Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль: украин диңгезчеләре язмышын Русия мәхкәмәсе хәл итәргә тиеш


Украин диңгезчеләре мәхкәмәдә
Украин диңгезчеләре мәхкәмәдә

БМОның Диңгез хокуклары халыкара мәхкәмәсе Русия тоткарлаган украин диңгезчеләрен иреккә чыгарырга тиеш дигән карар чыгарган иде.

Аннексияләнгән Кырым ярлары буенда тоткарланган украин диңгезчеләрен азат итү мәсьәләсенә карата Кремльнең позициясе үзгәрми. Диңгезчеләрнең язмышын тикшерүчеләр һәм мәхкәмә хәл итәргә тиеш дип белдергән Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Ведомостига.

25 май БМОның Диңгез хокуклары халыкара мәхкәмәсе Русия аннексияләнгән Кырым ярлары буенда 2018 елның ноябрендә тоткарлаган украин диңгезчеләрен һәм Украина хәрби диңгез көчләренең өч корабын кайтарырга тиеш дигән карар чыгарган иде. Халыкара мәхкәмә бу вакыйганы "полиция операциясе" дип атады.

Русия бу мәхкәмә тыңлауларыннан баш тартты.

Украина президенты Владимир Зеленский Русиянең халыкара мәхкәмә карарын үтәве Украина белән "низаг"ны туктатуга беренче сигнал булачак диде. Бу хакта ул шимбә Facebook-та язды.

2018 елның 25 ноябрендә Русия чик сакчылары аннексияләнгән Кырым янында Украинаның өч хәрби корабына һөҗүм итеп 24 диңгезчесен кулга алды. Хәрби диңгезчеләрне чик бозуда гаеплиләр. Алар Мәскәүдәге изоляторга ябылган. Киев Русиянең бу гамәлләрен агрессия, ә диңгезчеләрне хәрби әсирләр дип атый. Украинаны АКШ, НАТО һәм Европа берлеге яклап чыкты.

XS
SM
MD
LG