Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хакимиятләре Синҗанга күзәтү камералары сатучы ширкәткә чикләүләр кертмәкче


Архив фотосы
Архив фотосы

АКШ Кытайның Hikvision ширкәтенә чикләүләр кертергә мөмкин. Әлеге ширкәт Синҗанда мөселманнарга "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" күзәтү системнары сата.

Дөньяда күзләү һәм тышкы күзәтү җиһазлары сатучы иң зур ширкәтләрнең берсе булган Hikvision Кытай ширкәте хиссәләре бәяләре чәршәмбе кинәт төште. Моңа кадәр Дональд Трамп идарәсе әлеге ширкәткә Америка технологияләрен сатуны тыю мөмкинлеген карый дип белдерелгән иде. Бу хакта FT хәбәр итте.

Hikvision хиссәләре 10 процентка төште, аннары бераз гына күтәрелә башлады.

The New York Times газеты да Синҗанда мөселманнарга "тәрбия бирү" үзәкләренә күзәтү җиһазлары сатучы бу ширкәт Huawei-дан соң Дональд Трампның чираттагы һәдәфе булачак дип язды.

Узган атнада Америка хакимиятләре Huawei-га технологияләрне АКШ базарына сатуны һәм Америкадан җиһазлар өчен кисәкләр сатып алуны тыйды.

Хокук яклау төркемнәре мәгълүматынча, Hikvision ширкәте Синҗанның "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" күзәтү системнары урнаштыра.

АКШ дәүләт департаменты бәяләвенчә, соңгы берничә ел эчендә әлеге үзәкләр аша ике миллионлап кеше узган булырга мөмкин.

Көнбатыш илләре вәкилләре һәм хокук яклаучылар бу тәрбия бирү үзәкләре Көнчыгыш Төркестан дип тә аталган бу төбәктә уйгыр һәм ислам мәдәниятен юк итү өчен кулланыла дип саный.

Мөселман илләре бу уңайдан бик дәшми, кайберләре Кытай хакимиятләрен акларга да омтыла.

XS
SM
MD
LG