Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке вице-премьеры Евгений Гурьев йорт сагына чыгарылды


Евгений Гурьев мәхкәмәдә
Евгений Гурьев мәхкәмәдә

Мәхкәмә тикшерүчеләрнең Гурьевны изоляторда сак астында калдыру өчен җитәрлек дәлилләре юк дип санады. Ул 20 июльгә кадәр йорт сагында булачак.

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Башкортстанның элекке вице-премьеры Евгений Гурьевны йорт сагында чыгарды. Мәхкәмә Гурьевны изоляторда сак астында калдыру өчен тикшерүнең "җитәрлек дәлилләре" юк дип санады.

Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә барды. Соңрак Гурьевның адвокаты Рената Гәрәева Idel.Реалиига сөйләвенчә, тикшерүчеләр элекке вице-премьерның чит илдә күчемсез милке бар дип белдергән, әмма аны дәлилли алмаган. Адвокатлар шулай ук Гурьевның биш баласы, шул исәптән ике балигъ булмаган баласы барлыгын, хроник авырулары булуын да исәпкә алуны сораган.

Гурьев 20 июльгә кадәр йорт сагында булачак. Аны 1 апрельдә тоткарлаганнар иде. Элекке түрәгә җир кишәрлекләрен сатканда вәкаләтләре кысаларыннан чыгу (җинаять кодексының 286нчы маддәсе) турында гаепләү белдерелде. Тикшерү мәгълүматына караганда, 2015 елның ноябрендә ул Уфадагы ике җир кишәрлеген "Группа компания СУ-10" ширкәтенә арзан бәядән саткан. Ширкәт ул җирне кадастр бәясеннән ике тапкыр арзанракка сатып алган.

Тикшерү комитеты Гурьев гамәлләре дәүләткә 27 милион сум тирәсе зыян китергән дип саный. Ул 20 майга кадәр сак астына алынган иде.

Гурьевның хатыны Оксана Иванова иренә җинаять эше ачылуын республикада "элекке министрларга каршы барган сәяси кампания" дип атады. Аның сүзләренчә, Гурьев бу җир кишәрлекләрен сату турында карар кабул иткәндә "хөкүмәт һәм мәхкәмәләр кушуын гына үтәгән".

Гурьев милек һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгын 2014 елның гыйнварыннан 2018 елның октябренә кадәр җитәкләде. Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәч Гурьев министрлыктан китте.

XS
SM
MD
LG