Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский АКШ һәм Европа берлеген Русиягә басымны дәвам итәргә чакырды


Владимир Зеленский инаугурация вакытында, 20 май 2019
Владимир Зеленский инаугурация вакытында, 20 май 2019

Владимир Зеленский инаугурациягә килгән АКШ һәм Европа комиссиясе вәкилләре белән очрашты һәм аларның Русиягә чикләүләр басымын дәвам иттерүләренә өметен белдерде.

Украина президенты Владимир Зеленский илнең суверенитетын һәм бөтенлеген торгызу эшендә лидерлык һәм эчке реформалар уздыруда ярдәме өчен Америкага рәхмәтен белдерде. Инаугурациягә килгән АКШ вәкилләре белән очрашуда Зеленский "АКШ Украинаның көчле һәм бик җитди партнеры булып тора, бигрәк Русия агрессиясен җиңеп чыгуда" диде. "Русиянең Донбасс һәм Кырымдагы агрессиясен үзебез генә җиңа алмаячакбыз. Шуңа күрә сезнең ярдәм кирәк. АКШны Русиягә каршы чикләүләрне кырыслатуны дәвам итәргә чакырыр идек", диде Зеленский.

Владимир Зеленский шулай ук АКШны иминлек өлкәсендә ярдәме өчен дә рәхмәт белдергән диелә Украина президенты сайтында.

Президент Украинада ачык һәм демократик реформалар уздырырга әзерлеген дә белдерә. Ул АКШны Украина өчен үрнәк дип атый һәм аның иле "кыйммәтләр һәм ачыклык өлкәсендә европача" булырга омтыла ди.

Шул ук көнне Зеленский Европа комиссиясе рәисе урынбасары Марош Шефчович белән очрашты һәм Европа берлеге тарафыннан Русиягә карата чикләүләр басымы дәвам итәр дип өметләнүен белдерде. Бу Русиянең Донбасстагы гамәлләре нәтиҗәсендә югалтуларга дучар булган Украина өчен бик мөһим диде ул.

Владимир Зеленский 20 майда рәсми рәвештә Украина президенты вазифаларына кереште. Инаугурациягә Европа илләре, АКШ вәкилләре килде. Русия вәкилләре чакырылмаган иде.

XS
SM
MD
LG