөрәҗәгать иттеләр. Идел, Мишә, Чулман, Зөя елгаларына килгән зыян турында мәгълүматлар күп.

Кемнәрне җаваплылыкка тартырга кирәк? Моны экологик фаҗига дип атарга мөмкинме?

Бу кеше кулы белән ясалган экологик фаҗига

– Әлбәттә. Бу кеше кулы белән ясалган экологик фаҗига. Монда бит республика сусаклагычында суны җибәрү планын коруда конкрет хата турында сүз бара. Алар кышын кар күп яву сәбәпле су басу куркынычы бар дип уйлаган. Ягъни, түрәләрнең дөрес исәпләмәве аркасында шушындый хәл килеп чыкты. Дөрес бәя бирмәгәннәр, вакытында туктата алмаганнар. Тatatrmeteo.ru (Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе сайты) сәхифәсеннән карасагыз, анда су дәрәҗәсенең күтәрелүе һәм төшүе күрсәтелә. 27 апрельгә кадәр су 30-40 см-га күтәрелгән. Шуннан соң су басудан куркып, суны җибәрә башлыйлар. Бу комиссиянең акылга сыймый торган карары. 2-3 майда суны күпләп җибәрәләр. Тәүлегенә бер юлы 23 мең шакмак метр су җибәргәннәр. Бу котычкыч зур күләм. Сусаклагыч тулсын өчен суны 8 мең шакмак метрдан да күбрәк җибәрергә ярамый. Бу очракта гына ул акрынлап тула башлый. Хәзер, мөгаен, 10-15 мең шакмак метр җибәрәләрдер. Нәтиҗәдә, хәзер Волгоградта су басу башланды.

Ә конкрет кем гаепле? Татарстандагы сусаклагыч белән бәйле карарларны Мәскәү хәл итәме? Татарстан түрәләренең гаебе бармы?

– Моннан 10 еллап элек түләүле балык тотуга каршы митинглардан соң махсус комиссия булдырылган иде. Анда балыкчылар да, фән эшлеклеләре, хөкүмәт әгъзалары катнашты. Татарстан мәнфәгатьләрен ул вакытта вице-премьер Равил Моратов яклады. Без 2-3 ел дәвамында бергә уылдык чыгару алдыннан вазгыятьне анализлый идек. Кар ятмасы, аның эрү дәрәҗәсе һәм башка мәсьәләләрне тикшердек. Ул вакытта бик оператив эшли идек. Сусаклагычтан су җибәрә башлауга, Татарстан үз мәнфәгатьләрен яклап, Мәскәүгә чыга иде.

Хәзер гидрометеоцентр вәкиле мондый карарлар Мәскәү дәрәҗәсендә кабул ителә ди. Комиссиядә катнашучы Татарстан вәкилләре бар. Аларның шул кадәр теше үтмиме икән? Ләкин безнең мәнфәгатьләрне кайгыртыр дәрәҗәдә түгелләр. Татарстанны яклый алмаганнар. Бу күренеп тора. Бу эш белән прокуратура шөгыльләнергә тиеш.

Саеккан Идел
Саеккан Идел

Без үз төбәгебез өчен көрәшергә тиеш. Без бит монда яшибез. Күптөрле су биоресурсларын сакларга кирәк. Төп гаепле кеше итеп мин комиссиядә Татарстаннан катнашучы вәкилләрне атар идем. Алар безне яклап, тиешле бәя бирә алмаган. Комиссия утырышы 10 көнгә бер уздырыла. Ә монда тиз арада җыелырга кирәк иде. Бөтен проблем шунда. Балыклар уылдык чыгарган вакытта суның торышын тәүлек буе, ким дигәндә, ике көнгә бер күзәтеп барырга кирәк. Ун көндә төрле нәрсә була ала ич. Бу түрәләрнең җавапсызлыгы, тәртипсезлеге һәм түбән дәрәҗәдә булуы. Шуңа да без хәзер кызганыч нәтиҗәгә килеп җиттек.

Ә нинди балыкларга зыян килде?

– Хәзер инде барлык балыкларга да зыян килгән дип әйтергә мөмкин. Чуртаннарның уылдыклары тулысынча юкка чыкты. Чабак, сопа, густера, яшь корбан балыклары. Алар бит уылдыкларны вакыт белән түгел, ә су температурасы белән чыгара. Ә көннәр җылы торды.

Июнь азагына кадәр су дәрәҗәсен 52 метрга кадәр күтәрәчәкләр диделәр. Экофауна кире торгызылсын өчен күпме вакыт кирәк булачак?

– Мин юкка чыккан әйберне кире кайтарып булуына шикләнеп карыйм. Корыган җирдә кояш нурлары астында моллюскалар, хайваннар, микрофауна үлә. Ә хәзер Казан су елгасына күз салсак, анда күп утраулар калкып чыкты. Күпме хайваннар һәм үсемлек дөньясы һәлак булганын күзалдына китерә аласызмы? Экофаунаны торгызыр өчен дистә ел да җитми. Күп вакыт таләп ителә. Бу беренчедән. Икенчедән, без югалткан биоресурс, биотөрлелек, фауна байлыгын кире кайтара алмыйбыз. Торгызу 5-6 елдан башлап дистәләгән елларга кадәр дәвам итәчәк.

Иделдә сусызлык
Иделдә сусызлык

2010 елда да су дәрәҗәсе түбән иде. Без әле генә балыклар саны буенча 2010 елга кадәрге дәрәҗәгә җиткән идек. Ә бүген дистә елга биоресурсларны югалттык.

Балыкчыларның фикере нинди?

– Балыкчыларда тискәре фикер генә. Проблем нәрсәдә? Беләсездер инде, моңа кадәр канунсыз балык тоткан өчен таксаны кырыслаттылар. Тәүлегенә бер кешегә балык тотуны 5 килога калдырдылар. Балыкчыларга карата төрле яктан көчле басым бара. Кешеләр экологиягә сакчыл кулланырга тиеш диләр. Ләкин шул ук вакытта безнең күзалдында бер акылсыз карар белән күпмиллионлы биологик запасны юкка чыгардылар. Шушыннан соң балыкчыларның мөнәсәбәте нинди була ала инде? Кешеләр үзләрен алдауларын күреп тора.

Саеккан Идел
Саеккан Идел

Татарстанның гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь исә мондый аңлатма бирде:

– Кайбер мәгълүмат чараларында, янәсе, без язгы ташуны дөрес фаразлмаганбыз, шуңа да Куйбышев сусаклагычыннан күпләп су җибәрелде, дигән сүзләр әйтелде. Мин бу мәгълүматны фаш итәргә телим. Язда ясалган фаразда, республика елгаларында суның күтәрелеше күп еллардагы уртача нормада, яки азрак булыр дип көтелде. Бернинди су басу фаразы булмады. Суны оешмаларның уртак эшче төркеме карары белән җибәрәләр. Бу очракта без дөрес һава торышы фаразы бирдек дип уйлыйм. Ә комиссиянең ничек эшләве, суны җибәрергәме, юкмы – бу аларның эше.

Комиссиядә Татарстаннан бары республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков кына булган.

"Средволгаводхоз" исемле федераль дәүләт оешмасы башлыгы Фоат Мөхәммәтшин Беренче каналга: "Ике тапкыр күбрәк кар тупланган иде, су да 20 процентка күбрәк иде. Су басудан курыктык, чөнки Гидромет шундый фараз бирде, шуңа күрәсуны җибәрдек" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG