Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июньдә Литвада җиденче "Ирекле Русия форумы" узачак


"Ирекле Русия форумы" Вильнюста
"Ирекле Русия форумы" Вильнюста

Форумда Русиядәге сәяси вазгыять, җәмгыять алдында торган проблемнар, халыкара иминлек пробемы һәм Русия-Украина, Русия-Беларус мөнәсәбәтләре турында фикер алышу булачак.

8-9 июнь Литваның Тракай шәһәрендә "Ирекле Русия форумының" җиденчесе узачак. Бу хакта форумның сайтында хәбәр ителә.

Активистлар, сәясәтчеләр, халыкара экспертлар, блогерлар, журналистлар һәм мәдәният вәкилләре Русиядәге сәяси вазгыять, Русия җәмгыяте алдында торган проблемнар, халыкара иминлек пробемы һәм Русия-Украина, Русия-Беларус мөнәсәбәтләре турында фикер алышачак.

Форумның төп темалары Русиядә җәмәгатьчелек кәефләренең үзгәрүе, активизм һәм протестларның яңа формалары, хакимияттәге режим белән хезмәттәшлек итүнең чикләре һәм Русия киләчәгенең ихтимал сценарийлары булачак.

Җыенда шулай ук фикер алышуның яңа форматы тәкъдим ителә: Русия оппозиция вәкилләренең турыдан-туры дебатлары уздырылачак. "Русофобия vs русофилия: режимга каршы тору шартларында ватанпәрвәрлеккә мөнәсәбәт проблемнары" һәм "Русия киләчәге: бердәмлек яки таркалу" темаларына дебатлар оештырылачак.

Аерым игътибар "Путин исемлеге" белән эшләүгә биреләчәк. Әлеге исемлеккә Русиядә кеше хокуклары бозылу, сугышлар, нәфрәт пропагандалау һәм коррупция өчен җаваплы кешеләр кергән.

XS
SM
MD
LG