Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 00:58

Музыкаль театр өчен башта нәрсә кирәк: бинамы, әллә әзерлекле тамашачымы?


Илгиз Зәкиев һәм Айгөл Хәйри "Түләк" операсыннан ария башкара

Казан дәүләт консерваториясендә яшь башкаручылар Нәҗип Җиһановның "Түләк" операсыннан арияләр башкарды. Аңа кадәр белгечләр татар музыкаль театры кирәкме дигән темага фикер алышты.

Татар музыкаль театры булырмы? Казан дәүләт консерваториясенә "Түләк" операсының концерт вариантын карарга җыенган әзерлекле тамашачы иң әүвәл шушы сорауга җавап эзләде. Театр оештырганчы, башта тамашачыны музыкаль яктан тәрбияләү кирәк, дип фикер йөртүчеләр дә булды. Театрның концепциясе эшләнмәгән килеш бу турыда сүз йөртүнең кирәге бармы дип шик белдерүчеләр дә табылды.

Икенче ягы да бар, төрле фикер белдерүчеләрнең барысы да Казанда кайчан да булса музыкаль театр ачылыр дип өметләнә. Тик кайчан? Бу сорауга музыка, театр, әдәбият белгечләре, хәтта югары уку йорты җитәкчесе дә җавап бирә алмый иде.

Спектакльләр бар, театр юк

Нәҗип Җиһановның "Түләк" операсыннан арияләр тыңлаганчы түгәрәк өстәл сөйләшүендә татар операсының бүгенге хәленә бәя бирелде. Консерваториянең опера студиясе җитәкчесе, профессор Әлфия Җаппарова әйтүенчә, татар операсы бар һәм ул яңа биеклеккә күтәрелә ала.

"Безнең студиянең ачылуына 25 ел булды, шушы дәвердә егермедән артык спектакль әзерләде. Болар башлыча Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов әсәрләре. 2011 елда ачык һавада "Алтынчәч"не куйдык, аны 5 меңнән артык тамашачы карады. Бу – безнең өчен зур этәргеч иде. Никахлашу сарае каршында "Алтын Казан" рок-операсы күрсәтелде. Безнең яшь җырчылар төрле шартларда да тамашачыны ахыргы ноталарга кадәр тотып тора алды. Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" музыкаль комедиясен Идел буе төбәкләрендә дистәгә якын мәртәбә күрсәттек. Ничек җылы кабул иттеләр аны!" диде Җаппарова.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Рубин Абдуллин (у) сөйли
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Рубин Абдуллин (у) сөйли

Консерватория җитәкчесе Рубин Абдуллин сүзләренчә, уку йотында елына уртача алты спектакль әзерләнә. Димәк, консерватория үз эчендә кечкенә генә булса да опера театры тота инде ди ул.

"Музыкаль театр идеясе белән Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тә бик яхшы таныш. Ул берничә мәртәбә талпынып та карады. Ләкин көн үзәгендәге проблемнар музыкаль театр ачуны чигерә килде. Ә бит милли музыкаль театр өчен кирәкле бар нәрсә дә, ә иң мөһиме – иҗади көч бар, әмма бина юк. Әле менә каршыдагы йортның түбә өлешендә репетицияләр өчен урын бүлеп бирделәр. Бу идеянең тормышка ашырылуына бер этәргеч булсын иде", диде Абдуллин.

Аның сүзләренчә, консерваториядә симфоник оркестрлар, камера оркестры, тынлы уен кораллары оркестры бар, ә Русиядәге бер генә консерваториядә мондый төркемнәр юк.

"Тамашачыны әзерләү кирәк"

Музыка белгечләре, сәнгатькәрләр, татар музыкасы белән кызыксынучылар арасында хәзерге буынның музыкаль зәвыгы югары түгел дип санаучылар да бар. Шуңа күрә, бина эзләгәнче халыкның баш миен дөрес якка борып җибәрергә кирәк дип саный театр белгече Нияз Игъламов.

"Музыкаль драма театрын булдырырга кирәк дибез икән, беренче чиратта аның концепциясен булдыру кирәк. Чөнки янәшәдә генә бик матур бизәлгән, колонналы театр яшәп килә. Ләкин, ни кызганыч, анда канәфи биләүчеләргә милли әсәрләр, милли театр кирәкми. Бу да – зур проблем.

Татар җәмәгатьчелеге музыкаль яктан консерватив

Икенче яктан, татар җәмәгатьчелеге музыкаль яктан консерватив. Шуңа күрә, иң элек зур аудиторияләрне милли классик музыкага ияләштерергә, өйрәтергә кирәк әле. Ә инде әзер әсәрләр бар икән, аларны чыгарырга театрлар җитәрлек бит. Камал, Тинчурин театрлары бар. Хәер, йортка кергән опера үги бала хәлендә. "Кара пулат" мисалында монысын да күрдек. Яхшы әсәрне театрга бәйләргә түгел, ирекле мәйданнарда уйнарга кирәк, ди Игъламов.

Нияз Игъламов (с) һәм Элмир Низамов
Нияз Игъламов (с) һәм Элмир Низамов

Игъламов фикеренчә, "Кара Пулат" ят театрга (Тинчуринда куелды) өйдәш булу корбаны. Әмма бу фикер белән композитор Элмир Низамов бөтенләй килешмәде. "Кара Пулат" театрда тугыз мәртәбә куелган. Аныңча, яшь композитор өчен бу бик зур бәхет. Чөнки алар зур әсәрләрне дә, кечесен дә бер генә тапкыр булса да куелсын дип яза. Күбесенең бу өмете акланмый, күпләр үзенә урын таба алмагач яраткан һөнәрләрен ташлый.

Татар халкы - бик музыкаль халык

"Татар халкы - бик музыкаль халык. Иң беренче татар әсәрләрен алыйк, алар бит бар да музыкаль.Татар халкы борын-борыннан музыкага тартылган. Миннән, мәсәлән, "Алтын Казан", "Кара Пулат" спектакльләре тагын кайчан күрсәтеләчәк дип гел сорыйлар. Әлбәттә, опера сәнгате ул югары, авыр сәнгать. Аңа күп кеше әзер булмаска да мөмкин. Ләкин аны кабул итү-итмәүне белер өчен иң беренче карарга кирәк. Үзем опера спектаклен беренче тапкыр 19 яшемдә күрдем һәм бу жанрга гашыйк булдым. Кеше карамыйча операны ул яратамы, яратмыймы – белә алмый бит", ди Низамов.

"Кара Пулат"ның хәзер Тинчурин театры афишасында күренмәвен бик гади генә, музыкаль театр драма театрын юкка чыгарыр дигән курку белән аңлаттылар. Бу җәһәттән консерватория ректоры Рубин Абдуллин, Тинчурин театрына "Кара Пулат"ны айга бер тапкыр күрсәтү үтенече белән хат язганлыгын да әйтте.

"Мин эчтәлеген әйтергә оят булган җавап хаты алдым", диде ул ачынып. Аның сүзләренчә, элек опера театры Тинчурин бинасында академия театры белән өйдәш булып яшәгән, монда исә нибары бер спектакль турында сүз бара диде ул.

Татар операсы аншлаг белән барачак

Ректор, куелган очракта, татар операсының аншлаг белән барачагына ышана. Абдуллин опера театрында да акча саный белми торган җитәкчелек утыра дигән фикердә. Юкса, күптән яшьләр бүлеген оештырып җибәргән булырлар иде ди ул. Андый мисаллар һәр җирдә бар.

Консерватория тәмамлаганнарның санаулысы гына Казанда эш таба. Калганнары читкә китә, яисә укыганын суга салып һөнәрен алмаштыра. Бина булса, күпмедер талантны үзебездә калдырып булыр иде, ди белгечләр.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар

Җиһанов та музыкаль театр оештыру теләге белән янган

"Милли опералар да җитәрлек. "Идегәй", "Сөембикә", "Кандыр буе" –саный китсәң, хәйранны санап була", ди Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов.

Театр оешып китсә, яңа әсәрләр туачак

Җырчы фикеренчә, театр оешып киткәч, бер-бер артлы яңа әсәрләр туачак. Бары тик уйнар өчен урын гына кирәк. Казанда Идел буе төбәгенең музыкаль театрын булдыру кирәк ди ул. Анда башка милләтләр дә үз җәүһәрләрен күрсәтә алыр иде. Баксаң, Нәҗип Җиһанов та нәкъ менә шундый театр булдыру турында сүз алып барган булган. Бу хакта аның оныгы Алексей Егоров сөйләде.

"Җиһанов опера театры җитәкчелеге белән репертуар нинди булырга тиеш дигән сорау уңаеннан бик еш бәхәскә кергән. Бу хакта язмалар да сакланган. Нәҗип Җиһанов Мәскәүдә милли музыкаль театр оештыру турында сүз алып барган. Ләкин хәзер, үзебезне өченче башкала дип атыйбыз икән, нишләп бу идеяне Казанда тормышка ашырмаска?" ди Егоров.

Күп кенә фикерләрдән соң Рубин Абдуллин, безне тамашачы консерваториядә дә эзләп таба, монда да халыкны рәхәтләнеп җыйный алабыз, дип белдерде.

20 апрель "Түләк" операсы тагын куела

Нәҗип Җиһанов иҗатының күренекле әсәрләренең берсе саналган "Түләк" операсының концертына тамашачы күп килде дип мактанырлык түгел иде. Бәлки бу әлегә концертта икенче, өченче курс студентлары чыгыш ясаганга шулай булгандыр. Тамашачының танылган исемнәргә йөрүе беркемгә дә сер түгел.

Тамашачы "Түләк" операсыннан арияләр тыңлый
Тамашачы "Түләк" операсыннан арияләр тыңлый

20 апрельдә консерватория сәхнәсендә куелачак "Түләк" операсында Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Рөстәм Асаев кебек танылган җырчылар катнашачак. Операны Мәскәү режиссеры Юрий Артамонов сәхнәләштерә.

Консерватория укытучысы, "Калеб" проекты җитәкчесе, татар классик музыкасын үстерүгә багышланган түгәрәк өстәлләр үткәрүче Гүзәл Сәгыйтова "Түләк"не хәзерге заман белән аваздаш булганга һәм чынбарлыкның мистика белән үрелеп барганга алынуларын әйтте. Аныңча хәзерге заманга әнә шундый әсәрләр җитми. Шул ук вакытта, "Түләк"не Җиһановның туганда ук үлгән әсәре дип санаучылар да бар. Галимә Миләүшә Хәбетдинова аны нәкъ шул сәбәпле беркайчан да сәхнәләштермәгәннәр дә дип саный.

"Түләк" операсы белдерүе, 1945 ел (Фото Казан театр музее сәхифәсеннән)
"Түләк" операсы белдерүе, 1945 ел (Фото Казан театр музее сәхифәсеннән)

"Нәкый Исәнбәт либреттосына Нәҗип Җиһанов иҗат иткән "Түләк" опера һәм балет театрында ике тапкыр сәхнәләштерелә. Тәүге мәртәбә әсәрнең премьерасы 1945 елның июнь ахырында уза. Төп партияләрне Фәхри Настретдинов, Усман Әлмиев, Зөләйха Хисмәтуллина, Шәфика Котдусова, Галия Кайбицкая башкара.

60 елларда инде дөньялар бераз үзгәрә башлагач, Нәҗип Җиһанов кабат бу операга кайтып, аны яңадан эшли. Икенче редакциядә операның исемен "Түләк һәм Су-сылу" дип куя. 1967 елда сәхнәләштерелгән опера нәкъ шул исемдә, яңа вариантта куела. Бу юлы төп партияләрне Идеал Ишбуләков, Азат Аббасов, Су-Сылуны – Венера Шәрипова, Аембикәне – Гөлшат Сәйфуллиналар башкара.

80 нче елларда театр әлеге операны яңа буын җырчылары Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичевлар белән сәхнәләштерү турында уйлый, хәтта җырчылар арияләрне өйрәнә башлый, ләкин ни өчендер эш тукталып кала", дип белдерде Азатлыкка Гүзәл Сәгыйтова.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG