Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хуҗа Насретдин" һәм "Кара пулат" ел вакыйгалары дип аталды

"Тантана" бүләкләү тамашасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

"Тантана" бүләкләү тамашасы

Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.

27 март – халыкара театр көне, дөньядагы барлык театр әһелләре өчен әһәмиятле көн иде. Татарстанда исә икеләтә бәйрәм булды: бу көнне "Тантана" республика театр премиясенә ия булучыларның исемнәре игълан ителде.

Быел да бишенче тапкыр уздырылган әлеге премия иҗат һәм иҗтимагый тормыштагы казанышлары өчен театр сәнгате өлкәсендә кайнаучыларга тапшырылды. 89 гариза арасыннан жюри 47 намзәтне сайлаган. Чара традицион рәвештә Камал театрында үтте. Алма төшәр урын да юк иде. Биредә Татарстан сәнгать әһелләре генә түгел, гади театр сөючеләр дә җыелган иде. Барысының да кемнең иң-иң икәнен беләсе килә: залда интрига, дулкынлану сизелде.

Татар театрының киләчәге – яшь актерларны барлаучы "Дебют" номинациясенә лаеклылар икәү: Җәлил исемендәге опера һәм балет театры актрисасы Венера Потасова (Дж.Вердиның "Риголетто" спектаклендә Джильда роле өчен) һәм Әлмәт драма театры артисты Алина Мөдәрисова (Илгиз Зәйнинең “Амазонка” спектаклендә Ләйлә роле өчен).

Курчак театры актерларының үз номинациясе – "Иң яхшы курчак театры актёры" исеменә дәгъва кылучылар арасыннан Чаллы курчак театрында куелган Шмидтның "Оскар һәм Алсу ханым" спектаклендә Алсу ханым роле өчен Татьяна Салихова җиңүче булды.

"Эпизодик рольне иң яхшы башкаручы" – Минзәлә драма театры актеры Ленар Миңнемуллин (К.Мэргэнның "Шомбай" спектаклендәге Шомбай роле өчен).

"Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы" номинациясенә дәгъва кылган намзәтләр арасыннан өстенлек Богословскийның “Кешеләр мәхәббәте” спектаклендә Лидия Федоровна ролен башкарган Галина Юрченкога (Казан дәүләт яшь тамашачы театры) бирелде.

"Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" номинациясендә җиңүче итеп Әтнә драма театры актеры Марат Хәбибуллин (Кәрим Тинчуринның "Американ"ында Муса роле өчен) табылды.

"Тантана" бүләкләү тамашасы

Камал театрында "Тантана" бүләкләү тамашасына килгән сәнгать әһелләре
1/16 Камал театрында "Тантана" бүләкләү тамашасына килгән сәнгать әһелләре
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
"Тантана" бүләкләү тамашасына килүчеләр истәлеккә фотога төшә
2/16 "Тантана" бүләкләү тамашасына килүчеләр истәлеккә фотога төшә
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Камал театрында "Тантана" премиясе тапшыру тамашасы
3/16 Камал театрында "Тантана" премиясе тапшыру тамашасы
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Актерлар: Нәфисә Хәйруллина (Камал театры) һәм Рөстәм Гайзуллин (Тинчурин театры)
4/16 Актерлар: Нәфисә Хәйруллина (Камал театры) һәм Рөстәм Гайзуллин (Тинчурин театры)
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Камал театрында "Тантана" бүләкләү тамашасы
5/16 Камал театрында "Тантана" бүләкләү тамашасы
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасында Тинчурин театры артистлары: Резедә Төхбәтуллина, Исламия Мәхмутова, Зөфәр Харисов
6/16 Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасында Тинчурин театры артистлары: Резедә Төхбәтуллина, Исламия Мәхмутова, Зөфәр Харисов
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Камалда "Тантана" премиясе тапшыру тамашасы: (сулдан) Хәлим Җәләл, Ркаил Зәйдулла
7/16 Камалда "Тантана" премиясе тапшыру тамашасы: (сулдан) Хәлим Җәләл, Ркаил Зәйдулла
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Камал артисткасы Дания Нуруллинаны бүләкләү мизгеле
8/16 Камал артисткасы Дания Нуруллинаны бүләкләү мизгеле
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасы
9/16 Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасы
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Чаллы драма театрыннан Рәзил Фәхертдиновны бүләкләү мизгелләре
10/16 Чаллы драма театрыннан Рәзил Фәхертдиновны бүләкләү мизгелләре
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Чаллы драма театрыннан Рәзил Фәхертдиновны бүләкләү мизгелләре
11/16 Чаллы драма театрыннан Рәзил Фәхертдиновны бүләкләү мизгелләре
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасы
12/16 Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасы
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасы, Камал артисты Алмаз Сабирҗанов
13/16 Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасы, Камал артисты Алмаз Сабирҗанов
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасы алып баручылар Искәндәр Хәйруллин белән Рамил Вәзиев
14/16 Камалда "Тантана" бүләкләү тамашасы алып баручылар Искәндәр Хәйруллин белән Рамил Вәзиев
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
"Тантана"да Тинчурин театры артистлары Исламия Мәхмүтова белән Зөфәр Харисов
15/16 "Тантана"да Тинчурин театры артистлары Исламия Мәхмүтова белән Зөфәр Харисов
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Чаллы драма театры вәкилләре
16/16 Чаллы драма театры вәкилләре
Узган атна азагында Татарстанның театр әһелләре һөнәри бәйрәмнәре белән бергә 27 мартта Казанның Камал театрында “Тантана” бүләкләү тамашасын да үткәрде. Ел вакыйгасына “Хуҗа Насретдин” белән бергә “Кара пулат” спектакльләре лаек булды.
Previous slide
Next slide

"Иң яхшы музыкаль театр актеры" номинациясендә Җәлил исемендәге опера һәм балет театры актёрларының көндәшләре һаман да юк: әлеге исемнең хуҗасы – Carmina Burana премьерасында, "Анюта" (Артынов), "Алтын Урда" (Морза) балетларында катнашкан Антон Полодюк.

"Иң яхшы актерлар ансамбле" исеменә жюри "Язылмаган язмышлар" верабатимы (документаль театр - ред.) өчен Әлмәт театрын лаек дип тапкан.

Яшьләр өчен үрнәк – бөтен гомерләрен театрга багышлаган актерлар өчен "Намус һәм тугрылык" номинациясе җиңүчесе Казан яшь тамашачы театры актеры Александр Купцов булды.

"Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы" исемен Камал театры артисткасы Дания Нуруллинага Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектаклендә Карчык роле өчен бирделәр. "Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" “таҗын” исә Чаллы драма театрыннан Рәзил Фәхертдинов (К.Гольдони “Ике хуҗа хезмәтчесе”ндә Труффальдино роле өчен) киде.

"Ел вакыйгасы" номинациясендә тәкъдим ителгән спектакльләр арасыннан Камал театрының "Хуҗа Насретдин" спектакле белән бергә Тинчурин театрының "Кара пулат" операсы "Тантана"га лаек дип табылды.

Камал театрының элекке мөдире Шамил Закиров исемендәге махсус бүләк театр эшчәнлегенә зур өлеш керткән өчен Камал театры режиссерының ярдәмчесе Фәридә Хафизовага бирелде.

Махсус кызыксындыру дипломнары белән Чулпан Арсланова (Чаллы драма театры), Ләйсән Хәбибуллина (Бөгелмә рус драма театры) бүләкләнде. Шундый ук тәбрикләү "Керпе һәм томан" спектаклен куйган Чаллы курчак театры һәм "Минем исемем Кызыл" спектакле өчен Камал театры исеменә дә яңгырады.

Татарстан президенты каршында мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясен “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Җиһангир ролен башкарган Илдар Хәйруллин (Камал театры) алды.

Исем исем белән, тик “Тантана” премия булгач, аның акчалата бүләге дә бар. Һәр номинациядә җиңүчегә, халык мәхәббәтенә өстәп, 50 мең сум акчалата бүләк тә тапшырылды.

XS
SM
MD
LG