Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова татар музыкаль театрын ачу өчен спектакльләр җитәрлек түгел дип саный 


Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова татарның музыкаль театрын булдыру өчен репертуар аз дип саный. Театрның ачылуы спектакльләр санына бәйле.

22 май Татарстан Дәүләт шурасында музыка сәнгате үсеше концепциясе турында сөйләштеләр. Шул хакта сөйләгән мәдәният министры татарга музыкаль театр кирәклеген кабат белдерде. Ләкин моның өчен ике мәсьәлә хәл итәргә кирәк ди ул.

"Монда ике сорау бар. Беренчесе – урын мәсьәләсе. Икенчесе – репертуар. Безнең хәзер биш спектакль әзер. Алар күбрәк, массалы булырга тиеш. Аннары оештыру эшенә тотыначакбыз", диде Ирада Әюпова.

Министрның сүзләрен Татарстан һәм Русия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин дәвам итте. "Күптән түгел "Минем Такташ" спектаклен күрсәттеләр. Тамашачыларның 95 проценты яшьләр иде. Театр мөдире (спектакль Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында күрсәтелде - ред.) белән сөйләштем. Астагылар тели, өстәгеләр эшли ала. Әйдәгез, әлеге биш спектакльне ел дәвамында күрсәтик дигән тәкъдим белән чыктым. Бу - яхшы идея", диде Рәшит Кәлимуллин.

Моңа кадәр Татар музыкаль театрын Тинчурин театрын үзгәртеп ясарга дигән сүз чыккан иде. Бу турыда бүген Ирада Әюповадан кабат сорадылар. Ләкин министр бу хакта бер сүз дә әйтмәде.

Быел Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында кече форматтагы опералар күрсәтелә башлады. Анда оркестр чокыры да ясалды. Театрда Sforzando Татарстан башкару сәнгате үсеше фондының КazanOperaLab лабораториясе үз эшен алып бара. Sforzando җитәкчесе Данияр Соколов үзе дә Тинчурин театры труппасы белән бер түбә астында эшләү җиңел булмас дип белдергән иде. Белгечләр опера проектларын ник дәүләт опера һәм балет театры алмый дигән сорау куя.

XS
SM
MD
LG