Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият Казанда мәчет төзелешенә бәйле каршылыкны халык үзе хәл итәргә тиеш дип саный


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова Казанның Авиатөзелеш районында "Рәхмәтулла" мәчете төзелешенә бәйле каршылыкны халык үзе хәл итәргә тиеш дип саный.

Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге мәсьәләдә мәгълүмат җиткерелгән.

"Татарстан президенты ниндидер карар кабул иткәндә кешеләрнең диннәренә карамый, ул һәрвакыт халык ихтыяҗларына карап хәл итә. Әлеге очракта ул мәсьәлә халыкларның дустанә традицияләренә нигезләнеп хәл ителергә тиеш дип саный. Һич кенә дә низаг аркылы түгел, ә диалог аркылы", ди ул.

Галимова әйтүенчә, хакимият бу мәсьәләдә уртак фикергә киленер дип өметләнә. Әмма ул фикергә бу мәсьәләгә катнашы булган кешеләр килергә тиеш.

Аның сүзләренчә, Татарстанда чиркәүләр һәм мәчетләр кебек дингә бәйле оешмалар бары халык үтенече белән төзелә. "Бу мәсьәләдә хакимият оешмалары гыйбадәт йортлары төзүдә дә, карар кабул итүдә дә катнашмый", диде Галимова.

​20 һәм 22 май Казанның Авиатөзелеш районы Годовиков урамында төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчете төзелешенә карата мәхәлләдә яшәүче кайберәүләр урам җыенына чыкты.

Төзелешкә каршы булучылар мәчеткә киләчәк мөселманнар машиналарын ишегалларына куячагын, хәер сорашучылар артачагын, мәчет җиренең мәктәпкә һәм балалар бакчасына якын булуын, анда мәчет түгел, ә балалар өчен уен мәйданчыгы төзергә кирәклеген, азан тавышы аларны борчыячагын сәбәп итеп китерде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанның Авиатөзелеш районында мәчет өчен җир кишәрлеге кануни юл белән бирелгән диде. Моннан тыш анда корбан чалу йоласы уздырылмаячагын, азан өчен тавыш көчәйткеч кулланылмаячагын, балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG