Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда татар активисты Фәрхәт Мәхмүтов вафат


Фәрхәт Мәхмүтов. Татар яшьләре көннәре. 2015 ел
Фәрхәт Мәхмүтов. Татар яшьләре көннәре. 2015 ел

Фәрхәт Мәхмүтов Самардагы татар чараларын оештыручыларның берсе булган.

Бүген Самар өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте башкарма мөдире һәм өлкәдәге "Туган тел" татар оешмасы мөдире Фәрхәт Мәхмүтов вафат булган. Самар өлкә мохтарияте рәисе урынбасары Шамил Галимов Азатлыкка сөйләвенчә, Фәрхәт машинада барганда кинәт үзен начар хис иткән.

"Мәгълүмат бик аз. Ул рульдә булган диделәр. Янында кемдер булган. Кем икәнен белмибез. Фәрхәт кинәт үзен начар хис иткән дә туктаганнар. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырганнар, әмма алар килгәнче вафат булган.

Аны бүген үзенең Ялтай авылына алып китәләр. Ул Самардан 40 чакрым гына ераклыкта урнашкан. Кайчан җирләнәчәген әле төгәл белмибез", диде Шамил әфәнде.

Галимов әйтүенчә, Фәрхәтнең өч баласы калган. Олысы – студент.

"Иң бәләкәй малаена әле биш-алты яшьләр генә иде. Өч бала ятим калды", диде Шамил әфәнде.

Галимов әйтүенчә, Фәрхәт барлык милли эшләрне тартып барган.

"Самарда берничә татар милли оешмасы бар. Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, "Туган тел" җәмгыяте. Аларда берүк кешеләр эшли инде. Фәрхәт тегендә дә башкарма мөдир, монда да башкарма мөдир иде. Ул безнең төп эш аты иде. Бәйрәмнәрне дә, фестивальләрне дә ул уздыра, Казан белән дә, ягъни Дөнья татар конгрессы белән дә ул элемтәдә тора, яшьләрне, балаларны лагерьларга җибәрүне дә ул оештыра, Яшь лидерлар мәктәбенә дә ул җибәрә иде. Бөтен эшне ул алып барды. Без ярдәмдә генә тора идек. Төп баганабыз ауды.

Безнең милли эшләр иҗтимагый эш кенә бит инде, шуңа аның ниндидер үз бизнесы да бар иде. "Газель" машинасы белән йөк ташыды. Төзелеш материаллары бугай. Без бик кызыксынмый да идек. Ул инде анда да, монда да эшләде. Ике баласы спорт мәктәбенә йөри. Аларны да алып бара, алып кайта иде. Артык күп эшләде ул.

12 июньдә Самарда 31нче тапкыр Сабантуе узар дип көтелә. Аны оештыру эшен дә нигездә ул алып барды. 29 июньдә Камышлыда Бөтенрусия авыл Сабан туе уза. Ул авыл Сабантуен оештыруда бик күп катнашмады алай, үзебезнең Сабантуй белән дә эше күп иде", диде Шамил Галимов.

Фәрхәт Мәхмүтов 1972 елда Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. Аңа җиде яшь булганда гаиләсе Самара өлкәсенә күченә. Мәхмүтов Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлеген тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG