Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында гаепләнүче 12 кешегә колония җәзалары билгеләнде


"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын, 2015 ел
"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын, 2015 ел

23 майда Казанның Киров районы мәхкәмәсе "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын эше нигезендә гаепле дип танылган 12 кешегә хөкем карары чыгарды.

"Заря" оешмасы җитәкчесе һәм "Адмирал"ны арендага алып торучы Гусейн Гахрамановны мәхкәмә 13 елга, аның урынбасары булып эшләгән әтисе Гульгусейн Наджафовны 9,5 елга ирекләреннән мәхрүм итте. Бу хакта Татарстан матбугаты яза.

"АС Менеджмент" җитәкчесе Роберт Хәйруллин тугыз елга колониягә җибәреләчәк. Гахрамановның янгын иминлеге өчен җаваплы урынбасары Николай Каекин 7 елга, мәхкәмә тәфтишләре Минзәлә Сафина һәм Жанна Алпарова 4,5 ярым һәм 7 ел колония хөкемнәре алды.

Тәфтишләр вәкаләтләре кысаларыннан чыгу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

Татарстанның дәүләт төзелеше өлкәсендә күзәтчелек инспекциясе белгече Галия Исаева 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Эшчеләр Наил һәм Нияз Габделхаевлар, Фердинанд Ульданов, Алберт Халиков, Фәнис Мөхәммәтханов 4,5 елдан 6,5 елга кадәр колониягә хөкем ителде.

Гаеплләнүчеләрнең барысы да гомум тәртипле колониягә хөкем ителде.

Федераль хөкемдар Феликс Сабитов хөкем карарын сишәмбедән бирле укыды.

Адмирал" сәүдәге үзәгендә чыккан янгын белән бәйле җинаять эше нигезендә гаепләнүчеләргә прокурор җәмгысе 90 елдан артык төрмә җәзасы сораган иде. Мәхкәмә исә аларны җәмгысе 85 елга хөкем итте.

2015 елның 11 мартында "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 19 кеше һәлак булды, 61 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Янгын 1,5 млрд сумлык матди зыян салды дип белдерелде. Каза күрүчеләр, моннан тыш, рухи зыян өчен 11,27 млрд сум таләп итте.

XS
SM
MD
LG