Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек шурасы Украинаның телләр канунына багышланган ашыгыч утырыш уздыра


Киевта украин телен яклап урам чарасы
Киевта украин телен яклап урам чарасы

БМО Иминлек шурасына Украинада украин телен өстенлекле куллану турында канун кабул ителүгә бәйле утырыш уздыруны сорап Русия мөрәҗәгать иткән.

БМО Иминлек шурасы дүшәмбе Казан вакыты белән 22:00 сәгатьтә (Нью-Йоркта 15:00 сәгать) Украинада "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве" кануны кабул ителүгә бәйле ашыгыч утырыш уздырачак. Бу хакта БМОда Русия вәкиле урынбасары Дмитрий Полянскийга сылтанып, ТАСС хәбәр итә.

Әлеге инициатива белән Русия чыккан. "Бу канун Иминлек шурасы тарафыннан расланган Мински килешүләренә каршы килә" ди Полянский.

15 майда Украина президенты Петр Порошенко "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве" дип аталган канунны имзалады.

Канун украин телен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә өстенлекле куллануны таләп итә. Шәхси сөйләшүләр һәм дини йолаларга бу кагылмый.

Документ илдә украин теленең бердәнбер дәүләт теле булуын күз уңында тота, ә аны куллануны чикләргә омтылучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш булачак.

Канун үтәлешен "тел инспекторлары" күзәтәчәк. Алар дәүләт оешмаларында узучы бөтен төрле киңәшмәләрдә утыра, сәяси фиркаләр һәм иҗтимагый оешмалардан документлар таләп итә һәм штрафлар сала ала.

XS
SM
MD
LG