Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разил Вәлиев: "Музыкаль театр ачу өчен бер хоккейчының еллык хезмәт хакы җитә"


Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Татарстан парламенты утырышында депутат Разил Вәлиев мәгариф һәм мәдәнияткә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде.

Татарстан Дәүләт шурасында киләсе ел өчен республика бюджеты турында фикер алышулар вакытында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Казанда музыкаль драма театры ачарга вакыт дип белдерде.

"Инде менә ничәмә-ничә еллар буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлеклеләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль драма театры кирәклеге турында чаң суга. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма, бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Ә музыкаль драма жанрына заманында Салих Сәйдәшевләр, Кәрим Тинчуриннар тарафыннан нигез салынып, ул халык тарафыннан яратып кабул ителгән иде. Алар иҗат иткән әсәрләр әле бүген дә театр сәхнәләребезне бизәп тора. Ләкин заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен югыйсә миллиардлаган сум акчалар да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә", диде Разил Вәлиев. Депутат сүзләрен "Татар-информ" китерә.

Ул шулай ук татар теле белән килеп туган вазгыятькә дә кагылды. "Туган телебез ата-ана теләгенә бәйле булып, ә дәүләт телебез мәктәпләр өчен канунсыз телгә әйләнеп калды" ди Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев фикеренчә, хәзер, уңнан-сулдан ярдәм көтмичә, җиң сызганып үзебез булдыра алганны эшләргә кирәк. "Иң беренче чиратта милли мәктәпләребезнең матди-техник хәлен ныгытырга, аларны ата-аналар һәм балалар кызыгырлык итеп җиһазларга, заманындагы татар-төрек лицейлары кебек халыкара дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Икенчедән, президент үзенең еллык юлламасында әйткән мөстәкыйль Милли педагогика институты ачуны тизләтергә, мөмкин кадәр тиз арада мәктәпләребезне милли педагогик хезмәткәрләр белән тәэмин итәргә кирәк. Өченчедән, татар телендәге дәреслекләрне әзерләү, рус телендәге дәреслекләрне тәрҗемә итү, аларны федераль исемлеккә кертү һәм бастырып чыгару эшен ашыктырырга кирәк. Дүртенчедән, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән тел сәясәте хакында аңлату эшләре алып бару зарур. Билгеле, боларның күбесе бюджет чыгымнары сораячак. Ә тулы бер халыкның, тулы бер милләтнең киләчәк язмышы хәл ителгәндә аның туган телен, республикабызның дәүләт телен саклап калу өчен акча табу саваплы эш саналырга тиеш", ди парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.

Моннан тыш, Разил Вәлиев үз чыгышында мәктәп укучыларының 10 проценты төштән соң укырга мәҗбүр булу, балалар бакчаларына чиратлар озын булу һәм мәдәният йортларын хезмәткәрләр белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрә.

Пәнҗешәмбе Татарстан депутатлары республиканың 2019 елга һәм 2020, 2021 елгы план чорына бюджетын беренче укылышта кабул итте. Киләсе елда бюджет дефициты 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

XS
SM
MD
LG