Американың Google Alphabet ширкәте Кытайның Huawei Technologies ширкәте белән хезмәттәшлекне туктатып торачак. Бу хакта Reuters хәбәр итә.
Reuters язуынча, Google Huawei-ның програм тәэминәтен туктатачак. Бу адым Huawei-ның Кытайдан читтә урнашкан бизнесына зыян салырга мөмкин ди агентлык, чөнки ширкәткә Android системы яңартуларына юл ябылачак. Google мәгълүматынча, дөньяда 2,5 млрд Android җиһазы бар. Huawei җиһазларының Androidка нигезләнгән киләчәктәге версияләре дә Gmail электрон почтасы, Chrome браузеры һәм YouTube видеоканалы кебек популяр әсбапларны куллана алмаячак.
Bloomberg мәгълүматынча, Американың кимендә тагын дүрт эре ширкәте Huawei-га үз продуктларын һәм програм тәэминәтен сатуны туктатмакчы. Алар арасында Intel Corp., Qualcomm Inc., Xilinx Inc. һәм Broadcom Inc ширкәтләре бар.
15 майда АКШ президенты Дональд Трамп Америка ширкәтләренә ил иминлегенә куркыныч янарга мөмкин булган телекоммуникация җиһазларын куллануны тыя торган фәрман имзалады.
Huawei соңгы берничә елда Android куллануны томалау очрагына план әзерләве турында белдерде. Кытай ширкәте вәкиле сүзләренчә, әлеге технология Кытайда сатылучы җиһазларда кулланыла.
Reuters Американың Huawei-га каршы чикләүләре Кытай базарына зур зыян салмас дип белдерә, чөнки Google әсбапларының күпчелеге Кытайда тыелган. Әмма Huawei-ның Европадагы бизнесына зыян зур булырга мөмкин.