Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хуҗа Насретдин, халык һәм хакимият


Камал театрында "Хуҗа Насретдин" премьерасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

Камал театрында "Хуҗа Насретдин" премьерасы

6 февральдән Казанның Камал театрында яңартылган “Хуҗа Насретдин” спектакле куела башлады. Тамашачылар “Хуҗа”ның сәхнәгә кайтуын көтеп алган. Хакимият белән халыкның үзара мөнәсәбәте бик ачык күрсәтелгән, ди премьераны караган шагыйрь Ркаил Зәйдулла.

Камал театры сәхнәсендә яңартылып куелачак “Хуҗа Насретдин” спектаклен күпләр түземсезлек белән көтте, журналистлар бигрәк тә. Чөнки театрның матбугат хезмәте массакүләм мәгълүмат чаралары белән тагын да активрак эшли башлады. “Хуҗа”га игътибар күбрәк булсын дип журналистларны чакырып, салкын көн булуга карамастан, спектакльнең төп героен – Хуҗаны җәйге киемнәрдә Казан урамнары буенча ишәге белән дә йөртеп алдылар.

Нәтиҗәсе булды, премьера көнне Камал театрына тагын да күбрәк мәгълүмат чаралары җыелды. Кассада да билетлар 7 мартка кадәр сатылып беткән, 6,7, 8 февраль көннәрендә “Хуҗа” аншлаг белән үтте. Беренче көнне аны карарга Татарстан түрәләре дә килгән иде. Араларында президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров, ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов, мәдәният министрлыгы вәкилләре күренде.

Тамашачы аңлармы?

Спектакльдә уйнаучы актерларның теләге – тамашачыга кирәкле фикерләрне җиткерү иде. “Мин инде бик тә телим, спектальне карап утыручы тамашачылар режиссер Фәрит Бикчәнтәев белән куйган әсәрне аңларлар һәм кабул итәрләр”, диде төп герой - Хуҗа Насретдинне уйнаучы актер Фәнис Җиһанша. Аңа ишәк белән уртак тел табып булдымы дигән сорау да бирелде. Уртак телне тиз таптык, ике алма, бер ипи ашаткан идем, артымнан калмый йөри башлады, диде ул.

Спектакльдә мөһим геройларның берсе, хакимият башында торучы Җиһангирны уйнаучы Илдар Хәйруллин элек куелган “Хуҗа Насретдин” белән яңасын чагыштырып, уңай үзгәрешләр булуын белдерде.

Төп герой – халык

“Иске спектакльдә бер Хуҗа Насретдин генә баш герой булса, яңасында икенче баш герой барлыкка килде, ул - халык. Бу әсәрдә халыкның хакимияттән ни теләве, нәрсә көтүе һәм бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә булулары күрсәтелә. Яңартылган “Хуҗа”да заманча режиссура алымнары кулланыла, искиткеч сценарий. Әлеге спектакльнең яңача куелышы театрның зур уңышы дип саныйм”, ди Илдар Хәйруллин.

“Хуҗа Насретдин”не тамаша кылган шагыйрь Ркаил Зәйдулла да спектакльдәге халыкка игътибар иткән, бигрәк тә халык белән хакимият мөнәсәбәтләренә.

“Хакимият белән гади халыкның бер-берсенә мөнәсәбәте, карашы ул беркайчан да үзгәрми. Ниндидер яңа төсмерләр генә өстәлә. Спектальдә төп урынны нәкъ менә гади халык һәм хакимият алып тора”, ди Ркаил Зәйдулла.

Тамашачылар исә элекке Хуҗаны бүгенгесе белән чагыштырдылар. Һәркайсы үзенчә кызыклы булуын әйтә.

Музыка азрак

“Бу рольдә Равил Шәрәфиев уйнаган иде, бүген Фәнис Җиһанша уенын күрдек. Миңа ул бик ошады. Декорацияләр дә үзенчәлекле итеп эшләнгән. Тамашачы да премьерага бик күп килгән, хәтта баскычларда урын юк иде”, ди спектакльне тамаша кылган Гөлнара Хәйруллина.

“Казанга кайтуга әлеге премьерага ашыктым. Артистларга афәрин дип әйтәсе килә, һәркайсына үзенең роле бик килешә”, ди икенче бер тамашачы Гөлназ Парфилова. Алар бу спектакльне күбрәк кеше күрүен теләде. Ике сәгаттән артык барган тамаша аларны ялыктырмаган. Дөрес, кайбер караучылардан җырлар һәм көлкеле герой өчен музыка аз булды дигән фикерләр дә ишетелде.

Фил Левиафанны хәтерләтә

Татарның мәдәният һәм сәнгать яңалыкларын даими күзәтеп, телевидение аша күрсәтеп баручы журналист, ”Яңа гасыр” каналында “Мәдәният дөньясы” тапшыруын алып баручы Гүзәл Сәгыйтова премьерага төрле хисләр белән барган. Спектакльдәге кайбер геройлар аның өчен ачылып бетмәгән кебек тоелган.

“Хуҗа Насретдин”га шикләнеп кенә барган идем. Чөнки Нәкый Исәнбәт текстына башка автор мәсәлен кертү - [режиссер] Михалковның [язучы] Бунинның тулы канлы “Солнечный удар” әсәрен бозу мисалы кебегрәк булыр дигән уйлар китмәде. Гомумән, иҗатчыларның күбесе яши-яши зур темалар, актуаль мәсьәләләр күтәрәм дип, тирән фикер җиткерүне акыл сатуга алмаштыра. Һәм шул рәвешле сәнгать сәнгать булудан туктый да.

“Хуҗа Насретдин” спектаклендә Фәрит Бикчәнтәевның филе исә Звягинцевның Левиафаны кебек яңгырады. Бәлки, мондый аваздашлык фильмнан тәэсирләр суынып бетмәгәнгә киләдер. Социаль тема кайбер урыннарда маңгайга бәреп әйтелсә дә, спектакльдәге фәлсәфә, юмор аны чын сәнгать әсәре итә. Сергей Скоморохов иҗатында “Хуҗа Насретдин” киң полотно, этаплы эш. Авышкан декорацияләр - хуҗаның башкалардан аермалы дөньясы гына түгел, бүгенге безнең чынбарлык та. Актерлардан Фәннүр Мөхәммәтҗанов - ачыш, Фәнис Җиһанша Хуҗа Насретдин булып туган диярсең (образга бераз тирәнлек өстисе килде-килүен), Искәндәр һәм Илдар Хәйрулиннар “дуэт”ы тамашачы игътибарын бер мизгелгә дә читкә җибәрми, аларның һәр ымы, һәр хәрәкте аерым мәгънәгә ия кебек. Миләүшә Шәйхетдинованың Гөлбануы гына берьяклы, көнкүреш яссылыгында чишелгән. Актриса үзенең гадәттәге табигыйлыгын, тирәнлеген җуйган диярсең...”, ди Гүзәл Сәгыйтова үзенең Facebok битендә.

Билетлар сатылып беткән

“Хуҗа Насретдин” спектаклендә уйнаучы билгеле актерлардан: Фәнис Җиһанша, Илдар Хәйруллин, Миләүшә Шәйхетдинова, Лиана Әхмәрова, Артур Шәйдуллин, Зөлфирә Зарипова, Ринат Таҗетдин, Айдар Хафиз, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Искәндә Хәйруллиннарны күрергә була. Әсәрне сәхнәләштерүче – таеатрның баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов. “Хуҗа”ны Камал сәхнәсендә алга таба 19 февраль һәм 7 мартта күреп булачак. Әмма театрның рәсми бите хәбәр иткәнчә, 19ына инде билетлар сатылып беткән.

XS
SM
MD
LG