Accessibility links

Кайнар хәбәр

Театрларны маңгайга-маңгай бәрештерү кемгә файдага?


Архив фотосы
Архив фотосы

Соңгы көннәрдә Казанда музыкаль театр проблемы кабат калкып чыкты. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бу мәсьәләне үзенчә хәл итәргә тырыша. Җәмәгатьчелек аның тәкъдимен кабул иткән очракта Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры юкка чыгарга мөмкин.

Шундый ук хәл милли китапханә белән булды. Аларга милли-мәдәни үзәккә күченүне тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә татарның бердәнбер милли-мәдәни үзәге таркатылды. Ни өчен бер мәсьәләне хәл итәр өчен икенче татар оешмасын юкка чыгарырга кирәк? Мондый очракта һәр ике як та канәгать каламы? Азатлык шушы сорауларга җавап эзләде.

Музыкаль драма театры мәсьәләсе Татарстан Дәүләт шурасында киләсе ел өчен республика бюджеты турында фикер алышулар вакытында кузгатылды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев яңа театр ачу өчен бер футболчының еллык хезмәт хакы җитә, дип белдерде. Күренгәнчә, комитет рәисе яңа бина һәм яңа театр турында сүз алып бара.

Казан консерваториясендә дә бу темага әледән-әле фикер алышулар оештырылып тора. Чыннан да, консерватория талантлы җырчылар, композиторлар әзерләп чыгарып тора һәм алар күлдәге тамчыдай юкка чыгып торалар. Татар опера студиясе әзерләгән спектакльләр белән дә шул ук хәл. Әйтик, "Наемщик", "Башмагым", "Алтын Казан" музыкаль әсәрләрен кемнәр күрде дә, кемнәр юк. Шундый сөйләшүләрнең берсендә уку йорты ректоры Рубин Абдуллинның карашы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына түгел, Тинчурин театрына төбәлгәне аңлашылды. Моннан бер ел элек үткәрелгән чарада ул "Кара Пулат"ны айга бер тапкыр күрсәтү үтенече белән хат язганлыгын да әйткән иде. Ренат Харис белән Эльмир Низамов иҗат иткән бу спектакльдә нәкъ менә консерватория студентлары катнашты. Ул чакта Рубин Абдуллин: "Мин эчтәлеген әйтергә оят булган җавап хаты алдым", диде. Аның сүзләренчә, элек опера театры Тинчурин бинасында академия театры белән өйдәш булып яшәгән, монда исә нибары бер спектакль турында сүз бара.

Хәзер сүз бер спектакль турында гына бармый. Тинчурин театры коллективы әйтүенчә, аларны үзгәрү кирәк дигәнгә ышандыру эшләре башланган. Әмма мәдәният министры белән очрашуда аларның сорауларына җавап табылмаган.

Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин "коллектив белән сөйләшегез" дип киңәш итте. "Монда бит сүз минем турыда бармый, татар театрын бетерү турында бара", дип әйтү белән генә чикләнде ул. Коллектив исә аптырауда. Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова әлеге бинаны сорап Мәскәүгә барганлыгын искә алды. Бу бина – Туфан Миңнуллин белән бергә яулап алган бина. Бу адым аларның эшен юкка чыгару диде ул:

Исламия Мәхмүтова
Исламия Мәхмүтова

– Мәдәният министры безгә килде, коллективка музыкаль театр булып эшли башлаячаксыз дип игълан итте. Без бу эшкә риза түгел, дидек. Ничек инде бер түбәдә ике театр эшли алсын? Драма театрын юкка чыгарып музыкаль театр оешса, без кая китәбез дип тә сорадык. Имеш, шунда эшлибез икән. Гомер буе юлларда йөреп, авылдан-авылга, кешедән-кешегә кереп кунып биналы булдык. Өлкән буын артистлары Мәскәүгә барып, яулап алган бинабызны бездән тартып алырга җыеналар икән. Безнең белән олпат язучылар көрәште. Ике татар театры булсын дип Туфан Миңнуллин, Сәет Шәкүровлар чыгыш ясады. Мин эшкә килгәндә театр оешуга 30 ел иде, менә хәзер 85 ел булды. Халык хәзер аны Тинчурин театры дип белә бит инде. Тамашачыдан сораштыру оештырыгыз әле. Тамашачы моңа һич кенә дә риза булмас.

Театр артисты Резедә Сәлахова "музыкаль театр оешсын, ләкин Тинчурин театры бәрабәренә түгел" дигән фикердә:

Резедә Сәлахова
Резедә Сәлахова

– Музыкаль театр оештырылырга тиеш дигән фикергә, без, әлбәттә, каршы түгел. Ләкин 85 еллык тарихы булган Тинчурин театрын бетерү бәрабәренә төзү – монысына без каршы. Заманында бу бинаны артистлар бик авырлык белән алганнар. Театрның үз тарихы бар. Сугыш вакытында да туктамыйча эшләгән, күпме драматургны, артистларны халыкка таныткан, үз тамашачысы, үз репертуары булган театр ул. Иҗат коллективы бетү белән берничек тә килешә алмый. Безне тынычландырырга тырышалар. Бу театрга үзгәреш керми, оркестрыгыз зурая да, җырчы артистлар килеп кушылачак диләр. Ләкин 85 буе драма һәм комедия театры булып эшләгән коллектив юбилее көннәрендә сөенү урынына көенеп, статусын югалту белән килешергә тиеш ди. Без барыбыз да каршы.

Музыкаль спектакльләр чыгару – ул безнең күбебез эшсез калу дигән сүз. Хикмәт эшсез калуда да түгел, театрның дәрәҗәсе, статусы югалуда. Монда билгеле 25 ел буе эшләгән һәм күчмә театрны дәүләт статусына күтәргән режиссерга каныгу да бара. Имеш, репертуар начар. Монда бәлки сәбәп режиссерда түгелдер, башка нәрсәдәдер? Бөтен нәрсәгә бит акча кирәк. Шекспирны куярга җыенабыз, акча юк, ничек сатабыз аннары диләр. Молерны куярга җыенабыз, тагын акча юк. Безнең акча килде-китте декорацияләргә генә бар. Акча табу режиссер эшеме ул, әллә ул иҗат өчен җаваплымы? Гаепнең кемдә икәнен аңлап бетермиләр бугай.

Галимә Миләүшә Хәбетдинова бу мәсьәләдә ашыгырга ярамый дип саный:

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

– Аңлашылганча, музыкаль театрга яңа мәйдан булмаячак. "Калеб" белән дә шулай булды, аны өйдәш итеп Яшьләр театрына керттеләр. Миңа калса, монда утырып сөйләшергә һәм урталыкны табарга кирәктер. Чөнки ике театр арасында мәйдан өчен көрәш башланырга мөмкин. Яхшы хуш, Тинчурин театры юкка чыксын да ди. Ләкин анда музыкаль театр үсеп китә алырмы? Музыкаль әсәрләр язарлык кешеләр бармы бездә? Бу сорауларга мин уңай җавап бирә алмыйм. Акрын гына кадрлар үстерәбез, тамашачы әзерлибез дисәгез, опера студиясе опера театры репертуарына бер көнгә кереп карасын иде. Ни өчен музыкаль театр опера театры каршында оеша алмый соң? Шул ук вакытта Тинчурин театрында бар да ал да гөл дип әйтеп булмый. Репертуарны тикшерергә, заманча алымнар эзләргә кирәк. Ә инде йомшаграк театрда музыкаль театр төзибез дияләр икән, бездә тагын да йомшаграк театрлар да бар.

Психолог Рамил Гарифуллин да татар дөньясындагы үзгәрешләрне дикъкать белән күзәтә. Аныңча, бүген Салих Сәйдәшев белән булган хәл кабатлана:

Рамил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин

– Безгә музыкаль театр кирәк, чөнки анда татар театрының асылы чагыла. Хәзерге театрларда ул асыл югалган. Мәсәлән, мин кичә Камал театрында булдым. Анда татар телендә рус мәдәнияте күрсәтелде. Татар спектакле юкка чыккан. Бу чир бер Камал театрына гына кагылмый, барлык татар театрлары шул хәлдә. Музыкаль форма исә милли асылны җиткерергә ярдәм итәр иде.

Шунысын да әйтергә кирәк, татар театрына нигезне Салих Сәйдәшев салды. Хәзер Сәйдәш традицияләре яшәми, алар юк. Театр белән соңгы вакытта бик кызыксынам, Салих Сәйдәшевкә кагылышлы язмаларны укыдым, ничек итеп бу нигезнең юкка чыкканын аңлыйм. Аның төп сәбәбе: опера театры ачылу һәм академия театрының төп белгечләре опера театрына күчерелү һәм шул сылтау белән Салих Сәйдәшев эшсез калдыру. Тинчурин театрын музыкаль театрга әйләндерү артында сәнгать проблемы ятмый. Монда кадрлар мәсьәләсе. Бу үзгәртеп коруга алынучылар сәнгать турында бөтенләй уйламый. Кызганыч, бу – традицион ситуация. Чөнки Сәйдәшевне дә шул ук механизм белән театрдан чыгардылар. Заһидуллинга карата шул ук алымны кулланалар.

Казан консерваториясенең опера студиясе җитәкчесе, профессор Әлфия Җаббарова исә "театрларны маңгайга-майгау бәрелештерү беркемгә дә файдага түгел" дип исәпли:

Әлфия Җаббарова
Әлфия Җаббарова

– Төрле юнәлештә эшли торган театрларның булуы кирәк. Опера театры, оперетта, мюзикл театры һәм башкалар. Кайберсен бер түбә астында эшләтергә җыеналар икән, бик яхшы, эшләсеннәр. Ләкин, минемчә, бу – бик үкдөрес карар булмаячак. Чөнки һәрбер жанрның үз үзенчәлекләре бар. Опера сәхнәсе өчен оркестр чокыры булуы шарт. Балет сәхнәсенең таләпләре бөтенләй икенче төрле. Мюзикл өчен тавыш җиһазларының яхшы булуы кирәк. Бер көнне Урицкий исемендәге мәдәният сараенда булдым һәм андагы төзекләндерү эшләренә шаккаттым. Шәһәрнең бина төзергә дә, төзекләндерергә дә мөмкинлеге бар.

Опера студиясенә килгәндә, безнең Тинчурин театрына бернинди катнашыбыз юк. Казан консерваториясе үз эшен башкара. Без төрле композиторларның әсәрләрен башкарабыз, милли әсәрләрне торгызабыз, фәнни эш алып барабыз, әсәрләрне редакциялибез. Безне Идел буеның фәнни концерт үзәге дияргә була. Безнең бурыч – яшь музыкантлар, оркестрантлар, солистларны югары дәрәҗәдә әзерләү. Опера студиясе шушы максатларны күздә тотып оешты да инде. Дәрестә җырлау бер хәл, студентларны зур сәхнәгә әзерләү икенче.

Петербур консерваториясендә бу җәһәттән эшләр җиңелрәк. Аның үз театры бар. Күптән түгел без анда "Сильва" һәм "Башмагым"ны куйдык. Тулы залга менә дигән итеп уйнап кайттык. Ә бит башта Зур концерт залы сәхнәсендә уйнап кына Римский-Корсаков исемендәге театрда уйный алырбызмы дип шикләнгән идек. Артистларыбыз бер генә мизгелгә дә зур сәхнәдән куркып калмады. Бу эшне башка бернәрсә белән дә бутарга ярамый. Миңа калса, Тинчурин театрына да кагылырга ярамый. Аларның үз труппасы, традицияләре бар. Бәлкем аларга оркестрны тулыландырып, Сәйдәшев-Тинчурин тандемы спектакльләрен торгызу мөмкинлеген бирергәдер. Театр бит тикмәгә генә Тинчурин исемен йөртми. Ахыр чиктә Казанда Сәйдәш музыкасы яңгыраган йорт булырга тиештер бит инде? Опера театрында исә бөтенләй башка форматта эшлиләр. Алар масштаблы спектакльләр куялар. Сәйдәшнең музыкаль-драма әсәрләре исә шактый. Димәк, алар Тинчурин сәхнәсендә барырга тиеш. Үз классикаңны музей ядкәренә әйләндерергә ярамый бит инде.

Консерваториянең үз театры булырга тиеш. Уку йортының хоры, оркестры, солистлары бар – әмма бинасы һәм матди базасы юк. Әгәр ишегалдыбызда оркестр чокыры булган сәхнә төзеп бирсәләр, безгә шул җитәр иде. Ул чакта атна саен спектакль чыгара алыр идек. Шул ук вакытта без теләсә кайсы театрда бер тапкыр “Башмагым”ны һәм башка спектакльләрне уйный алабыз. Ләкин безгә репетицияләр өчен мәйдан кирәк. Тинчурин театрына ясалган тәкъдимгә килгәндә, анда сүз аренда хакыннан башка бер тапкыр спектакль кую турында бара. Чөнки без уку йорты һәм безнең театрларга аренда хакын түләү мөмкинлеге юк.

Консерватория Тинчурин театрына музыкаль театр консепциясен төзүдә, солистлар әзерләүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. "Без бик күп белгечләр әзерлибез, ахыр чиктә солистларыбыз эшле булыр иде", ди Җаббарова. Ә бер бинага ике юнәлешне сыйдырырга тырышуга исә белгеч шикләнеп карый. Уртак малның кадере юк аның, ди ул.

XS
SM
MD
LG