Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казан чүп яндыру заводы документларын халыктан яшерүне канунсыз дип тапты 


Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы митинг
Казанда чүп яндыру заводы төзелешенә каршы митинг

Мәскәү шәһәре арбитраж мәхкәмәсе "Принципъ" иҗтимагый оешмасының АГК-2 ширкәтенә каршы дәгъвасын кабул итте. Казанда чүп яндыру корылмасы төзүче ширкәт мәхкәмә карары белән заводның проект документларын бу оешмага күрсәтергә тиеш булачак.

"Принципъ" – кулланучылар хокукларын яклау һәм әйләнә-тирә мохитны саклау белән шөгыльләнүче төбәкара иҗтимагый хәйрия оешмасы. Элегрәк ул Казанда һәм Осиново бистәсендә яшәүчеләр үтенече белән чүп яндыру корылмасына иҗтимагый экологик экспертиза ясаган иде.

"Эксперлар кулында бер документ та булмагач, якынча, читтән күренгән мәгълүмат белән генә эш итәргә туры килде. Алар заводның мохиткә ничек тәэсир итәчәгенә бәя бирде. Ә инвестор АГК-2 үзенең мактаулы заводының проект документларын яшерә!" дип сөйләде Азатлыкка Казанда чүп яндыру заводына каршы хәрәкәт активисты Вера Керпель.

"Принципъ" проект документларын мәхкәмә аша таләп итте. 22 майда Мәскәү шәһәре арбитраж мәхкәмәсе бу дәгъваны кабул итте.

Казандагы заводтан кала, бу инвестор Мәскәү янында тагын дүрт шундый завод корырга ниятли. Бер җирдә дә проект документациясен күрсәтми. Мәсәлән, Воскресенски шәһәрендә проектның документларын иҗтимагый экспертизага тапшыруны таләп иткән мәхкәмә карары узган елны ук чыккан иде.

Чүп яныдру корылмасын Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG