ПАРНАС референдумга дүрт сорау чыгармакчы: шәһәр һәм район башлыкларын турыдан-туры сайлауны кайтару; "муниципаль фильтр"ны гамәлдән чыгару; пенсия яшен күтәрү карарын гамәлдән чыгару; чүп яндыру корылмалары һәм полигоннар төзү мәсьәләсен җирле референдумда хәл итү.
Референдум турындагы канунга ярашлы, Үзәк сайлау комиссиясе ПАРНАС тәкъдим иткән сорауларны хуплаган очракта, фирка Русиянең 45-50 төбәгендә инициатив төркем җыелышлары уздырачак. Бу хакта фирканең рәсми сайтында белдерелә.
22 майда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Казан янында чүп яндыру корылмасы төзү турында референдум уздыру инициатив төркемен теркәүдән кабаттан баш тартты.