Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә буш шешәләр сатып алуны кире кайтармакчылар


Пыяла шешәләрне азык-төлек сатучы кибетләр җыярга тиеш булачак. Бер шешә 5-7 сум тотыр дип фаразлана.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев пыяла һәм полимер савытларны махсус урыннарга тапшыру тәртибен кайтарырга кушты. Бу Совет берлеге вакытында кулланыла иде.

Медведев Русия табигать байлыклары һәм экология министрлыгына, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, икътисади үсеш министрлыгына әлеге мәсьәләне өйрәнеп Думага кертер өчен тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Русия премьер-министры урынбасары Александр Жуков имзалаган башлангыч проектка ярашлы, шешәләрне азык-төлек челтәрләре сатып алырга тиеш булачак. Бер буш шешә өчен 5-7 сум түләнергә мөмкин. Шешә җыю урыннары 2019 ел ахырына кадәр эшли башлар дип көтелә.

Идея авторларының берсе, "Гадел Русия" фракциясе җитәкчесе урынбасары Олег Нилов әлеге проектның максты - кешеләрне кабаттан эшкәртү мөмкин булган калдыкларны җыярга өйрәтү. Күп илләрдә чүпнең 80 процентына кадәр яңадан эшкәртелә ди ул.

Шул ук вакытта Нилов тауарларның бәяләре арту ихтималын да таный. "Сәүдә челтәрләре бу мәсьәләне үзләренең табышларын киметеп чишәргә тиеш", ди депутат.

XS
SM
MD
LG