Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсендә Сталин бюсты куелган


Архив фотосы
Архив фотосы

Сталин бюсты әлегә "Юбилейный" ял үзәгендә тора. "Халык арасында шау-шу тудырмас өчен" аны соңрак хосусый җиргә урнаштырмакчылар.

Киров өлкәсендә "Русия коммунистлары" фиркасе Иосиф Сталинга бюст куйган. Әлеге вакыйга фирканең 10 еллыгына арналган дип хәбәр итә ТАСС.

Һәйкәл Слободский районы Зониха авылындагы "Юбилейный" ял үзәгендә тора. Коммунистлар соңрак аны күчермәкче була. Алар Кировта җир кишәрлеге сатып алып, бюстны хосусый мәйданга күчерергә ниятлиләр. "Халык арасында шау-шу тудырмас өчен" ди коммунистлар.

Сталин бюстының зурлыгы 90 сантимер тәшкил итә, ул хәрби киемдә ясалган.

Быел яз Сталинга һәйкәлне Новосибирскида да ​ачтылар. Ул КПРФның өлкә комитеты бинасының ишегалдында тора. Бу уңайдан Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Русия президенты Владимир Путин исеменә ачык хат та язды. Активистлар Новосибирскида урнаштырылган Иосиф Сталин һәйкәлен сүтүне сорый.

XS
SM
MD
LG