Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда аналог телевидениесен сүндерү октябрьгә кадәр кичектерелә


Татарстанда тулысынча дигитал телевидениега күчү 3 июньдә булырга тиеш иде. 4 июнь - Ураза бәйрәме дип, аны октябрьгә күчергәннәр.

Татарстанда аналог телевидениене сүндерү 3 июньнән 14 октябрьгә кичектерелгән. Бу хакта "СТВ-МЕДИА" җитәкчесе Абдулхак Батюшовка сылтанып "БИЗНЕС Online" яза.

Батюшов сүзләренчә, дигиталга күчү җәдвәлендә Татарстанны Белгород өлкәсе белән алыштырганнар, чөнки 4 июньдә Ураза бәйрәме. Мондый карар 24 майда Русия элемтә министры урынбасары Алексей Волин уздырган киңәшмәдә кабул ителгән ди Батюшов. Аналог телевидениене сүндерүгә Ураза бәйрәменең ни катнашы булы турында әйтелми.

Әлеге хәбәрне РИА Новостига Волин да раслаган.

"Татарстан белән Белгород үзара килешеп алыштырды. Ике субъект та югары әзерлекле, әмма Белгород өлкәсе дүртенче этапта иде, ә Татарстан - өченчедә. Татарстан дүртенче этапка кичектерүгә рөхсәт алды, чөнки аналогны сүндергәннән соң икенче көнне Татарстанда зур бәйрәм - Ураза бәйрәме. Республиканың төп халкы - мөселманнар бәйрәм белән мәшгуль булачак", дигән түрә.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның республикада дигитал телевидениегә күчүне июньнән октябрь аена кичектерүне сорап Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать юллаганы билгеле булды. Моңа кадәр Башкортстанны һәм тагын берничә төбәкне 3 июньнән 14 октябрьгә кичектергәннәр иде.

Быел Русия тулысынча дигитал телевидениегә күчеп бетәргә тиеш. Кайбер төбәкләрдә аналог элемтә туктатылды. Чираттагы этап 3 июньдә башланачак. Татарстан да, Башкортстан да башта шушы этапка кертелгән иде.

Кайберәүләр әлеге кичектерүне Ураза бәйрәме белән түгел, сайлаулар белән бәйли. Башкортстанда көзен республика башлыгын, ә Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлаячаклар. Шулай итеп бу республикаларда аналог телевидение сайлау агитацияләре һәм тавыш бирү узгач кына сүндереләчәк.

XS
SM
MD
LG